18+
реклама
18+
Бургер менюБургер меню

Антология – Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке) (страница 65)

18
Чал тарихның ишарәсе булып, Ташта басып тора Җәлил сыны. Тар коллыктан азат шәһид рухы, Азатлыкка атлый татар улы!

Казансуның суы кимегән

Ничә гасыр ярларына тулып, Сабыр гына аккан Казансу Кечерәеп калган, суы кимеп. Чикләре тар! Бик тар!! Ямансу!!! Чуерланган кирмән ташын юып, Төпкеленә серен сеңдергән Тарихыбыз ачылсынга дипме, — Казансуның суы кимегән?! Яманнарын гына язма, Хода! Яланнар соң кемнәр кулында?! …Хәтта елга яры кысанайган Кимсетелгән кирмән буенда. Яр буенда уйга батып йөрим: Казансуның төбе күренә… Тар үзәнле халык түгел лә без! Болай булу тиеш түгел лә! Мин ышанам – кайтыр әле язлар! Үзәннәр бит әле кипмәгән: Ярлары бер тулыр, ташкын булыр, Җимерелер дамба-киртәләр…

Бибимәмдүдә абыстайга

Юл читендә көчек калды, күз атып, Аһ, шул көчек куйды җанны кузгатып! Шул көчектәй калган нәни Апуш та, Әнкәсенең җеназасын озатып. Тау башыннан чишмә чыккан ургылып, Юл ташлары калган, җандай убылып. Нәни Апуш шул урамнан узгандыр, Җил-суыктан тәпиләрен туңдырып. Кул сузымы Сасна – Субаш арасы, Бүлеп тора бары Күшет елгасы. Шул елгага тамгандыр ла Тукайның Иң әүвәлге ачы шигъри күз яше. Башны идек, дога кылдык бу көндә Олуг шагыйрь әнкәсенең кабрендә: «Аллаһ разый булсын синнән мәңгегә, И пәйгамбәр әнкәседәй Мәмдүдә!»

Авылыма кайтам

Авылыма кайтып барам әле, — Урамнарга асфальт түшәлгән; Кайберәүләр бакчасында һаман Чыга алмый йөри түтәлдән. Олы юлның мосафирын дәшеп, Мәчет манарасы утлары Балкып тора эңгер төшкән чакта, Утлап йөри Фәһим тулпары. Авыл кырыенда зират. Тынлык. Агачларны шактый кискәннәр… Яңа каберлекләр калкып тора, Дога кылып уза исәннәр. Кибет арты. Карт буйдаклар тора Эшсезлектән, шунда чүмәшеп; Су буеннан казлар кайтып бара, Эш майтарган кебек, гүләшеп. Тезелешеп утырыша йортлар: Кайсы агач аның, кайсы таш, Кайсы капкаларга йозак элгән, Кайсы өйдә пешә тәмле аш… Түбән очтан көтү кайтып килә, Этләр өрә иң бай йортларда.