Роберт Миннуллин – Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами (страница 12)
дип язган иде ул ХХ гасыр башында. Хәзер гасыр бетеп бара. Чыннан да, ныклап исәпләп карасаң, башка өлкәләргә киткән миллиардлар белән чагыштырганда, без тиеннәр генә сорыйбыз. Мин шуны гына аңлап бетерә алмыйм: безгә минималь социаль стандарт белән исәпләнгән һәм шуннан соң ике тапкыр кыскартылган бюджет тәкъдим ителә. Безгә калса, бу без үзебез үк кабул иткән Татарстан Республикасының социаль-экономик прогресс программасы белән бик үк туры килеп бетми. Һәрхәлдә, прогресс турында сөйләшү уңайсызрак. Мин, халык депутаты, комиссия рәисе, мәдәнияткә, мәгърифәткә, фәнгә булган битараф карашны, сәер мөнәсәбәтне каләмдәшләремә һич кенә дә аңлатып бирә алмыйм. Бюджет юрганының кыска икәнен аңлыйм, ләкин Әхсән Баян белән Зәет Мәҗитов кебек танылган шагыйрьләребезнең 70 еллык юбилейларына да китап чыгара алмый интегүләрен берничек тә аңлата алмыйм. Хәлебезнең авыр икәнлеген аңлыйм, ләкин Г.-Х. Андерсен исемендәге Халыкара Почётлы премия лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиевнең 70 яшенә кадәр «хрущёвка»да гомер итүен, әле һаман шул «хрущёвка»сына да телефон кертә алмыйча йөрүен берничек тә аңлата алмыйм. Шулай ук бөек әдибебез Нәкый Исәнбәтнең утызтомлык әсәрләре, басылмыйча, нәшрият киштәләрендә тузан җыеп ятуын берничек тә аңлатып булмый. Казанда бик матур мәһабәт административ биналарның бик тиз генә төзелүен хуплыйм һәм аңлыйм. Ләкин күптән планлаштырылган Концертлар залының яисә Милли китапханә бинасының һаман да төзелә башламавын, Композиторлар берлеге белән Язучылар берлеге урнашкан биналарның, ягъни архитектура һәйкәлләренең ярым җимерек хәлдә булуларын берничек тә аңлатып булмый. Мин аңламаган шундый әйберләр бик күп, ләкин бу бөтенләй надан икән, берни дә аңламый икән дип әйтмәсеннәр дип, мин аларның барысын да сезгә әйтеп тормыйм. Тел турында сөйли-сөйли дә безнең телләргә телчә чыгып бетте. Безнең сүзләргә колак салучы, аларны ишетүче генә юк. Хәтерләсәгез, узган сессияләрнең берсендә телләр турындагы Законның үтәлешен тикшердек. Саллы гына карар да кабул иттек. Аңа игътибар итүче булмады. Карарның күп пунктлары үтәлмәгән килеш. Бу инде – Законны гына санга сукмау түгел, ә Дәүләт Советы белән дә исәпләшергә теләмәү дигән сүз. Шуның бер дәлиле: киләсе елга, телләр турындагы Законны тормышка ашыру өчен, бюджетка 6 миллион сум акча бирү каралган. Күренеп тора: күз буяу өчен генә куелган сан. Моның белән татар телен дәүләт теле итеп булмаячагын барыбыз да белеп тора.
