18+
реклама
18+
Бургер менюБургер меню

Антология – Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке) (страница 22)

18
Тавышланмачы! Улымның йокысы сак. Яңа изрәп киткән чагы. Мышнавы өтек, авыр… Уяныр да чыны-төше Бербөтендә буталыр, дим, Бер бу төндә буталыр. Шыпырт! Корыч карчыгалар Дистә мең чакрым читтә Туп ташлауга — Нарасыем Сискәнеп, дертләп китә. Шартлау зәһәренең күккә Кайтып яңгыравына Түзалмый, кысып юатам: «Бары яңгырга гына бу, Ару яңгырга гына…» Яңаклары – алсу алма, Алсу чәчкә – ирене… «Коткар!» – дип куркып ябышса, Нәрсә җавап бирермен? Мин бит аңа якты тормыш Бүләк итмәкче идем, Бәхте хакын үз кесәмнән Түләп китмәкче идем, — Ялгыштыммы? Өметемне Тамыр төбеннән кисеп, Әманәт итәр көннәрдә Миһербансызлык кинәнә, Җиһанда – көек исе… Җирнең күкрәк турысына Ядрә китереп сукса, Ыңгыраша балам… Тыныч! Шулкадәр йокысы сак! Аңга кил! Котырынмачы! Шаштыңмы, дөнья, кисәк? Суелган офык фонында Нинди салкын моң, дисәмме, Нинди салкын моң, дисәм, — Имәнеп киттем. Ярабби! Кешеләр! Илем! Чорым! — Газраил ич! — Һәммәбезгә Көйләве бишек җырын…

Луиза Янсуар

Луиза Николай кызы Шарова 1981 елның 13 августында Татарстанның Питрәч районы Кәвәл авылында туа. 1998 елда Янсуар урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлый, шул ук елны Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетына укырга керә. Университетны тәмамлап, аспирантурада укырга кала. 2007 елда татар әдәбияты буенча диссертация яклый, филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәгә ия була.

Төрле елларда Татарстан Язучылар берлегендә – әдәби консультант, Казан дәүләт энергетика университетында мөгаллим, «Салават күпере», «Ялкын» журналларында бүлек мөхәррире, җаваплы секретарь вазифаларын башкара. Хәзерге көндә Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) директоры һәм «Татарстан» журналының әдәби мөхәррире. «Калеб» яңа буыны хәрәкәтен башлап йөрүче һәм оештыручыларның берсе.

Тәрҗемә эше белән шөгыльләнә: Анна Ахматова, Борис Пастернак, Осип Мандельштам, Сергей Есенин, Федерико Гарсиа Лорка, Габриэла Мистраль, Рэй Брэдбери, Наринэ Абгарян һ.б. авторларны татар теленә тәрҗемә итте. Аның тәрҗемәсендә Ж.-Б. Мольерның «Амфитрион» (Йолдыз Миңнуллина белән берлектә), У. Шекспирның «Цимбелин» әсәрләре беренче мәртәбә татар сәхнәсендә сәхнәләштерелде.

2020 елда Луиза Янсуар белән Резеда Гарипова К. Тинчурин театры сәхнәсендә «Карурман» спектаклен – олылар өчен беренче фэнтези сәхнәләштерде.

Татарстан Язучылар берлеге һәм «Татнефть» җәмгыятенең С. Сөләйманова исемендәге әдәби премиясе, «Белла» халыкара рус-итальян әдәби премиясе, М. Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты.

2000 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Шәм

Җил өрәме, мае йокмый – нигә бу шәмнәр сүнә?

Поэтам следует печаль…

Һәм көтәргә тиеш шагыйрь: Заман шавы аның аша Шаулап узгач, кем булыр ул, Әйләнерме бер алкашка? Пьедесталда уянырмы?