18+
реклама
18+
Бургер менюБургер меню

Антология – Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке) (страница 57)

18
Котыпка дип, Кыш бабайга диеп… Ә, асылда, Минем язган хатым Барып җитмәгән дә бабайга, Хатлар җибәрүче аңламаган Нинди Кышка, нинди бабайга, Нинди Котып? Ни яза бу тиле, Нинди телдә бу дип? Хатка мөһер суккан «Кайтарырга кире». Ә югыйсә елдагыча яздым…

«Тулай торак…»

Тулай торак. Аннан ерак түгел Үзбәк ашханәсе тирәсендә Сине көтеп йөрим. Тулай торак. «Гадел Кутуй» тукталышы. Тапшырасы хатлар Тапшырылды инде, Әйтер сүзләр калды уйда, Буталышып. Тулай торак. Аның тирәсендә Тупыл коя яфрак, Тукталышка карап Озатып кала кызыл автобусны… Ә син хәзер ерак, Мин дә синнән ерак. Тулай торак тәрәзәсе Карап тора елап.

Иртә әле атылырга

(Рәфикъ Юнысның «Корабыбыз батып барганда» дигән язмасын укыгач туган уйлар)

Капитан! Кораб комга бата, Әйе, суга түгел, комга. Түгел буын гына, Халык бата. Капитан, Иртә әле атылырга. Ач күселәр сибелделәр тирә-якка, Чүлдән киталсалар, Исән калыр алар. Ә бетсәләр, Аннан инде кире кайтмыйлар. Без диңгездә идек, Аңа кадәр океанда… Мин хәтерлим елгаларны, Саф чишмә суларын, Мин хәтерлим горур экипажның Бөек кыз-улларын. Без батарга тиеш түгел әле, Капитан! Бәлкем, язмыш ялгышкандыр, Бәлкем, каргыш ябышкандыр безгә… Нух көймәсе йөзә. Капитан, Ярдәм кирәк диеп сигнал бирик. Бер кызыбыз белән бер улкайны Пәйгамбәргә биреп җибәрик. Уңга борыл, Уңга таулар үскән. Биек таулар ташлы тимердән. Кадерләрлек берни калмады, Ни кадерле газиз гомердән?!