И милләтем, син йокыда тагын,
Нарасый күк үлеп йоклыйсың.
Даһиларың күпме дәште сиңа,
Ә син әле һаман тормыйсың.
Тукай дәште, Такташ һәм Рәмиев
Уяттылар алсу таңнарда.
Күзең ачып карадың да – яттың,
Чыкмадың син торып урамга.
Туксаннарда тордың син сискәнеп,
Колачларга уйлап үткәнне.
«Азатлык!» – дип йөрдең урамнарда,
Белдерергә теләп үпкәңне…
Бирделәр… Тик кәгазьләрдә генә
Күренде шул изге хыялың.
Динең кайтты, телең кайтты бераз,
Тик ашмады чынга идеалың…
И милләтем, уяу булчы, зинһар,
Бүлгәлиләр бүген кисәккә.
Йоклап китсәң ялгыш, торуыңа,
Башың ятар канлы кисмәктә.
Кыю бит син, түгел лә бу синең
Беренче йә соңгы көрәшең,
Һәрчак шулай черем иттең бераз,
Ә соңыннан ярсып көрәштең!
Тарих ялгышы
Сынык кылыч, туфрак эшкәрткәндә,
Көрәгемә килеп эләкте.
Күз алдымнан үтте кара яулар,
Билгесез көч кысты йөрәкне.
Бу кылычта гасыр салкынлыгы,
Кояш күрми йөзе тутыккан.
Ошбу корал кемгә күтәрелгән,
Кара көчләр кемне котырткан?..
Ничә башны кистең һәм кемнәрнең
Тишеп кердең кайнар йөрәген?..
Ни өчен дип җир өстенә чыктың,
Син бит сынык, юктыр кирәгең?..
Әйтмәсәң дә беләм: бу дөньяда
Һич тынмаган вәхши сугышлар.
Аккан җиргә кайнар адәм каны
Һәм туктаган ярсу сулышлар.
Игенчеләр кулына корал алган,
Дошманнардан илен сакларга.
Каләм белән булат кылыч йөрткән
Шагыйрьләр дә, халкын якларга.
Башкисәрләр кылыч аша уза,
Зобаниның кайта каргышы.
Исбатладың инде моны ничә тапкыр,
Әйтче миңа, тарих ялгышы?!
«Бөек державалар таркалсалар…»
Бөек державалар таркалсалар —
Табалмыйча чиген ватанның,
Хәрабәләр, көлләр актарма син,
Туган Җир ул синең Ватаның!
Хакимнәр ул бик еш алмашына,
Намусын сакла бабаң, атаңның.
Туган якның төтене дә татлы,
Туган Җир ул синең Ватаның!
Язмышы да, хәтта ялгышы да,
Тарихы да уртак татарның.
Туган җирне яклап каны аккан
Татар Иле – синең Ватаның!
Яңа Россиягә яңа мәдхия[7]
О, син көчлесең, даһи Русь җире,
Кадерлесең газиз халкыңа.