Кулларыңны алдым кулыма!
Ханнар чишмәcенең суын сибеп
Утырттык без икәү куш имән.
Имәндәй нык гаилә булсак иде
Һәм гомерлек ярлар, җан сөйгән!
Сүрелмәсен уртак учагыбыз!
Шаулап үссен имән, каеннар!
Яңа корган Кирмән нигезенә
Ут салмасын дошман, хаиннар!
Эт токымлы җаннар чокыр казып
Шартлатса да Бутлер дарысын,
Какшамаслык булсын нигезебез!
Кыенлыкның җиңеп барысын,
Яңа тарих ясыйк, елъязарлар
Үрнәк итеп дастан язарлык:
«Татар исән, яши, дәүләт кора,
Менә кайда, диеп, татарлык».
Казансудан бездәй балык тотсын
Һәм эзлэсен асыл алтынын
Идел-йортның суын эчеп үскән
Һәр Сылуы, һәрбер Батыры!
Кирмән нигезендә урман булып,
Гаскәр булып үссен имәннәр!
Бездән соң да хөр дәүләтләр корсын
Берсен берсе өзелеп сөйгәннәр.
Чикмәнле төн.
Тургайлы таң.
Учак…
Иске Казан – Кирмән нигезе.
Яңа Таңбатырлар, Таңсылулар,
Рәхмәт әйтеп, Сиңа кул изи.
Җәмәгать урыннарында эшләүчеләр
– Урысча әйт! – дисең,
Ник соң үзең
Татарчалап миңа дәшмисең?
Югыйсә бит син дә,
Минем сыман,
Казан каласында яшисең,
Юкса син дә ике дәүләт телен
Камил өйрәнергә сәләтле…
…Бабаларың яулап алган җиңү —
Мине кимсетергә сәбәпме?
…Ә, шулаймы?
Ник мин тиеш әле
Синең көйгә биеп яшәргә?
Син дә «түзем» легең күрсәт бераз,
«Толерантлыгың»ны яшермә!
Нигә соң син һаман үз сүзеңне
Минекеннән өстен куясың?
Үзеңчәгә сукаларга теләп,
Анам биргән телдән тыясың?
Йә әйт, мөртәт!
Кемнәр рөхсәт бирде
Безнең хокукларны кысарга?
Ни сөйлисең – ишетмисең, ахры(?!),
Бу сүзләрең сыймый кысага:
– Читләр урысчалап сөйли! – дисең,
Без «Чит» түгел монда, төп Халык!
Килмешәкләр калыбына кертмә,
Буташтырма, йөрмә буталып!
Өстәвенә…
Син – хезмәтче генә,
Син – хезмәтче монда,
Нибары…
Үз урының бел!