18+
реклама
18+
Бургер менюБургер меню

Зөлфәт – Бер көйрәтик, гомер / Давай поговорим, жизнь (страница 36)

18
Газиз төп нигезеңдә… Мөлдерәмә тулы бәхет Шушыдыр… булмас бүтән! — Әйтерсең һәр гөнаһымны Ходаем гафу иткән… Кирәк түгел бүтән бәхет: Уянсам икән көн дә Сөйгән ярым кочагында, Газиз төп нигеземдә! …Уянып керфек ачам да Мең кабат шөкер итәм: Син – янда… Бәхет тулсынга Тагын ни кирәк икән?

Кешечә!

Сүзләр белән генә аңлатырлык Түгел бугай күңелнең хәле… Шуңа күрә шигырь белән сиңа Эндәшергә булдым мин әле. Гел шигырьгә багышлаган сыман Тойган идем лә бу гомерне… Әйткәннәрем шигырь түгел икән — Алар Җанның тынмас әрнүе! Язмыш биргән гүзәл бу дөньяда Яшисе бик кирәк югыйсә, Әллә кемчә түгел, Үзебезчә, Үзебезчә, димәк, Кешечә! Кан кардәшләр булып калсак икән, Шигырьдәй җан Бөре ачканда — Мәхәббәтле яшәү, гомер сорап, Сулык-сулык тибә ич канда! Мәхәббәтле туып, мәхәббәтле Килеш китә белик әле без! Минем хәлләр менә шулай әле… Ничегрәк соң Сезнең хәлегез? Бу дөньяны күреп китәр өчен, Бер гомерлек кенә җан иңгән — Шул бердәнбер гомереңдә, Зинһар, Читтәрәк бул инде җаһилдән! Нишләреңә синең бәйле һаман Дөньялыкның сулышы-хәле… Гади сүзләр белән аңлашмасак, Шигырь белән сөйләшик әле! Мәхәббәтле килеш көн итик без — Киләчәктә сөйләп йөрсеннәр: «Безнең бабакайлар Мәрхәмәтле, Мәхәббәтле булган!» дисеннәр. …Шуны әйтер өчен, шигырьгә мин Багышлаган идем гомерне… Шигырь түгел икән лә бит алар — Һәммәсе дә Җанның әрнүе…

Ярам-ярым

Ай-йолдызлы төннәр бар иде! Калды сиңа төннең шомлысы… Ирешмәде җанның җылысы, Җылытмады синең күңелне, Ай-йолдызлы төннәр бар иде! Калды сиңа төннең шомлысы,