Бу – «җырлар җыры» Тәүраттан…
Ерак халыклар таушы
Ник шулай якын тоела? —
Чынлыгы, беләм, ачы…
– Уятма, – дисең бит син дә, —
Тимә арган хисләремә! —
Шуңа шагыйрьнең аһы…
Тик хәтерлим үз җырыңны:
– Кем, ышанып җаныма,
Серенада-гимн белән
Нур сузар хыялыма —
Яктыртыр кем дөньямны? Кем
Кушылыр җан җырыма?!
Уятырга телим сине,
Үз вакытын көткән җанны —
Татар кызын – бөре хисен,
Гүяки шигъри таңны…
Милләт кызлары, ишетегез,
Иртән сезгә ялварам:
– Уятыгыз Мәхәббәтне!
Бөек җыр көчен, Моң, Дәртне
Алган ул кыз Алладан:
Балкысын халкым күгендә,
Уятыгыз! – мин янам,
Уятыгыз! – ялварам…
Сәгыйть Рәмигә тәкълид
Азат булмадым шул – булмам гомергә:
Язган миңа гүзәл коллык күрергә.
Изге санап шуны, горур мин яшим.
Күңелемне тутырган яшерен яшем! —
Кимеми гамь кайнаган савытымда,
Илаһи бу бер халәт хәятымда.
Хисләр язмыштан узыйк дип шашса да,
Бу бәхетне алмашмам мин башкага.
Яраткан Хак мине шулай – бар иткән:
Шәрык-гаребкә бер (!) гыйбрәт яр иткән.
Ашыкмыймын касә төбен күрергә:
Азат түгел, гашыйк булыйм гомергә!
Уфадан сиңа хат
Анда ни сөйли фонтаннар?
Монда никтер сүзсез алар…
Уфада…
Синсез – хатирәләр өнсез,
Бар табигать гүя телсез…
Уф, Алла!
Анда ни сөйли фонтаннар? —
Гаташтай шаулыймы алар
Казанда?
Ә монда кырыс көз йөзе,
Яфрак күмә безнең эзне
Һаман да.
Анда ни сөйли фонтаннар?
Каршыңа атыламы алар —
Узганда?
…Йолдызың шул ук – биектә:
Күзләрем монда да күктә —
Чулпанда!
Анда ни сөйли фонтаннар?
Бәлки, арып, йоклый алар?
Уф, Аллам…
Салкын бу юлы Матурлык,
Синсез башкача кайту юк
Уфама!
«Ни китәрде Әфганда синең һушны?!.»
Ни китәрде Әфганда синең һушны?!