Үзе – бер хәл. Мөһим – сүзе!
Ачылырмы, ул сүз иңгәч,
Бәндәләрнең сукыр күзе?
Әйе, бераз сабыр кирәк,
Үлем кирәк – аңа чаклы.
Үлми торып белеп булмый:
Шәмең синең яначакмы?
Алачакмы ул җылыта
Берәр җанны – хәтәр төндә…
Юк икән, ник исәпләргә
Үз-үзеңне әллә кемгә?!
Һәйкәлләр күп минем илдә,
Тик йөрәген суырып алып,
Ут ягучы… Шулар сирәк…
Аларны бит көтә халык.
Бәлки, инде көтмидер дә,
Кергәндер, шәт, хәлләренә…
Тик үлмичә белеп булмый.
Үлмичә без – бәндә генә.
Үлмичә без – бары сукбай,
Шамакайга охшаш бик тә.
Элек безне авызлыклап
Тотканнар йә биктә… Читкә
Тибәргәләп уйнаганнар.
Хәзер исә – күрмәү җитә.
Һәйкәлләр күп минем илдә —
Изүләре ачык җилгә.
Ул да, ачып изүләрен,
Шул җилләргә каршы барды.
Кычкырды, тик сизмәделәр,
Юкса инде шәрран ярды!
Үз телендә кычкырганга —
Ишетелми, бәлки, шуңа?
Безнең ярсу акрын-акрын
Сүреләрәк бара, тына.
Зирәкләнә микән, әллә
Бирешәрәк ул көннән-көн?
Йортлар төзи, казан аса,
Сабыена бирә дәртен.
Ул кичерә белә хәзер,
Һәм җылыта – күшеккәнне.
Карашында – коңгырт сагыш,
Сүзләрендә – мөшек тәме.
«Кабыза алсак ул сүзләрдән…»
Кабыза алсак ул сүзләрдән
Дөм җиһанда нәни бер шәм,
Янар, бәлки?
Үкенече
Калмас гәрчә —
Беркөн үлсәң.
Фәрештә
һәркемнең үз әкияте җирдә.
үз тәмугы һәм үз җәннәте.
аңа гына насыйп бердәнбере.
тик ул белгән сөю сәнгате.
баш очында йөзгән үз йолдызы.
фәрештәсе – иңдә оеган.
үз иреге һәм үз киртәләре.
үз ызаны – бозу тыелган.
хакыйкать тә түгел берәү генә,
һәм иман да – җитмеш битлекле.
…ә фәрештә уяна да кинәт
тыпырчынып куя: «киттекме?»
ә аннары, кыштыр-кыштыр, кабат
дәфтәренә нидер сызгалый.