18+
реклама
18+
Бургер менюБургер меню

Зөлфәт – Бер көйрәтик, гомер / Давай поговорим, жизнь (страница 34)

18
Иңнәреңдә уйный икән Һаман шул ук пар толым. Шул ук оялчан елмаю… Шул ук сәер тартыну… Һаман җырлар яратасың, Җырларың миңа таныш, Җырлаган саен, аларга Өстәлә бара сагыш. Җырлама син ул җырларны, Тын гына Ыкка кара, Ык төбеннән, яшьлек сыман, Болытлар агып бара. Аяк астында болытлар — Көзге Ык көзге сыман… Болытларга тиеп булмый — Яшьлектәй изге сыман! Без дә шул болыт шикелле Агабыз да агабыз, Бер көн килгәч, җир өстенә Тамчы булып тамабыз. Беребез тама гөлләргә, Беребез тама ташка… …Ак болытка әверелеп Очабыз яңабаштан. Бөтенесе кабатлана! Кабаттан тетрәнерләр Нәкъ синекедәй толымнар Кемнеңдер иңнәрендә. Аерылырбыз без галәмнең Ниндидер почмагында — Мин, бәлки, төтен булырмын Кемнеңдер учагында… Син, сагышлы бер җыр булып, Җаннарга кагылганда, Таратырлар мине җилләр Таң нуры кабынганда. Учак янындагы егет Сөйгәнен читкә сөйрәр: – Күзеңә төтен керә бит, Күзләреңне йом, юләр!.. …Син исә читкә китмәссең, Танырсың, бәлки, мине — Әйтерсең: – Ул бит шулкадәр Мине яраткан иде… …ул бит шулкадәр … мине яраткан иде!.. …Шул ук оялчан елмаю, Шул ук сәер тартыну. Иңнәрендә уйный икән Һаман шул ук пар толым.

Җилләрнең ерактан килгәне

Кайчаннар күз тиде соң безгә? «Сезнең ут гел тере!» димәде, Һаман да сыйпап гел юатты Җилләрнең ерактан килгәне… Без шәрран ачылдык дөньяга! «Чү, сабыр… Күз тияр!» димәдек. Хасмыни сабырлык Сөюгә? — Котырган давылда дөрләдек. Булмадык без матур, тын учак — Кыргый хис дулаткан ут булдык, Дөньяны җимерер көч сыман,