18+
реклама
18+
Бургер менюБургер меню

Зөлфәт – Бер көйрәтик, гомер / Давай поговорим, жизнь (страница 37)

18
Белмим, нигә шулай язгандыр? Җаның, ахры, сизми калгандыр Гомеремнең якты сулышын — Калды анда төннең шомлысы… Ирешмәде җанның җылысы Гел ерак, гел якын дөньяңа… Тоелгандыр инде бу аңа — Гүяки чит дөнья сулышы… Ирешмәде җаным җылысы! Җылытмады синең күңелне Соңга калган минем бу ташу… Хәер, ташу түгел, саташу Актарырдай булса да илне — Җылытмады синең күңелне! Ай-йолдызлы төннәр бар иде… Тып-тын гына җанга иңделәр Сер төягән төнге тын җилләр! Ярым булган ярам бар иде — …Сызлата ул һаман күңелне…

Әйтми калганы…

Моң дигәнең – серләр середер… Әллә әйтми калган сүз микән? Күңелеңә төнме, көн үткән? Тик бер генә кара – боз эрер! Моң дигәнең – серләр середер… Әллә әйтми калган сүз микән — Килә дә бит, җанга тия гел! …Юкка, ахры, моны сөйләдем… Газап иңә чиксез киңлектән — Әллә әйтми калган сүз микән? Күңелеңә төнме, көн үткән? Шул микәнни нуры гомернең? Бәндәм, ни кордың, ни җимердең? Галәм дигән биек киңлектән Күңелеңә төнме, көн үткән? Тик бер генә кара – боз эрер! Уты кабар хәтта керфеккә! — Ялкын шавын ишет-ишетмә, Җаннарыңа ялкын йөгерде — Тик бер генә кара – боз эрер!.. Моң дигәнең – серләр середер! Ниләр генә әйтим мин тагын? Янсын әле дөрләп учагым… Сөю һәрчак күккә үрелер! Моң дигәнең – серләр середер.

Чын

Уйдырма булып чыктымы яшьлек? — Ул бит гомерлек бер бәйрәм төсле Булыр шикелле иде лә җанда… Юллар өзелде… Ташулар төште… Шомыртлы язлар, сыкылы кышлар Яшерде миннән синең йөзеңне, Оялчан Гөлем! Арага безнең Ташулар төште… Юллар өзелде… Юктан сарылмас сагыну җанга! Юктан кабынмас нәзберек күңел. Сөюле сагыш, сагышлы сөю — Димәк, бу яшәү Уйдырма түгел! Димәк, бу яшьлек уйдырма түгел… Кабыныйк әле тагын, яшьлегем! Өзелсен юллар, ташулар төшсен — Җимер әле бер көннәр тәртибен! Нинди ахмак сүз – «тәртипле яшьлек»! Чатнасын яшен, упкыннар упсын,