Гасырлардан килгән тарихың бар,
Гөмбәзләрең хаклы балкырга.
Буйсындырдың күпме дошманнарны,
Үзләштердең күпме җирләрне.
Кайтарсалар әгәр Святославны[8],
Камашырлар иде күзләре.
Үз җиренә солтан халыкларның
Олтан булды сиңа күпләре.
Ике башлы сәмруг кошың янә
Колачлады зәңгәр күкләрне.
Чәчәк атар илең, матурланыр,
Уңышлардан башың әйләнер.
Торгызсалар бөек Цицеронны[9],
Хәйран калып теле бәйләнер.
Һәрбер империя шулай үсә,
Апогейга таба омтыла.
Вакыт кына төпсез сазлык кебек:
Бар да бетә, бар да йотыла…
Тиңләсәм дә сине артык булмас,
Сугыш алласына – Марска;
Тик тиңләве сине мөмкин түгел
Изге җанвар ап-ак Барска.
Онытма син шуны, о Россия,
Бөркетләргә читлек килешми;
Томырылса ташка томырыла,
Коллык белән алар килешми!
Кайгыларда бәхет төзеп булмый,
Ә кан-яшьтә юып гөнаһны,
Кеше хисабына баеп булмый,
Фани җирдә төзеп оҗмахны…
Нигезең череп, бер кат ауган идең,
Үткән гасырыңның түрендә.
Вакыт җитте, терәүләрне алып,
Гадел дәүләтеңне төзергә.
Үләт кошы кебек, сөякләрдән
Кора күрмә ләкин ояңны;
Болай да бит инде каплап алган
Кара шәүлә ярты дөньяны!..
«Бөек державалар таркалсалар…»
Мин чорларда адашканмын, ахры,
Тәкъдиремме әллә алдашкан;
Бу тормышта минме икән артык,
Әллә инде заман саташкан?
Кайда ашыгалар чордашларым, —
Ыгы-зыгы тирә-юнемдә?!.
Тик мин, никтер, туктап карап торам;
Хакыйкатьне телим күрергә.
Картлар сагына ерак үткәннәрен,
Яшьләр исә зәвык үзгәртә.
Тик мин генә сәер кеше микән, —
Меңнән артык сорау йөрәктә?!.
«Син җырлама инде иске җырны;
Сөю бары уйлап табылган.
Безнең тормыш – яшәү өчен көрәш…» —
Шушы сүзләр җанга кагыла.
Хисап чоры, хисләр манкортлыгы
Хас түгелдер минем күңелгә:
Ялган сүзләр һәм ясалма караш
Елан булып җанга үрелә.
Җан сафлыгы эзләп йөргән чакта,
Сатлык җаннары да очрады.
Тәкъдир мине шулай алдадымы,
Әллә үзем чорда буталдым?!
Күңелем кошы дөнья читлегеннән
Үзенең чорын эзләп табалмый.