Күмерләнгән йөрәкләре – тезем-тезем…
Ничәнче кат маңгай үбә тырма сабы —
Яратудан янып торган күзләр эзлим!
Август шәүләсе
Алмалы чәемдә – августның шәүләсе,
Соңарган җылыңны кәгазьгә күчерәм…
Сине дә, мине дә җәйләрдә аерган
Давыллы җилләрне кичерәм… Кичерәм…
Ничәнче мәртәбә төшенәм югыйсә:
Августның кояшы – рәшәгә ымсыну!
Тынгысыз җаныма ничекләр аңлатыйм:
Коткарса коткарыр – тәкъдиргә буйсыну…
Буйсыну бер уйга – дөньялар аерым,
Аерым сулыйсы һава да… Күкләр дә…
Алмалы августта юаныч – аҗаган —
Тавышсыз әрнүләр… Инде соң күкрәргә…
…Ышанып көтәргә өр-яңа янулар,
Кемнәндер – табыну, кемнеңдер – тәүбәсен…
Алмалы чәемдә – августның шәүләсе —
Бәхеткә ишарә! Кичерәм… һәммәсен…
Себер яна
Котылырга мөмкин идеме соң?
Ут тирәли ярсып биештек…
Җәһәннәмгә җанны тапшырдык та,
Бәхилләшеп, соң кат үбештек…
«Балам» дигән күмер күзләр калды…
«Әни!» дигән сусыл иреннәр…
Ә кайдадыр гамьсез таңнар атты,
Керфек күтәрергә иренгән…
Ә кайдадыр… Күкләренә карап,
Соңгы җырын сузды бәгырьләр…
Ватанында кыямәтен көтеп
Тезелеште үксез каберләр…
Ут йоласын үтәдекме икән,
Сикергәндә ялкын күзенә?
Рәнҗешләрне тәкъдирләргә калдыр,
Ярлыкауны калдыр… Үзенә…
Котылырга мөмкин идеме соң?
Коткарырга мөмкин идеме…
Тере килеш үз баласын яккан,
Ут эчендә калган илеңне…
Ярлыкагыл!
Елый-елый, «Туган тел» не җырлыйм —
Бер йөрәктә бүген мең хәнҗәр!
Үз ярасы җөйләнмәгән дөнья
Минем әрнүләрдән бихәбәр.
Ярлыкагыл! Күз яшемне кичер!
Мескен заттан түгел кавемем!
Дәвер иярендә җир тетрәткән
Гаярьлекне йөртә калебем.
Дәүләтле дә, гайрәтле дә чагым
Төшләремдә канны котырта.
Елый-елый, «Туган тел» не көйләп,
Ясин чыктым бүген коллыкка.
Ярлыкагыл! Горур карашымның
Сискәндерсә яшьле пәрдәсе.
Таш бәгырьләр байтак, ә кайда соң
Үз халкының йөрәк парәсе?
Табылыр күк җир тетрәрлек кодрәт,
Үз тарихың үзең язалсаң!
Илен бирмәс батыр алиһә мин,
«Туган тел» не җырлап еласам!..
«Мин сиңа сөйләрмен бәхетле көнемне…»
Мин сиңа сөйләрмен бәхетле көнемне,
Кояшлы язымны, болытсыз күгемне.