реклама
Бургер менюБургер меню

Муса Джалиль – Моабитские тетради (страница 17)

18
Ник тиргим мин бу сөтбикәне? Ул бит көн дә, кырдан үлән җыеп, Каймак белән сыйлый иркәмне! Азык булсын гөлем сыерына, Мин теләмим артык һичкемне! Миңа шул да бәхет, әйдә, иркәм Каймак итеп эчсен гыйшкымны… Һәм юанды гашыйк… Хәзер көн дә Чәчәк җыеп чишмә буенда, Кызга түгел, китереп чәчәкләрне Ул ашата икән сыерга.

Назлы сөяркә

Шаһзадәнең иркә сөяркәсе Әйтте беркөн назлап сөйгәнен: – Мине сөйсәң, үтер туганыңны, Китер ватып яңак сөяген. Мәхәббәттән аңын җуйган егет, Кызның күндәм колы шикелле, Үтерде дә сөйгән ир кардәшен, Баш сөяген кызга китерде. Кыз сөякне тутырып агу салды Һәм егеткә бирде: – Эч! – диде. Егет эчте… Гыйшык аның өчен Бер тылсымлы, серле көч иде. Дөнья, дөнья… Ул да, чын күңелдән Аны өзелеп сөйгән өченме, Яшьлегемнең кипкән сөягенә Салып миңа агу эчерде.

Соңгы җыр

Җир йөзе шундый киң, Күңелле һәм якты! Тик төрмәм караңгы, Ишеге йозаклы! Күктә бер кош оча Югары, югары! Мин ауныйм идәндә, Кулларым богаулы. Тышта бер гөл үсә, Яңгырга коенып; Мин кибәм, мин сулам, Төрмәдә боегып. Мин беләм: бик татлы Да яшәү тойгысы! Тик инде мин үләм, Бу җырым – соңгысы!..

Мәхкүм[1]

Хөкем булды бүген, аны үлем Җәзасына хөкем иттеләр. Ул еламый, соңгы күз яшьләре Күптән инде агып киптеләр… Төрмә тып-тын; моңсу караш белән Күктән карый тулган ай гына. Ә ул, мескен, балам – йөрәк парәм Ятим үсә, диеп кайгыра.

Төрмәдә төш

Төштә миңа нәни кызым килде, Чәчләремне сыйпап тарады. – Ай-һай, әти, озак йөрдең, – диеп, Күзләремә сөеп карады. Мин кызымны кыстым күкрәгемә, Шатлыгымнан шашып, исереп. Шунда сиздем нинди көчлелеген Мәхәббәт һәм сагыш хисенең. Чыгып киттек шуннан без болынга, Гизеп йөрдек чәчәк диңгезен.