18+
реклама
18+
Бургер менюБургер меню

Антология – Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке) (страница 35)

18
канатларың… җәрәхәттән канап. табып була. шуңа – ашыктырма. күктән кояш, яңгыр ташып тора. исемем юк минем. җисемем юк. мин – өр-яңа туган гашыйк кына. ул – бик иске бер Җир шары. зинһар, куалама аны. сак бул! сабыр! үз вакытын белеп эри карлар. үз вакытын белеп коя яңгыр. язда калган күзләреңдә күрәм: нинди якты – үткән. нинди зирәк. ашыктырма гына! ул бит — сиңа — бер гомерне яшәр өчен кирәк. бәхетле бул, димәк!

Күрешү турында баллада

Золотарник и четвёртый камень, Это то, что я тебе принёс, Когда узнал… Әле һаман синеке мин. Җирдә Сине оныттырыр көч юктыр. Төшләремә кунак булып керсәң, Түргә әйдим: – Саумы. Уз. Утыр. Күрмәгәнгә аймы, ел узганмы, Атыла да шундук каршыңа, Бармак очларыңны тоюга ук Әзер йөрәк Күккә ашырга. Әзер онытырга гомеренең Синсез узган сәгать… минутын… — Иреннәрең сутын татыр өчен Күп тә түгел, бары бер йотым. Әле һаман шул ук тәм аларда — Диңгез тозы… әрем ачысы… Һәм аз гына… сизәр-сизмәс… бераз… Нарат җиләгенең тамчысы… Аерылганга аймы, ел узганмы… Узды бугай инде бер гомер. Чигә чәчләреңнең бөтеркәсе Кайнар күмер түгел, ак төтен. Күрешергә тиеш булмаганга… Шуңа төштә генә киләсең. Бусагалар көтә сине сыкрап, Син дип ачам ишек келәсен — Ухлап карт ябалак күтәрелсә Ботагыннан корган тупылның. – Килермен дип уйламадым… болай… Тик үтешли генә сугылдым… – Ярый, – димен. – Мин дә… тик үтешли. Тик үтешли – фани дөньяда… Яшим исемеңне телгә алмый, Пышылдамый хәтта уйда да. Әмма беләм: барыбер минеке син, Язмыш кайда кагып йөртсә дә. …Сумаладай кара чәч толымым — Йөрәк турыңдагы кесәңдә…

Туфрак

Без сезнең шикелле идек. Сез безнең шикелле булырсыз.