18+
реклама
18+
Бургер менюБургер меню

Роберт Миннуллин – Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами (страница 14)

18

Нәтиҗәдә бөтен җаваплылыкны өч-дүрт депутаттан торган комиссиягә кайтарып калдырдык. Бу безгә моннан соң зур сабак булырга тиеш. Чабатаны алдан ук киеп куярга кирәк. Казаннан торып Мәскәүне сүгү, аңа йодрык күрсәтү, йодрык селкү бүген бернинди дә батырлык сорамый. Күпме генә селкесәң дә, Мәскәүнең аңа исе китмәячәк. «Самооборона» белән генә ерак китеп булмаячак. Татарстанның үз идеологиясе, сәясәте, Россия белән мөнәсәбәтләрдә үз стратегиясе булганда гына, мөстәкыйльлегебезнең эшләрен, җимешләрен күрербез.

Инде паспортның үзенә килгәндә, эшләр болайрак тора. Бу хакта матбугатта күп фикерләр әйтелде. Шунысы кызык: аларның һәрберсе әһәмияткә ия, һәрберсе, беренче карашка, дөрес шикелле. Әмма, безгә калса, берсе дә камил түгел, һәрберебезне дә тулысынча канәгатьләндерә алмый. Бу – табигый хәлдер, мөгаен. Республикабызның сәяси статусы нинди, паспорты да шулай гына була ала. Әлбәттә, безнең өчен иң яхшы вариант – Россия эчендә, БДБ илләрендә бердәй хокукы, дәрәҗәсе булган үз паспортыбызны булдыру. Кызганычка каршы, ул хакта әле уйлаучы да, ныклап дәүләт күләмендә сүз кузгатучы да юк. Югыйсә, Россия белән килешкән очракта, аның формасын да, югары статусын да табарга мөмкин булыр иде. Монысы – әлегә киләчәк эшедер, күрәсең. Ә инде Конституциядәге ике гражданлыкны истә тотып, Россиянең дә, Татарстанның да аерым паспортларын булдыру бик үк урынлы түгелдер. Татарстанныкының бәясе барыбер бермә-бер түбән булачак. Аның белән Әлкигә, Сарманга барып, гостиницага гына урнашып булачак. Аннары авылдан беркая да чыкмый ятучы әби-бабайлар өчен генә аерым паспорт булдыру кирәк микән? Дөрес, кайберәүләребез: «Татарстан паспорты депутат яисә президент булып сайланганда кирәк булачак», – дип тә ычкындыралар. Ләкин бу бик үк җитди дәлил түгел, чөнки депутатлар да әлегә 130 гына, ә президент, гомумән, берәү генә. Ә бит күпләребезгә, атна саен Мәскәүгә, чит илләргә йөрүчеләргә, ягъни элитага, яшерен-батырын түгел, Россия паспорты кирәк булачак. Ягъни мәсәлән, безнең кесәләрдә ким дигәндә дүрт паспорт – Россиянеке, Татарстанныкы, загранпаспорт һәм, әлбәттә инде, дипломатик паспорт та йөреячәк. Кесә саен берәү дигән сүз.

Бүген безнең өчен иң уңайлы вариант – тышында ике башлы законсыз кошы булмаган, әмма Россиянең дә, Татарстанның да дәүләт символлары бертигез хокуклы итеп бер зурлыкта урнаштырылган; теләгәннәргә Татарстан һәм Россия гражданлыклары, һичшиксез, аерым графаларда күрсәтелгән, «милләт» графасы булган паспорт. Вкладыш турында сүз дә булырга тиеш түгел. Ә яңа Россия паспортында битләр саны болай да җитәрлек. Мәсәлән, «дети» дигән графа ике биттән тора, һәм ул егерме балага исәпләнгән. Ул санны, һич югында, унга калдырырга була. Бу бит ни дисәң дә Россия паспорты, Үзбәкстанныкы яисә Төрекмәнстанныкы түгел.

