18+
реклама
18+
Бургер менюБургер меню

Зөлфәт – Бер көйрәтик, гомер / Давай поговорим, жизнь (страница 10)

18
Үзенә тиң зат иңдергән — Шагыйрьле иткән! Фәрештә хәтта җәяүләп Качкан бу илгә — Йа Ходам, аңлат гамәлең! — Шагыйрьләр нигә?

Ак акчарлак хәле

Җем-җем генә килә елгыр балык — Тәңкә-тәңкә тере яктылык! Канат очы кара акчарлаклар Ак яшендәй төшә атылып. Тырнакларда тыпырчына балык… Балык оча! Гаҗәп хәл күктә! Җилпенми ул… һава – кошны гына, Су балыкны гына җилкетә. Ау уены — гадел! Күктән аска Томырылып төшкән аучыга Койрык күрсәтә дә чума балык!.. Аучының җен куба ачудан! Ау һөнәре – иң борынгы һөнәр, Шәфкатьле дә һөнәр, Гадел дә! Ау икән ау! Куып сук корбанны! Котыл аудан — килсә хәлеңнән! Һәр тере җан, хәрәм кылмый гына Тапса икән хәләл тәгамне, Иң беренче һөнәр – ау һөнәре Адәм иткән безне – адәмне. Ләкин… Өнсез итә бер тамаша: Гигант чүплекләрнең өстендә, Юк, үләксә козгыннары түгел — Горур акчарлаклар чемченә… …Актарына ап-ак акчарлаклар, Юаш тавык гүя тибенә… Иблис җиңгән фәрештәме алар, Демон мәллә Ходай күгендә? Хәлләр болай барса, Иблис җиңсә, Ак хыяллар тәмам җиңелсә, Сандугачлар хәер теләнсәләр, Тиреслектә Пегас тибенсә, Яшәү булырмы бу? Шул акчарлак Хәле килде безгә, иптәшләр! Кая менеп, ни дип оран салыйк? Сәнгатьтәшләр, хәл бит бик хәтәр… Бөек Табигать бит үзе иде Иҗатчының иң зур остазы! …Чүплек башы… Ап-ак акчарлаклар Юаш тавык сыман җим казый…

Онытма, ди миңа сыкы җиле…

– Туган көнең кайчан? – дип сорасаң, Карт-корылар көлеп куя да: – Көнен белү нигә кирәк? – диләр, — Килгәнгә мең шөкер дөньяга! …Олы, сәер йола керде безгә, Ул – туган көн дигән зур бәйрәм! Көне түгел, еллары да хәзер Тәшкил бары туган көннәрдән… Гүя җиргә зур миссия иңгән,