Мухаммет Магдеев – Сызып ак нур белән… / Озари душу светом… (страница 21)
Без Г. Рәхимнең Көнбатыш һәм Көнчыгыш классикасы белән таныш икәнлеге, яшьтән үк аның Гёте балладаларын, Ибсен, Тагор әсәрләрен тәрҗемә итүе, Шекспир үрнәгендә сонетлар иҗат итүе турында язган идек. Яшь пролетариат әдәбияты вәкилләре өчен бу бик кыйммәтле сыйфат иде, һәм моның чагылышын без Г. Рәхимнең тәнкыйть мәкаләләрендә дә күрәбез. Мәсәлән, 1921 елда «Отелло» ның татар театрында куелу уңае белән, ул Шекспир әсәрләренең дөньякүләм тарихи әһәмияте турында язып чыга. Тәнкыйтьченең фикеренчә, Шекспир әсәрләренең озын гомерле булуы «аларның бөтен инсаният галәме өчен уртак булган кеше психологиясен тәшрих итүче әсәрләр булуындадыр»[80]. «Пролетариат әдәбиятының формалашуы чорында урта гасырлар әдәбияты (Сервантес, Шекспир һ. б.) пролетариатка азык була аламы?» дигән сорау бик еш куела, һәм татар тәнкыйтьчеләре бу мәсьәләдә бик күп төрле буталчык җавап биреп килә иде. Күргәнебезчә, Г. Рәхим бу җавабында сәнгатькә мөнәсәбәттә марксистик позициядә тора.
Г. Тукайның үлүенә 10 ел тулуны билгеләгән вакытта, Тукай «татар телендәге балалар әдәбиятына… нигез салучы» дип, кыю рәвештә матбугатта чыгучы да Г. Рәхим булды. «Тукай – диде ул, – бер яктан татар шигыренең атасы булса, икенче яктан, шөбһәсез, татар телендәге балаларга махсус әдәбиятны да башлап тудыручыларыннан хисапланырга тиеш»[81]. Г. Тукай мирасының вульгар социологизм елларында нинди катлаулы бәхәсләр, каршылыклар аша үткәне мәгълүм нәрсә. Г. Рәхим исә әнә шул катлаулы атмосферада Тукай мирасын, аның халыкчан иҗатын яклаучы һәм пропагандалаучы булып килде.
Әдәбият тарихында Г. Рәхимне марксизмнан ерак торган әдип дип бәяләү озак еллар буена дәвам итте. Ләкин аның егерменче еллар уртасындагы тәнкыйть мәкаләләрен тикшерсәк, татар халкының, татар әдәбиятының тарихын яхшы белгән галимнең әдәбиятны иҗтимагый процесстан аерып карауның ялгыш икәнлеген һәрвакыт әйтеп килгәнен күрербез. «Әдәбият кешеләрнең иҗтимагый тормышыннан килеп чыккан бер килеш булганга, – дип язды ул, – аны, тарих агымына салып тикшергәндә, шул иҗтимагый тормыш ягыннан торып карамый мөмкин түгел». Ләкин егерменче-утызынчы еллар тәнкыйтьчеләре (Г. Сәгъди, Ф. Сәйфи-Казанлы, Г. Толымбай), иҗтимагый формациянең гади өскормасы гына дип бәяләп, әдәбиятның үзенчәлеген искә алмыйлар иде… Г. Рәхим исә игътибарын нәкъ менә шуңа юнәлтә. Әдәбият-сәнгать тәнкыйтьчеләрен кисәтеп, ул болай ди: «Әдәбият тарихын өйрәнү анда гакес ителгән фикер вә идеология тарихын гына өйрәнүдән гыйбарәт икән дип уйланмасын. Әдәбиятның бу ягын өйрәнү аны эстетика (нәфасәт) һәм форма ягыннан өйрәнүне читтә калдырмый; ул һәр ике яктан өйрәнелергә тиеш»[82].
Бу фикер заманына күрә бик кирәкле иде һәм шул ук вакытта ул Г. Рәхимнең әдәбиятчы буларак алга таба үсешен дә күрсәтте. Әдәбият турында нәрсә генә язмасын, Г. Рәхим һәрвакытта да югары сәнгатьлелек өчен көрәш алып барды, поэзиядә үгет-нәсыйхәтчелекне тәнкыйть итте. Татар совет шагыйрьләренең «Көрәш җырлары» на кертелгән шигырьләре турында ул: «Татар шигыренең соңгы елларда никадәр алга атлаганын, ничаклы яңа гүзәллекләр кәшеф иткәнен күрү зур бер ифтихар вә канәгатьлек хисе уятадыр»[83], – дип язды.
