реклама
Бургер менюБургер меню

Муса Джалиль – Моабитские тетради (страница 1)

18

Муса Джалиль

Моабитские тетради

© Татарстан китап нәшрияты, 2016

© Татарское книжное издательство, 2016

Моабит дәфтәрләре

«Татарча язу танучы һәм бу дәфтәрне укучы дуска!

Моны язды татарның билгеле шагыйре Муса Җәлил. Аның тарихы болай. Ул 1906 елда туган. Фатиры Казанда һәм Мәскәүдә. Илдә иң зур шагыйрьләрдән санала. 1 942 елны сугышка килде һәм әсир төште. Әсирлектә күп азаплар чигеп, кырык үлемнән калып, ахырында Берлинга китерелде. Берлинда сәяси яшерен оешмага катнашуда, совет пропагандасы таратуда гаепләнеп кулга алынды, төрмәгә ябылды. Бәлки, аны үлем җәзасына хөкем итәрләр. Ул үләр. Ә аның әсирлектә һәм тоткынлыкта язган 115 шигыре бар. Ул шулар өчен кайгыра. Шуның өчен 115 нең 60 ын гына булса да күчереп калдырырга тырышты. Әгәр бу китап кулыңа төшсә, шигырьләрне яхшылап, дикъкать белән акка күчер, сакла һәм сугыштан соң, Казанга хәбәр итеп, үлгән татар халык шагыйренең шигырьләре итеп дөньяга чыгар. Минем васыятем шул!

«Бу төптә – 33 шигырь.

Әсирлектә һәм тоткынлыкта – 1942.IX–1943.XI арасында язганнарым – 125 шигырь һәм поэма. Ләкин кая языйм? – Үзем белән бергә үләләр.

Кыз җыры

Мин озаттым аны сугышка, Йөрәгемнең сүнмәс кояшын. Мин озаттым аны сугышка, Мәхәббәтем булсын юлдашы. Авыр булды аннан аерылу, Ни әйтсәң дә күңел күңел шул! Авыр булды миңа аерылу, Рәхәт булыр кайткач күрешү! Артык аңа барлык бүләктән Минем аны сөеп сагынуым, Артык миңа барлык бүләктән Батырлыгы белән саулыгы.

Хат (Җыр)

1

Сугыштан тынган арада, Каләмне манып карага, Хат язар идем сезгә. Их, кызлар, уңган сеңелләр, Хат язар идем сезгә. Сез кушып җырга хатымны, Телгә алсагыз атымны Урамда, өегездә. Их, кызлар, уңган сеңелләр, Урамда, өегездә.

2

Без дошманны илдән куып, Оясын көл итми торып, Өйгә кайтачак түгел. Их, кызлар, уңган сеңелләр, Өйгә кайтачак түгел. Кайтмасак та яныгызга, Без булсак җырларыгызда, Шатланыр иде күңел. Их, кызлар, уңган сеңелләр, Шатланыр иде күңел.

3

Без булсак илнең телендә, Дәрт үсә безнең күңелдә, Көч арта беләкләрдә. Их, кызлар, уңган сеңелләр, Көч арта беләкләрдә. Ирешербез тиз теләккә, Без булсак сезнең йөрәктә, Сез безнең йөрәкләрдә. Их, кызлар, уңган сеңелләр, Сез безнең йөрәкләрдә.

Кичер, илем!

Кичер мине, илем, синең бөек Исемең белән килеп сугышка, Данлы үлем белән күмалмадым Бу тәнемне соңгы сулышта. Юк, мин сине тузан бөртегедәй Сансыз гомрем өчен сатмадым. Волхов шаһит: изге сугыш антын Соң чиккәчә керсез сакладым. Мин курыкмадым өстән яңгыр төсле