реклама
Бургер менюБургер меню

Муса Джалиль – Моабитские тетради (страница 3)

18
Кан табыннан куе кызыл төстә Яулык минем йөрәк турында, Сөйли миңа аның җылы назы Һәм ялкынлы сөюе турында. Мин чикмәдем, дускай, бер карыш та, Батырларча алга атладым. Яулык шаһит: сине һәм илемне Йөрәк каным белән сакладым.

Ирек

Кая гына башым куйсам да, Кайгы талый йөрәк итемне. Кич ятсам да, иртә торсам да, Әллә нәрсәм җитми шикелле. Аяк-кулым бөтен бөтенен, Буй-сынның да сизмим кимлеген, Бар нәрсәм дә җитә җитүен, Җитми бары иркем – хөрлегем. Үзем теләп йөртер булмагач, Юк аягым минем, юк кулым. Нәрсә соң ул, иркем булмагач, Бар булуым белән юклыгым. Атам-анам юкта, илемдә, Әйтегез, мин ятим идемме? Мин югалттым дошман җирендә Анамнан да якын илемне. Мин кол монда, йортсыз-ирексез, Ирексез һәм илсез – мин үксез. Атам-анам булган булса да, Булыр иде урным бусага. Булыр идем һаман мин ятим, Тик таланган этләр миңа тиң. Алтын иркем, азат тормышым, Кая очтың киек кош булып? Ник очмады соңгы сулышым Шунда бергә, сиңа кушылып? Белдем микән ирек кадерен Хөр чагында, дуслар, элек мин? Татып авыр коллык җәберен, Инде белдем тәмен ирекнең! Шатландырса язмыш күңелне, Кавыштырып ирек-сердәшкә, Багышлармын калган гомерне Ирек өчен изге көрәшкә.

Тик булса иде ирек (Җыр)

1

Карлыгач булса идем, Канат кагынса идем, Ж,идгән йолдыз батканда, Чулпан йолдыз калыкканда, Туган илем, якты өем, Очып сиңа кайтыр идем, Сызылып таңнар атканда.

2

Йә булсам алтын балык, Ак дулкыннарын кагып, Ярсып дәрья акканда, Ташып ярдан ашканда, Таң сөмбелем, нечкә билем, Йөзеп сиңа кайтыр идем, Күлне томан япканда.

3

Булсам җитез аргамак, Көмеш ялымны тарап, Таң җилләре искәндә, Үләнгә чык төшкәндә,