реклама
Бургер менюБургер меню

Муса Джалиль – Моабитские тетради (страница 12)

18
Таныш йөзне күреп, кыз елмайды: «Әти!» – диеп, аңа үрелде. Шул төнне үк йөздән тире чыкты, Кызу кайтты, тәне сүрелде. Гаҗәпләнмә, доктор, күреп кызның Дару эчми кинәт савыгуын. Белмәдеңме җирдә «сөю» дигән Иң куәтле дәва барлыгын!

Кылыч

Кылыч белән кергән – Кылычтан үләр.

– Аягыңда, егет, күн итек, Көмеш саплы кылыч билендә. Аргансыңдыр авыр юл үтеп, Кунып китче минем өемдә! Төреп сине ефәк юрганга, Йоклатырмын назлап, иркәләп. Кан, яшь белән җирне юарга Өлгерерсең әле иртәгә!.. Зифа буйлы купшы әфисәр Яшь хатынның сүзен ишетте. Гайрәтләнеп көяз башкисәр Каты ябып керде ишекне. – Чибәр хатын, сине яраттым, Кем син үзең, белмим исмеңне… Табып китер тавык, аракы! Җәй урныңны, чишен өстеңне! Хатын, суеп, тавык пешерде, Аракысын салып эчерде. Майлы күзле майор бу сыйдан Кәефләнде, тәмам исерде. Кадрен белеп юмарт бу өйнең, Ул тарттырды итек кунычын. Салып бирде аннан мундирын, Көмеш саплы матур кылычын. Майор ятты, юан корсаклы. – Йә, ач, – диде, – миңа кочакны! Сузып аңа ялан кылычны, Хатын әйтте аңа шул чакны: – Син хурладың минем җиремне, Син үтердең минем иремне… Инде тагын йөрәк хисемне Калҗа итеп сиңа биримме? Килешсә дә кылыч билеңә, Көтмә бүген ярдәм корычтан! Кылыч белән кердең илемә, Үлемең булыр шушы кылычтан. Шуннан хатын сузып яткырды Бу котырган камыр батырны. Көмеш сабына кадәр кылычны Йөрәгенә аның батырды. – Сый җитәрлек булды тилегә! Тыпырчынма, майор, тынычлан! Кылыч белән кердең илемә Һәм үлемең булды кылычтан.

Ишек төбендә

Үтеп барам шулай урам буйлап, Парадныйда күрәм: бер бала Звонокка үрелә, буе җитми, Аптырагач, карап уйлана. Мин балага киләм: – Әллә, – димен, – Звонокка буең җитмиме? – Җитми шул, – ди. – Кая, үзем басыйм. Бернеме, – дим, – әллә икеме?