реклама
Бургер менюБургер меню

Муса Джалиль – Моабитские тетради (страница 5)

18
Әйттеләр: «Син, сеңелкәй, Ник үзгәрдең? Нишләдең? Нигә кызыл чукларың? Нидән алсу төсләрең?» Әйтте кызыл ромашка: «Төнлә минем яныма Ятып батыр сугышчы Атты дошманнарына. Ул берүзе сугышты Унбиш укчыга каршы; Чигенмәде, тик таңда Яраланды кулбашы. Аның батыр ал каны Тамды минем чукларга. Минем кызыл күлмәгем Бик ошады Чулпанга. Егет китте, мин калдым Канын саклап чугымда, Көн дә аны сагынып Балкыйм мин таң нурында».

Сандугач һәм Чишмә (Баллада)

1

Таң атып, нурлары Үпкәндә кырларны, Чишмәләр, күлләрне Һәм калын урманны, Сандугач уянып Канатын кагына Һәм карый ашкынып Тын урман ягына. Ул якын сердәше Чишмәне сагына; Таң кошын юксынып, Чишмә дә зарыга. Сихерле тормышы Бу ике гашыйкның Кабынды мәхәббәт Утында яшьлекнең. Бәйләде аларны Ялкынлы саф сөю; Саф сөю алдында Нечкәреп баш ию. Һәр иртә Сандугач Чишмәдә коена. Бу аңа чиксез зур Дан булып тоела. Иркәли таң кошын Зөбәрҗәт тамчылар. Әйтче, бу күрнешкә Сокланмый кем чыдар?!

2

Таңнарның берендә Иркә кош – Сандугач, Уянып карангач Һәм канат кагынгач, Килде тиз сердәше Чишмәгә… Тик аның Кайгылы моң баскан Чәчәкле буйларын. Чишмә тын: ул көлми, Тибрәнми, селкенми, Акбүз таш өстендә Тамчылар сикерми. Болганып каралган