Ә инде Конституциядә каралганча, исем-фамилияләрне грамоталы итеп язу мәҗбүри булырга тиеш. Республикалар өчен генә түгел, ә бөтен Россия өчен дә. Мәсәлән, минем әнкәйнең исеме – Гөлҗәүһәр. Аны русча гына язсаң, әллә ничә вариантта мыскыл иткән кебек язылачак. Чөнки «Гөлҗәүһәр» дигән сүздәге [ә], [җ], [ө], [ү], [һ] хәрефләре рус алфавитында бөтенләй юк. Язып кара син аны рус телендә: «Голджавгар», «Гульзавгар», «Голжаухар», «Гулявгар» һ. б. Роберт дигән исемне генә ул нинди телдә язсаң да ярый. Гомумән алганда, ситуация үтә дә катлаулы, һәм аның нәрсә белән бетәсен әйтүе дә кыен. Без күбрәк үзебездә яшәүче татарлар турында гына кайгыртабыз. Читтәгеләрне югалтып бетермәбезме? Татарстан гражданлыгы шуның өчен дә кирәк түгелме соң безгә? Милләтне ирекле рәвештә язуның да минуслары җитәрлек булачак. Матбугатта ул хакта күп язылды. Әйтик, бүген үк үз милләтләрен болгар, керәшен, мишәр дип язарга ашкынып торучы татарлар җитәрлек. Себер һәм Әстерхан татарларын әйтеп тә торасы юк. Моңа да әзер булыйк. «Язылсыннар, юлларына ак җәймә!» – дип кул селтәү шулай ук егетлек түгел. Әгәр безнең тырышлык белән, башка республикаларның теләктәшлеге белән, Федерация советы һәм Дәүләт Думасы ярдәме белән яңа паспортларны без теләгәнчә үзгәртеп булса, 14 яшьлек балаларга паспортлар өләшеп өлгергән Россия Президенты тагын бер тапкыр шактый уңайсыз хәлдә калачак. Дөресрәге, үзенең тирәсендәгеләр калдырачак аны шушы хәлгә. Ләкин безнең дә мескеннәр, манкортлар буласыбыз килми. Безнең үз исемебез, үз телебез, үз республикабыз, үз Конституциябез һәм Россия белән төзелгән Шартнамәбез бар. Безгә хәзер инде, соңгы елларда җыелган, алдагы көннәрдә килеп тууы ихтимал булган проблемаларны хәл итәр өчен, яңа Шартнамә турында уйлый башларга вакыт. Безнең кемлегебез шул Шартнамәдә күренәчәк!

Телсез татар кемгә кирәк?!

Әле кайчан гына зур бәхәсләр аша, шул ук вакытта зур күтәренкелек шартларында «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында» Закон кабул ителгән иде. Аңа да биш ел гомер узып бара. Димәк, азмы-күпме нәтиҗәләр ясарга, утырып бер уйланырга, эшләгән эшләребезгә бәя бирергә, эшләнмәгәннәренең сәбәпләрен ачыкларга вакыт һәм, әлбәттә инде, безгә кичекмәстән Законның үтәлешен тулысынча тәэмин итү чараларын булдырырга кирәк. Иң мөһиме, шактый гына эш башкарылган, мәсьәләне аңлау бар, теләгебез дә юк түгел. Безнең Дәүләт Советы әлеге Законны һәрвакыт күз уңында тота. Мәдәният һәм милли мәсьәләләр комиссиясе дә моны иң мөһим законнарның берсе дип саный.

Телле халык кына илле халык, ягъни телле халык кына үзенең дәүләтен торгыза ала. Әмма, кызганычка каршы, татар халкының дәүләт төзерлек теле әлегә юк. Дөресрәге, кайчандыр дәүләт теле булган, аннары гасырлар дәвамында типкелектә йөргән бөек телебезне яңадан дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрә алганыбыз юк. Татар теле әүвәлгечә даһи шигырьләр, җырлар язарга ярый, законнар язарга ярамый. Татар теле урамда сөйләшергә, тарткалашырга, үзара ызгышырга ярый, дипломатия телендә сөйләшергә ярамый. Татар теле шәхси хатлар язарга ярый, җитди документлар язарга ярамый. Татар теле эстрада яисә театр сәхнәләрендә яңгырый, дәүләт күләмендә уздырыла торган форумнарда яңгырый алмый. Хәтта үзебезнең Дәүләт Советында да татар теле ирекле темага сөйләшеп, зарланышып, акыллы-акыллы сораулар биреп утырырга гына ярый. Ә инде законнар кабул итә башласак, үзеннән-үзе русчага күчәбез. Чөнки без рәхәт яшәргә өйрәнгәнбез. Безгә русча уйлау, русча сөйләү, русча документлар тутыру җиңелрәк. Татарчага күчә башласаң – зур фаҗига. Шуңа күрә хәтта сессияләрдә татарча сөйләшкәннәребез дә, үзебезне милләтпәрвәр дип йөргәннәребез дә, Президентка яисә Премьер-министрга акча яки фатир сорап язганда, хатны, әлбәттә, русча язабыз. Чөнки беребез дә җүләр түгел, татарча хатның бәясен, ул хатка мөнәсәбәтне яхшы беләбез.

