18+
реклама
18+
Бургер менюБургер меню

Антология – Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке) (страница 72)

18
Шунда кичкән бәла-казаны. Бу тугайның имән Кирмәненнән, Уктай очып атлы батырлар, Ил өстенә килгән дошманнарны Япанчыдай канга батырган. …Бу тугайда әче төтен исе Томан белән бергә тарала. Үрләп янган кызу учакларның Чал шаһиты – күмер-көл кала. Шаһит булып таулар, валлар кала, Чишмә кала, кала тугайлар… Сызылып таңнар ата, һәм күкләрдә Сөю җырын көйли тургайлар. Кара ялын җилдә җилфердәтеп, Җанга кешнәп кайчак төн керә. Шул мизгелдә, иңне-иңгә терәп, Юатырдай кешем – син генә. Шул мизгелдә мин уйларым белән Кайтып киләм Иске Казанга: Таңбатырлар белән Таңсылулар Парлап дөнья көткән заманга. Мин – Таңбатыр, син Таңсылу булып, Ут саклаган чакка икәүләп. Һәм уянып китәм… Колагыма Син дәшәсең икән, иркәләп. Һәм үбәсең юеш маңгаемны, Чигә чәчем сыйпап җай гына. «Бар да үтте», – диеп пышылдыйсың, Атмаган тик бары таң гына… Күзләреңнән күрәм: Сагынгансың! Сарылгансың куздай тәнемә. Таң атмаган, тургай моңы да юк, Куркыныч төш үткән өнемә… Саташылган: Имеш, Таңбатырлар Ауга түгел, яуга киткәннәр, Кирмән, имеш, янып, көлгә калган, Ә чишмәләр, никтер, кипкәннәр. Казанда су беткән. Балыклары Көеп ята казан төбендә. Тугайларда тургай моңы тынган, Һәр тарафта күмер-көл генә… Һәр тарафта әче төтен исе, Таңсылулар тиңсез калганнар, Таңбатырлар бил алышкан җирне Басып киткән манкорт кылганнар. …Манма тиргә чумып, уйга батып Карап ятам тирмә читенә. Чорлар аша гүя бабамнарның Кисәтүле тавышы ишетелә. Дәшә кебек алар: «Үз Кирмәнең Корырга син, улым, онытма! Үз дәүләтең булсын – үз телеңдә Сөйләшсеннәр өчен оныклар, Без җан бирдек, яу кырына ятып, Саклау өчен нәсел-дәвамны, Үз Кирмәнең кору тиеш, улым, Җан авазын ишет бабаңның!» Мин аңладым бабам ишарәсен — Колак салдым тургай җырына. Кара яллы төнне җаннан куып,