18+
реклама
18+
Бургер менюБургер меню

Зөлфәт – Бер көйрәтик, гомер / Давай поговорим, жизнь (страница 41)

18
Максатына барган дошман Еллар, гасырлар аша. Һәм әйткән ул: Бу зур халык Төшсен өчен түбәнгә, Иманын ал һәм кызларын Иш ит безнекеләргә! Иш булганнар ишәя шул — Китәләр сылу затлар Безнең милләт каны белән Канын көчәйткән якка! Кайт үзеңә, милләт кызы! — Мең халык арасында Горурланып, болай диеп Дәшәрлек булсын сиңа: – Бик күптән үткән чорданмы, Киләсе көннәрдәнме? — Сөйләргә сүзләр җитмәслек Дөньяның гүзәл яме. Бөркелеп тора йөзеннән Гүя Табигать җыры — Халкыбыз җаны гүя син, Гүя син – милләт җыры! …Әйтсеннәр: – Төштем утларга, Бер татар кызын күреп… Куенымда тотар идем Асыл ефәккә төреп! — Ләкин… якын килеп булмый! Салмый миңа һич күңел… Милләтедәй горур, гүзәл! — Юк, без аңа иш түгел!.. Әйтсеннәр… сине урап гел Үтсен яман ялгышлар! Үзеңнең кем икәнеңне Оныта күрмә, зинһар! Оныта күрмә, зинһар!..

Ярый әле…

Ай болытка туңып ябышкан чак. Аяусыз кыш безнең якларда. Егылды кош, канатлы боз булып, Очып барган төштән Ак карга… Зәмһәрирле кышта бичара кош Ярый әле сиңа юлыкты — Бияләең салып, Бичараны Учларыңа алып җылыттың. Сулышларың белән терелттең син, Уянды кош… какты канатын! …Һәм сискәнеп, Тетрәп куйды йөрәк — Нәкъ шул мәлдә сине яраттым. Азмы кичтек гомер зәмһәрирен! Без дә төштек туңып биектән — Йөрәгемне Учларыңа алып, Тик син булдың мине терелткән. Авыр чакларымда Юаттың син, Һәм, Кышларда туңган кош сыман, Сулышыңнан канат какты йөрәк Синең җылы, нәни учыңда. Һәм без ачтык табигатьнең серен —