18+
реклама
18+
Бургер менюБургер меню

Антология – Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке) (страница 56)

18
Кирәк түгел… Ул телне өйрәнсәң, Йокың татлы, Тыныч шаулы күңел. Чиләкләрдән чиктән ашып түгел, Юлларыңа бәхет тулса, Берни кирәк түгел… Яңгыр ява, Ә күлләрдә балык туе бара, Халык туе кадәр… Балык теле бездә, Атасыннан баласына күчә телебезгә, Бөек телебезгә. Ят та түгел кебек инде Бу тел безгә, Балык булып барабыз бит Үзебез дә.

Татар булып

Яулар купса, атлар кирәк булган, Җайдакларын көткән яу атлары. Һәрбер заман үзе тарих яза, Һәрбер чорның үзенең татарлары. Безнең тарих тирән, Тамырларын эзләп табыйм дисәң — Җире каты. Кайчакларда бер арбада кайта Батыр даны белән яманаты. Шанлы тарих чәнечкеле гөлдәй Чәнчеп ала үтеп йөрәкләргә. Татар дигән кызуканлык гүя Тумыштан ук безнең күкрәкләрдә. Тумыштан ук тынгысызлык бездә, Тумыштан ук бездә ярсу йөрәк. Мөһим түгел нинди чорда туу, Татар булып гомер итү кирәк.

Кыш бабайга дигән хат кайтты

Син язасың аңа, Син көтәсең, Өмет дигәннәре яндыра. Ә беркөнне Хат ташучы апай Бер хат, килеп, сиңа тоттыра. Яңа елга ерак әле ара… Хатка мөһер суккан «Кайтарырга кире», Каһәр суккан иле, Кыш бабайга дигән хат кайткан. Ә мин аңа айлар буе яздым, Кыска булды, диеп озынайттым Озын булды, диеп кыскарттым, Кыш бабайга дигән хат кайтты. Әллә берәр хата киткән микән Берәр хәреф төшеп калганмы? «Әллә ниләр яза, юләр», – диеп, Укымаска диеп тапканмы. Ә югыйсә елдагыча яздым, Имин көннәр бәхет сорадым, Илләр тыныч булсын, Кешеләрдә Кешелеклелек хисе сулмасын. Ә югыйсә елдагыча яздым, Елдагыча туган телемдә, Нигә диеп хатым кире кайткан, Нигә кайткан хатым белмим дә. Ә югыйсә елдагыча яздым,