18+
реклама
18+
Бургер менюБургер меню

Антология – Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке) (страница 58)

18
Әйдә, бәрел шул тауларга, дустым, Әйдә, таулар бәрелсен безгә. Берни булмас, Таш-тимер тәнебез. Урын бирик давылга, җилгә. Таратсын ул комны Кире диңгез ярларына. Капитан, Кем әмере зур корабны батырырга? Океанда, зур-зур дулкыннарда Атынырга безгә, атынырга. Капитан, Сиңа иртә әле атылырга.

Ике телсез

Курка-курка бүген ике телсез, Куллар болгый-болгый дөньясына, Каһәр төшкән, диләр, әллә шунда Тәгәрәгән инде дөньясы да. Калтыранып кына җилне коча, күптән Зинданнарда атмый калган таңнар. Ярсып-ярсып канаган күңелне, Белмим инде, хәзер кемнәр аңлар? Кайтаваз да хәзер өзек-өзек, Сызык-сызык булып сибелә. Телсез заман яңа дәүләт төзи, Миңа никтер шулай сизелә. Телсез заман яңа дәүләт төзи, Диварларны ватып-җимереп. Үз яманын ямаулыкка төреп, Манарадан аска төкереп. Телсез заман яңа дәүләт төзи, Артык теллеләрен үтереп. Әнә анда минем яшьти ауный, Караңгыдан туеп, исереп. Алар анда яңа дәүләт төзи, Яңа кояш элеп буш күккә. Без үзебез акылдан шашканнар, Һәм шашканнар никтер бик күпкә. Нинди дәва язар безгә язлар, Бу ясалма чирдән ни бирер? Ике телсез, куллар болгый-болгый, Үз ишләрен эзләп йөгерер. Йөгерер дә алар сикерерләр, Диңгез диеп, чиксез упкынга. Телсез дөнья илсез дәүләт төзи, Кәгазь дәүләт – яңа буынга.

Сугыш бара

Яралы күңелләр, Яралы язмышлар Өстәлдә яталар. Баш табиб, кайда син? Йөрәккә туктаусыз аталар, Саф җаннар авалар тузанга. Ә заман томанда Ал канын югалта. Сугыш бара, Үзе белән сугышырга Сугыш бара. Соңгы яугир булып Соңгы сулышында. Калтырана туплар, Һәм машина асларында Изге яман уйлар Канга батырылып кыйналганнар. Бу кылганнар изге гамәл түгел,