Төн төсендә булган күк йөзендә
Асылынган үлем җепләре.
Караңгыдан дер-дер килеп, куллар
Нокта куя минем хатыма.
Тән дә читтә, җан да миндә түгел,
Бер хис булып, үлем чатында
Басып торам, хатны җилгә кысып,
Хискә сыйган соңгы көч белән.
Мин хат яздым, Ходай,
Мин хат яздым
Вәхшилеккә каршы, үч белән…
Тәнем аңын җуйды,
Фәрештәгә башын иде дуамал җаным.
Ярым үле, өзгәләнгән хис мин,
Ярым тере минем вөҗданым…
Мин ант эчтем тәнем булган чакта,
Хатка түгеп соңгы канымны.
Мин җанымны әсир иттем хәтта,
Тапшырам дип шушы хатымны…
Мин хат яздым, Ходай,
Мин хат яздым…
Яшәү рәхәт
(Сугышлар, инкыйлаблар һәм башка бик күп кайгы-михнәт күргән әби-бабайлар, абый-апалар истәлегенә.)
Яшәү рәхәт,
Күптән рәхәт инде.
Инкыйлаблар үтте,
Күпме сугыш…
Күккә рәхмәт,
Җиргә рәхмәт түзгән өчен,
Безгә рәхәт…
Рәхәт булган өчен.
Инкыйлаблар узды,
Узды сугыш.
Капка ачылганда шыгырдаулар
Җанны тәннән аерырга әзер иде.
Йөз тапкыр бәйләнгән канат
Каерылырга әзер иде…
Сибел, чәчәк, җилгә,
Ә соңыннан төшәрсең син җиргә.
Тарту көче һаман аска тарта,
Кабер белән тамыр арасына.
Яшәү рәхәт адәм баласына.
Яшәү рәхәт,
Афәт белән афәт
Икәү бергә кочаклашкан чакта,
Хак Тәгалә үзе торды сакта:
җитте, язмыш,
Туктат кайгыларны бу башка.
Сәер,
Яшәү рәхәт.
Күпме сугыш бара дөньяда,
Рәхәт булган өчен
Күпме кайгы-михнәт?!
Нинди төшләр күрәсең син, бабай?
Кемдер яу кырында калды,
Кемгәдер җиңү бәхете татыды,
Кайберләре төрмәләрдә әсир булдылар,
Кемнәрдер бүген дә исән, кемнәрдер инде юк!
Бабайлар рухына дога булып барсын
Нинди төшләр күрәсең син, бабай,
Күзләреңә йокы керәме?
Офык һаман кызгылт төсе белән
Сугыш исен күккә түгәме?
Нинди төшләр керә сиңа, бабай,
Тынмас туплар һаман шартлыймы?