18+
реклама
18+
Бургер менюБургер меню

Антология – Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке) (страница 64)

18
Бер кайтырбыз дигән иптәшләрең Әле һаман кире кайтмыймы. Өн белән төш күперләре буйлап «Сугыш бетте» дигән кайтаваз… Һаман әсирлектәме син, бабай? Кайда йөри килми калган яз. Нинди төшләр керә сиңа, бабай, Нинди төстә җиңү бәхете, Җилфердиме канлы кызыл байрак, Шанлы үткәннәрнең шаһите. Уян, бабай, чәй кайнады, әйдә, Ниләр күрдең, төшләр кайда йөртте? Сугыш бетте, илбасарлар бетте, Сез җиңдегез!.. Сугыш бетте, бабай, Бетте…

Апрель ае

…бу көннән яңа киемнәремне җыртып ташлап,

яланаяк чыгып йөгерәчәкмен…

Тәнгә мунча булган җиргә Апрель алып килде сине. Синең өчен апрель ае — Кышның язы, Язның кышы булды кебек. Яланаяк чыгып йөгерсәң, Җил туздырган тузан тәнгә кунар, Салкын үпкәләрне буар кебек. Иске киемнәрен ертып ташлап, Ялагай яз үзенекен итте: Алып китте сине, Апрель аен тормыш көзең итте. Җаның мунча көтте синең, Савыгыр, дип, халкың көтте сине, Син милләтне савыгыр дип көттең, Дәва өмет иттең. Синең өчен апрель ае — Икейөзле яз малае, Саклап йөргән икән үчен. Җанга мунча булмас җирдән Апрель алып китте сине. Апрель — Кышның язы, Язның кышы булды кебек Халкың өчен.

Фәнил Гыйләҗев

Фәнил Фаил улы Гыйләҗев 1987 елның 16 маенда Казан шәһәрендә туа. Бала чагы Татарстан Республикасының Чирмешән районы Ибрай Каргалы (Керкәле) авылында уза. Ул башта Югары Кәминкә урта мәктәбен, аннары Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультетын тәмамлый. Университетта укыганда «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсе эшчәнлегендә катнаша. Идел-Урал төбәге студентларының «Шигъри сабантуй» (2010) конкурсында икенче урынны ала. «Иделем акчарлагы» (2010) һәм «Таян Аллага» (2011) яшь язучылар бәйгеләрендә шигърият буенча Гран-прига лаек була. 2011–2014 елларда «Шәһри Казан» газетасында журналист булып эшли. 2015 елда Татарстан Республикасының төп әдәби журналы «Казан утлары» на эшкә килә. Ул шулай ук 2015 елның май аенда Бакуда узган Азәрбайҗанның Төрки телле яшь язучылар берлеге шигъри фестивалендә, 2017 елның көзендә Төркиянең Истанбул шәһәрендә Ауразия язучылар берлеге тарафыннан оештырылган Беренче төрки дөнья яшь язучылар форумында катнаша. Төрки телле язучылар белән танышу-аралашу нәтиҗәсе буларак, Фәнил төрки телле каләм әһелләренең һәм рус телендә язучы кайбер шагыйрьләрнең әсәрләрен ана телебезгә тәрҗемә итү эше белән дә актив шөгыльләнә.

Фәнил Гыйләҗевнең милли шигырьләре 2012 елда Татарстан язучылар берлеге тарафыннан нәшер ителгән «Ак юл» җыентыгында басылып чыга. 2014 елның декабрендә Татарстан китап нәшриятында «Ризасызлык» дип аталган җыентыгы дөнья күрә. Шигырьләре Татарстан матбугатында даими басылып тора. Аерым шигырьләре рус телендә һәм азәрбайҗан телендә нәшер ителгән «Яңа татар поэзиясе антология» сенә кертелгән.

2015 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Азатлыкка атлый татар улы

Кирмән каршысында һәйкәл тора, Мәгърур башын чөеп югарыга. Тәнен буган тимер богаулардан Котылырга теләп, арынырга. Тәнен буган тимер богаулары Кадалалар тарих төпкеленә. Яралардан кан саркымый, саркый Ялкынлы җыр тулы шигырь генә. Котылырга теләп зынҗырлардан, Мәгърур башын чөеп югарыга, Шәһид киткән күпме татар җаны, Имин көннәр теләп улларына. Азатлыкка атлап, күпме башлар Тәгәрәгән җилкәләрдән аска, Истә әле, истә фида җаннар, Чал тарихлар басылганнар ташка.