реклама
Бургер менюБургер меню

Муса Джалиль – Моабитские тетради (страница 15)

18
Теләсәм дә хәзер ләкми миңа Бер томаулы гына гыйшык та.

Бүреләр

Кешеләр сугыша, кан коя, Киселә меңнәрчә гомерләр. Төн буе, улашып, якында Иснәнеп йөриләр бүреләр. Күпме кан, күпме яшь ат ите! Ялтырый бүренең күзләре. Бит моны, төн буе атышып, Тураган кешеләр үзләре. Бүреләр башлыгы карт бүре, Исереп кешеләр канына Йөргәндә, сискәнеп туктады Бер авыр яралы янына. Яралы ыңраша, саташа, Каенга терәгән башкаен. Кызганып егетне, җил белән Тибрәнеп сыкрана ак каен. Кызганып егетне, елыйлар Миләүшә һәм лалә чәчәге. Тәгәри үләнгә чык түгел, Гөлләрнең гөнаһсыз яшьләре. Карт бүре егетне иснәде, Аптырап күзенә карады. Һәм кинәт, нидәндер сискәнеп, Бер читкә тайпылды яралы. Яралының зәгыйфь сулышы Бәрелде бүренең борнына. Юк, бүре тимәде, сак кына Борылып юнәлде юлына. Таң белән килделәр кешеләр, Күрделәр яралы егетне. Яртылаш ул тайган исеннән, Шулай да яшәве өмитле. Кешеләр егетнең тәненә Кыздырып шомполлар бастылар. Туйганчы җәфалап, соңыннан Ялгыз ак каенга астылар. Кешеләр сугыша, кан коя, Киселә меңнәрчә гомерләр. Төн буе, улашып, якында Иснәнеп йөриләр бүреләр. Бүреләр, аһ… ләкин бүреләр Бу кадәр үк ерткыч түгелләр.

Бер кызга

Кызык кына булды бу очрашу, Син ерактан, мин дә ерактан. Ә күптәнге якын танышлар күк Кул кысыштык икәү йөрәктән. Исмемне дә юньләп белмисеңдер, Үзең шундый сөеп карыйсың. Йөрәгемнең язгы гөлләр төсле Саф булуын сиздең, ахрысы. Безнең гомер тулы һәр ваклыкка, Эчпошыргыч ямьсез бушлыкка; Нәрсә җитә менә шундый матур, Шундый керсез, кайнар дуслыкка! Нәрсә җитә синең күзләреңнең Ялкыныннан шулай кабынып Яшәү, җирдә гомер ахрынача Назлы карашыңны сагынып. Мин үзем дә белмим, нәрсә безне Бәйләде соң аера алмаслык?! Без сөйләшеп түгел, серебезне