Телләр турындагы Законны тормышка ашыруның төп компоненты – китап. Әгәр китап булмаса, бернинди дә телне өйрәнеп булмый. Бүген исә мәдәниятебезнең иң авырткан урыны – китап бастыру. Менә балаларыбызга дәреслекләр чыгаручы «Мәгариф» нәшриятының хәлен карагыз. 1997 елга нәшриятка бюджеттан 8 миллиард сум акча бүлеп бирелде. 23 декабрьгә шуның 2 миллиард 975 миллион сумы алынган. Ягъни 36 проценты. Шул сумманың 66 проценты вексельләр һәм аракы белән бирелгән. Икенче төрле әйткәндә, еллык сумманың 12 проценты гына тере акча белән алынган. Шуңа да карамастан китаплар чыккан. Әмма бу нәшриятның типографияләргә 1 миллиард ярым бурычы бар. Кәгазь, гонорарларын да исәпләсәң, 2 миллиард бурычы. Ә киләсе елгы бюджетка боларның 50 проценты гына кергән. Нәшрият бурычларын түли башласа, дәреслекләргә 2 миллион сум гына акча кала булып чыга. Димәк, укучыларыбыз тагын дәреслексез калачак. Балалар китабы бөтенләй диярлек чыкмаячак. Китапханәләрдә болай да балалар китабы бөтенләй юк. Менә бер генә сан. Республикадагы авыл китапханәләрендә, мәсәлән, бер укучы балага ярты татар китабы туры килә. Төгәлрәк итеп әйтсәк, 0,54 китап…
Зәңгәр экран нигә соры?
Кызганыч ки, радио һәм телевидениенең бүгенге хәле, андагы проблемалар турында моңа кадәр республика күләмендә бер генә тапкыр да җитди сөйләшү булмады. Хәтта матбугат битләрендә дә тапшырулар турында җентекле анализ ясаган җитди мәкаләләр, рецензияләр бөтенләй диярлек күренмәде. Бөтен сөйләшү кулуарлардан ары китмәде. Фәкать соңгы бер-ике елда гына Татарстан телевидениесенең тирән кризис кичерүе турында матбугатта аерым мәкаләләр күренә башлады. Анда да җентекле анализ түгел, күбрәк аерым хезмәткәрләрнең җитәкчелек белән конфликтлары турындагы ачык хатлары, республика җитәкчеләренә мөрәҗәгатьләре рәвешендә генә иде алар. Әмма соңгы вакытта газеталарда чын мәгънәсендә борчылып, уйланып, изге теләк белән язылган мәкаләләр дә басылды. Алар коллективта укылды микән, җыелып тикшерелде микән, анализ ясалды микән? Әйтүе кыен. Ни өчен дисәң, коллективта ыгы-зыгының әле беткәне юк. Яңа җитәкчелек килүгә карамастан, коллектив бүген дә иң авыр, иң катлаулы чор кичерә.
Гомумән, телевидение булган җирдә скандал һәрвакыт чыгып кына тора. Бездә дә, Мәскәүдә дә. ОРТдагы хәлләрне һәрберебез күзәтеп барадыр. Күрәсең, бүгенге базар мөнәсәбәтләре шуңа этәрәдер. Монда икенең берсе булырга мөмкин: акча яисә акчасызлык. Бу реклама заманында мондый хәл гаҗәп тә түгелдер.
Шау-шу күбрәк телевидение тирәсендә барганлыктан, бүген дә сүз, нигездә, шул турыда барыр дип уйлыйм. Аннары радиодагы кимчелекләр күзгә күренми, аларны ишетеп кенә була. Радионың үзенчәлеге шундый. Әмма бүгенге татар радиосы турында да сөйләшү башларга вакыт җиткәндер. Беренче карашка, анда барысы да тыныч шикелле. Жалобалар юк, эфир вакыты буш тормый, егерме-утыз ел элек ничек эшләсә, әле дә шулай эшләвен дәвам итә. Әйбәт кенә тапшырулар белән беррәттән, бүгенге көн таләпләренә һич кенә дә җавап бирми торган тапшырулар да тыныч кына эфирдан яңгырап тора. Әмма Татарстан радиосын Татарстанның үзендә дә тыңлый алмый торган авыллар бар. Моны һич гафу итеп булмый. Киресенчә, безнең татар тапшыруларын күптән инде башка регионнарда яшәүче милләттәшләребез дә тыңларга тиеш иде. Әмма акча юклыкка сылтап, бу мәсьәләне һаман суза киләбез. Ниндидер вышкалар төзергә акча таба алмыйбыз. Ә дөнья күптән инде спутниклар элемтәсенә күчеп бетеп бара.
Хәер, бездә бу хакта хәбәрләр күренеп алды. 24 каналлы телевидение турында. Әмма безнең бүгенге төп бурычыбыз – радио һәм телевидениенең вакытын берничә сәгатькә арттыру һәм аларның сыйфатын яхшырту.
