18+
реклама
18+
Бургер менюБургер меню

Антология – Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке) (страница 34)

18
мин сагынмыйм синле көзләремне. язларымны. җәйне. кышларны. никтер йөрәк, күтәрелеп, кошлар ташлап киткән кырдай бушанды. никтер йөрәк барлыгыңны тоймый бу җиһанда бүтән. төшләнми. тамчылар да керфек очларында иза чикми – өзелеп төшәлми. никтер йөрәк яфракларын койган дөнья сыман калды шәбәреп. һәм бер кичтә тәрәз-ишекләрне япты. якты кәбен шәмнәрен. «соңга калып булса-булсын…» – диде. сүтте җыйнап куйган бүзләрне… тәрәзәдән, керфек какмый, аңа карап торды болан күзләре.

Сөт юлы

тауларда болан йөгерә, ай тулып юкарганда. татлы ис булып ярату тарала утарларга. дөньяның кырыс йөрәге дөп тә дөп тибә һәр төн. син мине яраткангадыр, мин – сине… әллә бәлкем… сулыкка төшә боланнар, күзләре – өркәк-көрән. каяндыр, тирән-тирәннән карый күк төбәп… үткән. карый күк учар йолдызлар: Сөт юлы… Кучкар… Сәвер… без, Күктән иңгән оланнар, Җир иңләп очкан дәвер… дөньяның зәгыйфь йөрәге сулкылдап тибә һаман. ул безнең буза-даулардан йончыган инде тәмам. шулкадәр иркен югыйсә урманы… тугайлары… тынлыгын җанга тутырып, керепләр югалмалы… Күк тулы учар йолдызлар: Аждаһа… Тимерказык… кайсына кайтырбыз кире, йөзебез ак, дип, базып?! …тауларда болан кычкыра… җемелдәп яткан эздән йөгерә улым… бөркелә сөт исе — чуак көздән.

Бәхетле бул!

ашыктырма гына язмышыңны. гомереңне, зинһар, ашыктырма. кешеләре җирнең, әнә кара, үз бәхетен эзләп табып тора. үз вакытын белеп китә кышлар. килә көзләр – нәкъ үз вакытында. үз-үзеңә кайтып була бары җир кабыгын бәреп ватып кына. татып кына – югалтулар зарын. һәм очышын мәхәббәтнең – кабат. урманнарда – эзне буташтырып.