18+
реклама
18+
Бургер менюБургер меню

Зөлфәт – Бер көйрәтик, гомер / Давай поговорим, жизнь (страница 6)

18
Җәһәннәмнең уты, билләһидер, Нәкъ шушыннан гына кабынган. Сөрелгәннәрне син исеңдә тот, Тоташ бәйле килеш чакларны… Сөргәннәр дә богау кидергәннәр, Утыртканнар безнең татарны! Күпмеләрне тукмап интектергән Җизказган бу… Алар ут йоткан… Шуларны гел уйлап, чал башымны Иеп тынып калган минутлар… Кыз туганнар гомер иткән ил бу! Чәчәк ата җилдә сарана; Кайнар дала җиле искән чакта, Сараналар җилгә карана… Упкын сыман шахтага мин төшәм, Урап төшәм Җирнең җанына. Туктыйк, Кәбир кияү! …Минем куллар Җирнең йөрәгенә кагыла. Белмәгәнмен яшәү кадерен мин, Аңламаган икән мин аны — Җирнең йөрәгенә кул тидергәч, Аңладым мин бераз дөньяны. Далаларың чиксез, казах җире, Абайлы җил уйлар уйлатты — Йөрәгемә тулды иркен уйлар, Йөрәгемә чиксез моң ятты… Җизказганның Ачык шахтасына Төшү генә түгел бу миңа — Җир йөрәге сулык-сулык килеп Торды сыман минем алдымда. …Катламнардан,  җәһәннәмдәгедәй, Сәер томан тоташ бөркелә, Әйткән сыман: – И бер көнлек бәндә, Ниләр генә кылдың бу көндә? Кратерларга төшкән кешеме мин? Менә бүген ишетәм йөрәген! Иң гаҗәбе – гел беленә икән Өстә кемнең нишләп йөргәне! …Җан җылысы Шахта төбендәге Җылыдан да юкса җылырак… Җирнең йөрәгенә юл – афәтле, Кеше йөрәгенә юл — Ерак!.. Җизказганның җәйге җилләр искән Даласының күге чалт аяз. Офык арты офык бу тарафта — Ишетелми ләкин кайтаваз… Хәтерлиме минем якташларны Кайнар җилле, мәкле бу дала? Җил чуалткан үләннәрдә уйлар Дуамал җил сыман бутала… Вулкан кратерын хәтерләткән Ачык шахтаның иң төбеннән Көндез йолдыз күргән кебек булдым Казахның киң, төпсез күгендә!.. Катлам асты катлам… Җәһәннәмгә Якын гына кала түгелме? Җир өстендә нинди батыр идем! Монда исә… Беттем… Җиңелдем…