Ә Татарстан телеканалына килсәк, ул, чыннан да, кризис кичерә дияргә мөмкин. Хәтта җиде-сигез ел элекке белән чагыштырганда, тапшыруларның художество дәрәҗәсе күзгә күренеп төште. Бу, мөгаен, хәерчелектән дә, коллективта иҗади атмосфераның булмавыннан да киләдер. Дөрес, соңгы вакытта, бераз гына булса да, үзгәрешләр күзгә ташлана. Информацион программалар җанлана төште. Яшь, талантлы дикторлар килде. Экранда аналитик фикер йөртә алучы берничә тележурналист пәйда булды. Әмма алар гына «погода» ясый алмыйлар шул. Элегрәк, әле заманча техника бөтенләй булмаган чагында, Казан телестудиясе үзе Мәскәү өчен менә дигән тапшырулар әзерли иде. Ай саен берничә фильм-концертларыбыз Үзәк телевидениедән яңгырый иде. Никадәр спектакльләр, документаль фильмнар күрсәтелде. Хәтта союздаш республикалар да алай булдыра алмыйлар иде. Хәзер, киресенчә, безнең республика турында тапшыруларны фәкать Мәскәү яисә Петербург тележурналистлары үзләре килеп төшереп китәләр. Димәк, җитәкчелек үзебезнең телевидениегә ышанмый, җитди тапшыруларны ышанып тапшырмый.
Безнең телевидениенең, кызганыч, концепциясе, идеологиясе эшләнмәгән. Татарстан тамашачысына бүген нинди тапшырулар кирәк? Башка каналлардан без кайсы ягыбыз белән аерылып торырга тиешбез? Авыл менталитеты, татар менталитеты исәпкә алынамы? Яшь буынны тәрбияләүдә безнең телевидение нәрсә эшләргә тиеш? Гомумән, карыйлармы безнең тапшыруларыбызны? Социологик тикшеренүләр алып барыламы? Әйтик, информацион программаларның берсе «Җиһан» дип атала. Исеме җисеменә туры киләме соң аның? Миңа калса килми: бер үк сюжетлар, бер үк кешеләр, бер үк ярминкәләр, бәйрәмнәр, презентацияләр, бер үк сыерлар, бер үк тракторлар. Телевидениенең бүгенге төп функциясе – рәсми хроника. Җитәкчеләребез кая бара, телевидение шунда. Аларның һәр адымы – экранда. Җитәкче йөрергә тиеш, тик нигә тамашачыларны да алар артыннан ияртеп йөртергә? Гомумән, хәзер матбугат битләрендә дә, радио-телевидениедә дә төп геройлар – министрлар, хакимият башлыклары, эре завод хуҗалары, акчалы кешеләр. Ә менә кызыклы геройлар экранда юк дәрәҗәсендә. Хезмәт кешесе турында әйтеп тә тормыйм. Аннары безнең Татарстан телеканалын гына караган кеше яңалыклардан дөнья хәлләре турында бернәрсә белә алмас иде. Анда дөнья хәлләре дә, күрше-тирә республикалар тормышы да яктыртылмый.
Провинциаль телевидение булудан туктау өчен, безгә, һичшиксез, татарлар яши торган зур регионнарда корпунктлар булдырырга кирәктер. Әйтик, Чаллыда, Әлмәттә бар. Нигә әле Башкортстанда, Мәскәүдә, күрше республикаларда, Себердә булмаска тиеш. 1,5 миллион татар яшәгән Башкортстанда нинди хәлләр барганын күбебезнең беләсе киләдер, мөгаен. Башкортстан дигәннән, тагын бер әйбер борчый мине. Ике республика радиокомитетлары арасында азмы-күпме элемтә бар. Ә менә телевидениеләр арасында бернинди бәйләнеш юк. Башкорт телевидениесенең бик күп музыкаль, әдәби, тарихи, күңел ачу тапшыруларын үзебезнең экранда күрсәтеп булыр иде. Чит ил кинолары күрсәтәбез бит. Безнең тапшыруларны үзебезнең татарлар карар иде. Берьюлы ике куян тотар идек.