18+
реклама
18+
Бургер менюБургер меню

Антология – Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке) (страница 25)

18
Дала күкрәгендә учак тергез, Тирмә үзәгенә бишек эл. Сиңа насыйп язмыш – тик синеке, — Ымыңны да хәтта ишетер. Ә кешеләр үз үлемен ашыктыра. Син дә – шулар исәбендә. Мин дә – шулар. Җирдә безнең күләгәләр кисешсә дә, Анда барыбер олагырбыз — Сыңар, сыңар. Шуңа сине эзлим җирдә. Шуңа көтәм. Шуңа син дә ут йотасың Төннәр буе. Тик кешеләр җиңә алмый мин-минлеген. Кешеләрнең күләгәдән озын буе.

Боҗра

Алар китә… Китә алар – берәм-берәм, Алар кайта ялгыз гына Туган йортка. Без әрнибез… Әйтерсең җир күчәренең Тузып беткән олтаннары кинәт купкан… Алар китә… Без калабыз булып үксез… Эндәшмәскә күнегәбез… Берөзлексез Узып тора буш вагоннар перроннардан… Озатабыз яулык болгап… Нигә күп сүз?! Алар китә… Калганнарга кала гомер — Мәшәкате, бимазасы, Чүбе белән. Кем аера, кем аермый — Ни кадерле Җанга бәргән тәүлекләрнең күбегеннән?.. Кем каезлый, кемдер тегә яраларын… Чыпталарын чыгара да Кага җилдә… Эндәшмәскә өйрәнәбез… Көрәшмәскә… Һәм өр-яңа җаннар аваз Сала җиргә… Алар килә… Килә алар берәм-берәм, Туган йортның исе аңкый Тәннәреннән… Без шашабыз… Без күкләргә үк ашабыз — Бирсә-бирә бит бәхетне адәменә… Алар килә… Килгәннәргә – яңа гомер. Сөенәбез – җирдә Шулай күнегелгән. Ни табарлар… Ни ягарлар алар Безне Озаткачтын, Аерып җир чүбегенннән…

Юл

Юл булсын. Һәм булсын тынлык. Калганы килә, китә. Кемнедер дәвалый, кемне Иртәрәк гүргә кертә. Күк булсын. Булсын йолдызлар. Җирнеке – зина гына. Шартлатып бикли адәмне Тынчыган зинданына.