Сөембикә сатлык илен каргый.
Минем канда
бәддогалар бәргәләнә,
тамырлардан ташып тарих кайный.
Минем канда
уклар оча мәңгелекнең үзәгенә,
дала җиле исә…
Минем канда әле хәтер исән…
«Каралган сайгаклар сызлана…»
Каралган сайгаклар сызлана.
Боз каткан бусага катында,
Узгынчы җилләрдән калтырап,
Кем анда? Кем тора?
Тәрәзләр тилмерә. Ничә ел,
Ничә чор бу якка
Тузанлы кояштан коела
Мең гайбәт колактан-колакка:
Бар, диләр, шундый бер кара йорт.
Ул йортны өрәкләр саклый, ди.
Ул йортта вакыт та туктаган,
Ул йортта җан каткыч салкын, ди.
Сөякләр сибелгән сайгаклар,
Пәрәвез түшәлгән түбәләр…
Ташландык бу йортны күкләрдән
Өрәкләр иелеп үбәләр.
Ярлыкау шушыдыр, ахрысы.
Шушыдыр, мөгаен, ахыр да…
Җиде юл чатында – кыршауда
Тилмереп тышаулы ат тора.
Ул җансыз, ул хәлсез, ул ялгыз,
Далада дагасы югалган,
Догасы урланган,
Ялына уралган камчылы исемнәр…
Каннарда котыра кам өне.
Урамнар улыйлар – яз исе
Һәм бүре өере…
Һай салкын, бик салкын бу җирдә,
Боз каткан бусага катында,
Тапталган тынлыктан калтырап,
Кем анда? Кем тора?
Кертегез!!!
Сайгаклар зарыгып сызлана,
Кайрылып ачыла капкалар,
Убыла түшәмнәр. Бугазлар – бугазга!
Уяна каберсез үлгәннәр.
Канга – кан, җанга – җан!
Учларда ерыла мең юрау.
Ертыла мең ямау диварда,
Ярала мең сорау…
…Җаннарда ташландык хәтер бар.
Тулпарлар йөгәнләп,
Тузаннар тузгытып, ашыгып кайтырлык
ахыр бар…
«Мин җавапсыз калмам. Шау имәннәр…»
Мин табышмак чишәм нәселемә…
Мин җавапсыз калмам. Шау имәннәр
Кочагында изри изге көннәр.
Кылганнарны тарый вакыт җиле.
Кемнәр килә җиргә, китә кемнәр.
Мин җавабын эзлим бу гомернең.
Мин азагын эзлим юлларымның.
Чалгы чыңы сөйли болын өнен,
Чал кылганнар көйли кырлар моңын…
Яланаяк кына, сайлап кына
Өзә барам зәңгәр чәчкәләрне.