18+
реклама
18+
Бургер менюБургер меню

Зөлфәт – Бер көйрәтик, гомер / Давай поговорим, жизнь (страница 9)

18
сөт миңа да! Сыер күши… Тигезләргә тели Һәммәбезне… Сыер уйлана. И Шомырткай! Тәмле сөтең һаман Телләремдә эри шикелле… Син бит әнкәемә сөттәш әнкәм, Сөтле әнкәм булдың бит инде! Без сыерлы йортта туып үстек, Ул бит безне исән саклады. Сыер эзләренә баса-баса, Безнең тыйнак бәхет атлады. Балачакның шушы шәфкатьлесе Тиң булмаса әгәр бер җырга — Мин багышлап шигырь язмас идем Шомырткайга – безнең сыерга… …Юкка әйтмәгәндер зирәк әткәм: – Минем өчен СССР — Чыжылдатып безгә сөтен биргән Шушы юмарт Шомырткай-сыер…

Сынавы микән?

Хак Тәгаләнең бер сынарга Теләве микән — Томана һәм ертлач илне Пушкинлы иткән? Иблис корган бу илнең Яшәве – хата! Фәрештә төшеп кунардай Урын юк чакта, Кешелекнең ак намустай Пакь көннәреннән Мәңге кот кунмас бу илгә Пәйгамбәр иңгән… Пушкиндыр, бәлки, Рәсүлнең, Тукайдыр намы, — Даһилар, якты сүз әйтеп, Хәсис дөньяны Уятмак булып килгәннәр, Ышанып, Хактан, Бу халык иле белән үк Хәрәмгә баткан! Пушкин кирәкмени аңа? — Пугачёв кирәк! Ургылсын кан бугазлардан, Җир торсын тетрәп! Угрылык ургый канында! — Юлбасар токым Ничек аңласын шагыйрьнең Илаһи утын?! Каһкаһә белән шаркылдап, Иблисләр көләр, Иделдәге ушкуйниклар Тыңласа шигырь! Ул җәлладның Мартыновмы, Дантесмы намы — Шагыйрьсез итәргә әзер Алар дөньяны… Табылачак көч Шагыйрьдән Йолырга җирне — Чахотка булып Казанда Буар шагыйрьне… …Тәгаләнең ил-халыкны Сынавы микән?