18+
реклама
18+
Бургер менюБургер меню

Зөлфәт – Бер көйрәтик, гомер / Давай поговорим, жизнь (страница 13)

18
Һәм аңлатып бирә Үз ягына Һәр дәлилнең мең-мең мәгънәсен! Нинди мәгърур илләр һәм халыклар! Дәһшәт ияләре югыйсә! Әнә шулар Җирдә яшәп киткән Даһи затны һаман бүлешә… Әйтерсең лә бергә уйнап йөргән Ике садә сабый талаша: – Бир! Минеке! – Юк! Минеке! – диеп, Бер уенчык өчен даулаша! …Кайсы туфрак биргән ул даһига «Эврика!» лы сирәк акылны? — Күпме тереклекләр алмашынды, Күктән күпме йолдыз атылды! Тик чишелми шул чияли төне… Дәгъва кала… Калсын! — Ул даһи Бик ерактан карап елмаядыр, Моңаядыр тыңлап, билләһи! Нишләр иде биргән булса Ходай Даһилыкның аңа явызын? Нишләр иде китеп барган булса Җирдә каннар, күз-яшь агызып? Нишләр иде исме халыкларда Каргыш сүзе булып гел йөрсә? «Юк! Безнеке түгел!» дип, халыклар Аннан тәмам йөзен чөерсә? Нишләр иде, эзен эзләп табып, Калкынмаслык итеп күмсәләр. «Юк! Безнеке түгел мондый даһи! Нигә мондый даһи!» дисәләр? …Явыз даһи даны язган икән, Диваналык килсен бәндәгә, — Диваналар изге санала бит Һәр кавемдә, барлык илләрдә. «Афәт читләп узды… Нишләр идек, Диванабыз әгәр булмаса? Коткарды шул Ходай бәндәсе!» дип Яд итәрләр аны, ичмасам… …Кеше гомере булып Вакыт үзе Терелеп бер балкып китә бит… Эврикасыз булса булсын гомер — Булсын Сагынып яд итәрлек!..

Бер мин генә түгел…

Шаулап-гөрләп яши-яши Төшендем мин шуңа — Ялгыз уйланырдай куыш Кирәк икән миңа. Нинди давыллар кубарып Яшәсә дә бәндә, — Килгән мәлендә ул ялгыз, Ялгыз — киткән мәлдә. Шуңа, ахры, ялгыз куыш Эзли башлый күңел…