Гашыйк җаны, ир акылы – һәр бөртектә.
Комнар күчә… вакыт ага… Сөю үтә…
Әмма бүген янып, рухым күккә ашса,
Илаһи юл күрсәтүче син ләбаса!
Тугры калсаң уртак ялкын-шигырьләргә,
Мин ышанмам җирдә хәтта үлемнәргә.
…Бүген, бәлки, моңсумындыр – шигем барга?..
«Бәлки, шагыйрьләр оҗмахы бу кала?..»
Бәлки, шагыйрьләр оҗмахы бу кала?
Ә мин – шуннан үзем бер киткән бала…
«Яшь Адәм чакларым» белгән урыннар
Сине үз итеп, сәламләп тордылар.
Уйчан идең зиратта – тау башында,
Сәгыйть Рәми каберташы каршында
Остазның рухын яд итте йөрәкләр,
Күңелдә иде мөкатдәс теләкләр…
Сораштың гел Тукай булган җирләрне,
Бабич таланты балкыган көннәрне…
Ә мәчетләр ишегеннән кергәндә,
Яулык белән чәчеңне өреткәндә,
Күккә аштык бергә – Ходай катына, —
Ә җирдә Салават аты чакыра…
Яңгыр яуды һаман – сизмичә йөрдек,
Иң-иң ихлас тойгыларга төрендек.
И сөендем: син – мин үскән якларда,
Кайтырбыз күк Хыял – бөре чакларга.
Биек Бакча, дидең, бу – гүзәл кала;
Сөен, «Хауам»! «Оҗмах» та эзләр кала.
«Ян әле син! Дөньяга без…»
Ян әле син! Дөньяга без
Янар өчен яралган.
Яз! Рух каләмең Хактан бит —
Язар өчен җан алган!
– Бар да булыр, вакыт килер,
Ашыктырма, Гаташым!..
– Ашыкмыйча ни хәл итим,
Гомер уза, җанашым…
Көл әле! Синдәйләр җирне
Ямьләр өчен яралган:
Бәлки, Кояшның үзеннән
Кыз күкрәге җан алган?!
– Күңел-касәм тулы сагыш,
Онытылсын, Гаташым…
– Яшьлекнең һәр халәте – җыр,
Кадерен бел, җанашым!
…Бак күккә! Юккамы Кеше
Йолдызга тиң яралган?
Бәлки, шунда кайтасы бар, —
Без бурычка җан алган!
– Җиргә инде күп кат килеп
Киткәнмендер, Гаташым!
– Соң тапкыр Күккә ашканда
Бергә булыйк, җанашым!
«Иске саутыңда, тән, яңа шәрабмы?..»
Иске саутыңда, тән, яңа шәрабмы? —
Сәрхуш җаным мәңгелектә корабмы?
Гомер җәе узган ирнең «азганы»,
Бәлки, бу хис? Әллә «Хакның язганы»?
Әллә табигатьтән соңгы мәрхәмәт —
Синең сөю – канда яңа хәрәкәт?!
Гади генә бер җир кызы сагышы
Йолдызларга илтәчәк нур-балкышмы?
Сайлап менә нәкъ минем рух-хисемне,
Юнәлтәсең нигә шунда син мине?
Гөнаһларым күп – моны белә халык,