Дәүләт программасының шактый гына өлеше үтәлүгә дә карамастан, ни өчен ул кадәр алга китеш юк соң әле? Моның сәбәпләре, мөгаен, күптер. Аннары, тел проблемасы бер Татарстанда гынадыр дип уйласак та, бик нык ялгышабыз, һәр республиканың үз авырлыклары. Башкортстанда да, Чувашиядә дә шул ук проблемалар. Казахстан белән Украинада да тел аркасында килеп чыккан конфликтлар җитәрлек, һәркайда бәхәсләр бара. Нәрсә соң ул икетеллелек? Фәнни яктан исбат ителгәнме ул? Гомумән, ике ана теле була аламы? Аның берсе үги булмыймы? Икетеллелек практик яктан берәр җирдә хәл ителгәнме? Кайчан да булса Татарстанда рус теле дә, татар теле дә тигез дәрәҗәдә дәүләт теле була алырмы? Ягъни бездәге рус халкы, безнең кебек, ике телне дә бердәй белерме? Әллә инде татар теле татарларның үзләре өчен генә дәүләт теле булып калырмы? Шулай булганда, татар теле дәүләт теле саналырга тиеш булырмы? Күрәсез, сораулар күп, аларга кемдер җавап бирергә тиеш.

Законны тормышка ашыру барыбызга да тигез кагыла. Ул бер Президентның гына, Премьер-министрның гына яисә Дәүләт Советының гына бурычы түгел. Бу бигрәк тә төрле дәрәҗәдәге җитәкче иптәшләргә карый. Моннан берничә еллар элек без бертавыштан: «Сүзлекләр юк!» – дип сөрән сала идек. Хәзер сүзлекләр чыга тора. Ләкин, ни гаҗәп, биш меңнән дә артмаган кечкенә-кечкенә тиражлы ул сүзлекләр кибетләрдә, складларда сатылмыйча ята. Югыйсә һәр министр, һәр учреждение җитәкчесе күптән инде үз хезмәткәрләрен шул сүзлекләр белән тәэмин итәргә тиеш иде бит. Алар исә һаман сыныкка сылтау табалар, акча юклыкка сылтыйлар. Әлбәттә, телләр турындагы Законны тормышка ашыру зур чыгымнар сорый. Бәлки, шуңа күрәдер республикада бары тик Дәүләт Советының гына заллары синхрон тәрҗемәгә көйләнгән. Башка дәүләт учреждениеләренең берсендә дә, шул исәптән Президент Аппараты белән Министрлар Кабинетындагы залларда да, синхрон тәрҗемә юк. Министрлыкларны әйтеп тә торасы килми. Димәк, утырышлар, киңәшмәләр, семинарлар, конференцияләр фәкать рус телендә генә алып барыла дигән сүз. Ул гына да түгел, хәтта турыдан-туры татар теленә мөнәсәбәте булган, мәдәният һәм белем бирү белән шөгыльләнгән оешмаларда да татар телен үстерү проблемалары рус телендә хәл ителә.

«Аккан суга ике тапкыр кереп булмый», – диләр. Була икән. Мин күптән түгел кызыклы да, гыйбрәтле дә документлар белән танышып чыктым. Баксаң, без яңадан бер тапкыр велосипед уйлап тапмакчы булып маташабыз икән. 20 нче елларда, ТАССР игълан ителгәннән соң ук, татар һәм рус телләре дәүләт телләре итеп игълан ителгән, татар телен тормышка ашыру буенча дәүләт күләмендә зур эшләр башкарылган. Татар телен кайгыртып, декретлар, карарлар, инструкцияләр, положениеләр кабул ителгән. Дөресен әйтергә кирәк, ул чакта әлеге мәсьәләгә җитдирәк тә, фәннирәк тә якын килгәннәр. Бер генә мисалга тукталыйк. Менә Татарстан Үзәк Башкарма комитетының өченче сессиясе материаллары. Сессиянең көн тәртибендә бер генә мәсьәлә: «О положении дела по РТЯ и перспективах». Сессия 1927 елның 12–13 мартында, ягъни моннан нәкъ 70 ел элек уздырылган. Күрәсез, бер мәсьәлә ике көн дәвамында каралган. Төп доклад белән ҮБК рәисе Шәймәрданов үзе чыгыш ясаган. Әгәр ул докладны аз гына чистартып, карап чыксаң, бүген дә сессия трибунасыннан укырлык. Шул ук бүгенге проблемалар, шул ук хәл ителмәгән мәсьәләләр. Җитмеш ел эчендә әйтерсең лә берни дә үзгәрмәгән. Гыйбрәт өчен берничә мисал китереп узам. Сессия, нигездә, рус телендә барган, шуңа күрә тәрҗемә итеп тормыйм: «Причинами замедления темпа РТЯ являются не следствие организационной стороны дела, их нужно искать глубже: а) отсутствие средств на дело РТЯ из Центра и недостаточный отпуск таковых из местного бюджета; б) пассивность и невнимательное отношение со стороны отдельных ведомств и руководителей к делу РТЯ и т. д. В части бюджета, помимо уделения должного внимания за дело РТЯ по местному бюджету, необходимо выделить определённую сумму из резервного фонда, в первую очередь на подготовку татарских работников, на издательское дело, на изготовление и приобретение пишущих машин и т.д.» Күрәсез, нәкъ бүгенге картина. Бүген дә бүленгән акча бирелми, татар китабы бүген дә мескен хәлдә. Язу машинкалары җитәрлек түгел.