реклама
Бургер менюБургер меню

Муса Джалиль – Моабитские тетради (страница 11)

18
Аннан, чыгып тышка, йөрәк яргыч Ачы тавыш белән сызгырды. Тау-тау булып дәрья дулкынланды, Яшен сукты калын имәнне. Эчпошыргыч шомлы тынлык басты Тирәдәге карсак өйләрне. Тик төн буе шагыйрь бүлмәсендә Ут балкыды көннән яктырак. Давылланып, аның йөрәгеннән Ак кәгазьгә хисләр актылар. Шагыйрь торды тынып таң алдыннан, Язганнарын җыйнап яндырды. Үзе китте чыгып… Җил басылды, Давыл тынды, ал таң кабынды. Төн утырып шагыйрь нәрсә язды? Нинди хисләр аны ярсытты? Язганнарын биреп җил иркенә, Таңда үзе кая ашыкты? Сез сорагыз аны исәр җилдән, Яшеннәрдән, дулкын тавыннан; Һәм сорагыз ямьсез төнне куып, Таң тудырган көчле давылдан.

Аерылу

Читен дә соң артык һичбер вакыт Күрешмәсне сизеп аерылу; Мәхәббәт һәм дуслык җир йөзендә Булган чакта бөтен байлыгың. Мәхәббәт һәм дуслык җебе белән Багланганда керсез күңелләр, Бер-берсеннән башка бар мәгънәсен Югалтканда җирдә гомерләр, Кинәт кенә ачы язмыш җиле Аера сине якын дусыңнан. Соңгы тапкыр үбү һәм күз яше Чыкмый аннан мәңге исеңнән. Күпме булды минем якын дуслар, Күпме иде сөйгән иптәшем. Калдым ялгыз, саклап яңагымда Һәркайсының кайнар күз яшен. Белмим, тагы нинди упкыннарда Мин чайкалып шулай йөзәрмен. Тик һәркайчан сулган яңагымда Соңгы яшен дусның сизәрмен. Күп татыдым җирдә мин ачысын Үзәк өзгеч авыр сагышның. Елатып һәм кайнар үбештереп, Дустым белән, язмыш, кавыштыр! Айлар түгел, еллар… авыр хәсрәт Тавы булып торды йөрәктә. Бер минутлык күрешү бәхете белән Инде, язмыш, мине бүләклә!

Дару

Кыз авырды, тәне ут шикелле, Сулгып-сулгып тибә йөрәге. Гаҗиз калды доктор, авыру кызга Бер дару да файда бирмәде. Яткан чакта авыру түшәгендә, Авыр төшләр белән саташып, Ачылды да ишек, юл киеменнән Кайтып керде кызның атасы. Маңлаенда батыр яра эзе Һәм билендә поход каешы. Еллар буе кызны зарыктырды Шул атаның йөрәк сагышы.