Нәкъ безнеңчә – утыз җидечә!
Тарихыңнан кая качмак кирәк? —
Гүзәл храмны бу ил бар кылган…
– Бүтәннәргә төземәсеннәр! – дип,
Осталарның күзен чукыган.
…Сәер «җиде» һаман җанга тиде —
Егерме лә җиде яшендә
Үлеп, халкын Тукай ятим итте…
Артык сергә мәллә төшенгән?
Афәт арты афәт… Бу зур илгә
Кем каргышы тиде? Ник тиде? —
Октябрьле бер ел ымсындырды! —
Тик ул —
мең тугыз йөз унҗиде…
Хәер, дуамал ил сан тылсымын
Санга сукмас иде… Болай да
Элеп кенә ала, селкеп сала —
Җан котыла качып Ходайга…
Белми генә китте микән Пушкин
Газраилнең атта җиләсен —
Шагыйрьләрне дуэльләрсез генә
Аулар утыз җиде киләсен?
Юньле илдә юньле шагыйрьләрне
Көтәр иде җиде юл чаты…
Ил шагыйрьсез калмас… Әмма бу ил
Күпне алды… Азны югалтты —
Азны… тере язны югалтты!
Нәсел тамгасы
Ерак бабайлардан килгән тамга,
Безнең тамга – нәсел тамгабыз…
Әткәемә килеп ирешкән ул…
Нәсел тере! Исән калганбыз!
Ул тамганы әткәй,
өй салганда,
Балта белән чапты нигезгә. —
Хәтерләп кал, улым, бу тамганы
Һәм яман сүз аңа тигезмә!
Бу тамгада —
адәм, фикер, очыш…
Шулар һич тә туктап калмасын!
Тапшыра күр, берүк, оныкларга —
Бу тамганы сулар агызмасын,
Бу тамганы утлар алмасын!
Сукбай каны түгел —
тамырында
Борынгыдан килгән кан яна! —
Синең өчен нәсел кызармасын,
Син дан өстә шушы тамгага!
Ишетелми ләкин кайтаваз
Сеңелләрем Халисә һәм Әнисәгә,
кияүләргә – Кәбир һәм Торсынтайга
Казах күзе урманнарны сөймәс,
Дала кирәк казах күзенә —
Ат чаптырыр киңлек кирәк аңа,
Җилпесен җил казах йөзенә…
Торсынтай гел миңа әйтә иде:
«Авылыгыз матур, и Зөкә!» —
Ләкин урманда мин базда сыман,
Күз күнеккән минем киңлеккә!
…Җиз казыган Җизказганга төшәм,
Мин шахтага төшәм – тирәнгә.
Катламнарда ургый иблис уты,
Җәһәннәмгә иңдем мин – бәндә.
Җизказганның ачык шахтасы бу,
Җир урталай гүя ярылган,