Г. Ибраһимовның «Казакъ кызы» әсәре иң беренче тапкыр Г. Рәхим тарафыннан югары бәя алды. Тәнкыйтьче бу әсәрнең, «турыдан-туры тенденция вә агитациягә бирелмәстән, тыныч этика тонында тасвир» ителгәнен мактады. «Хикәя… гаҗәеп көчле, җанлы бер әйбер булып чыккан», – дип язды[84]. Кайбер каршылыклы фикерләре булуга карамастан, Г. Рәхимнең «Нәләтләр шагыйре» исемле мәкаләсе дә тәнкыйть тарихында зур игътибарга лаек. Ихтимал, Такташ иҗатына гомуми бәя бирү юлында бу иң беренче зур тикшеренүдер. Г. Рәхимнең бу мәкаләсендә әйткән фикерләре нәрсәгә кайтып кала соң? Беренчедән, ул яңа күтәрелеп килгән яшь Такташта зур талант барлыгын күрде. Ул аны «татар әдәбияты күгендә кинәт ялтырап яна башлаган яңа йолдыз» дип атады. «Хәзер бездә булган революция вә дингә каршы көрәш һавасында Такташка үзенең каләмен һичбер киртә белән чикләмәскә мөмкин булды, – дип язды ул. – Башлап әдәбият мәйданына ыргыткан әсәрләреннән аның шиксез зур бер талант булуы аңлашыла. Ифадәсе көчле, теле бай, шигъри илһамы ялкынлы»[85]. Шунысына игътибар итик: бу – әдәбият мәйданындагы төрле группаларның Такташка төрлечә гаепләр ыргытып мавыккан чорда язылды. Әнә шуңа күрә дә аның бу мәкаләсе ул чорда имажинист булган К. Нәҗми тарафыннан кире кагылды һәм Г. Рәхим нигезсез рәвештә дошманнар лагерендагы кеше итеп билгеләнде[86].
Бездә бик аз өйрәнелгән өлкәләрнең берсе – татар сәнгатенең тарихы. Әгәр беренче татар опералары турында тикшеренү алып барсак, һичшиксез, бу өлкәдә Г. Рәхим эшчәнлеге белән очрашыр идек. Мәгълүм булганча, татарның беренче опералары «Сания» һәм «Эшче», язылган вакытта ук, матбугатта зур шау-шу уятканнар. «Сания» нең язылуы чит илгә качкан татар эмигрантларының «большевиклар милли культураны кысалар» дигән гайбәтенә каршы удар була. «Сания» операсы турында Берлин, Рим журналларында уңай рецензияләр күренә, татар сәхнәсенең беренче казанышы турындагы хәбәр Америка, Япония газеталарында басыла[87].
«Сания» операсын татар сәхнәсенә чыгарганчы, составында Г. Рәхим булган гыйльми үзәкнең редакцион коллегиясе күп эш башкара. Гыйльми үзәк опера авторларына эшләү өчен уңай шартлар тудыру буенча махсус карар кабул итә[88]. 1927 елда Г. Рәхим үзе дә «Бүз егет» исемендә опера либреттосы яза башлый. Матбугаттагы хәбәрләргә караганда, операда, «саф мәхәббәт калыбында гына калмыйча, иҗтимагый нигезнең көчле итеп алынуына игътибар ителәчәк» булган[89]. Кызганычка каршы, бу опера дөньяга чыга алмый кала. 1927 елда Г. Рәхим Бөтенроссия культура мөнәсәбәтләре җәмгыятенең (ВОКС) соравы буенча рус телендә «Татарстан Республикасында сәнгать» дигән мәкалә яза. Бу мәкаләдә Г. Рәхим татар музыкасының үзенчәлеге, татар театрының кыскача тарихы турында мәгълүмат бирә. Ф. Бурнаш һәм К. Тинчурин кебек сәнгать осталарын «революцион настроениеле яшь көчләр» дип атый[90]. Ул шулай ук М. Парсин, К. Тинчурин, З. Солтанов, Ф. Бурнаш, К. Әмириләр белән берлектә гыйльми үзәкнең театр комиссиясендә дә эшли[91]. Татар әдәбияты теоретикларыннан сәнгатькә якынрак кеше буларак ул «Эшче» операсы турында матбугатта махсус мәкалә белән чыга. Анда ул «Эшче» нең «Сания» операсына караганда эшләнеше ягыннан алда икәнлеген күрсәтә. Музыкасының да, милли рамкаларда гына калмыйча, «интернациональ музыкага таба зур адым ясаган» лыгын әйтә. «Музыкада, – ди тәнкыйтьче, – эшчеләр арасында көрәш настроениеләренең үсүен күрсәтүдә моментлар булганы шикелле, милли халык музыкасы да крестьян авыл тормышын, кайгы моментларын, изелү тойгыларын бирү юлында гаҗәп уңышлы кулланылган. Менә бу якны композиторларның зур уңышларыннан санарга кирәк». Г. Рәхим шулай ук, тәнкыйтьчеләрдән беренче буларак, операның җитди кимчелекләрен дә күрсәтте[92].
Аның бу мәкаләсе, теге яки бу әдипкә тискәре тамга сукканчы, беренче чиратта аның хезмәтләре белән ныклап танышырга кирәклеген тагын бер мәртәбә кисәтә һәм Г. Рәхимнең марксизмны эзлекле рәвештә үзләштереп килгән сәнгатькяр икәнлеген раслый.
Егерменче елларның урталарында татар сәнгате кинематограф белән тыгыз бәйләнештә була. Бу елларда Казанда «Койрыклы йолдыз» һәм «Булат батыр» исемле кинофильмнар эшләнә. 1925 елның 25 октябрендә гыйльми үзәкнең татар редакция коллегиясе утырышында татар фильмы мәсьәләсе карала. Киңәшмәдә татар тормышы турындагы фильмның нигезенә 1905–1917 елгы вакыйгаларны алырга дигән уртак фикергә киленә һәм Г. Ибраһимовның «Безнең көннәр» романы сайлап алына. Бу роман буенча сценарий эшләү Г. Рәхимгә тапшырыла[93]. Безгә билгесез сәбәпләр буенча фильм эшләнмичә кала.
Инде Г. Рәхимнең әдәбият, мәдәният тарихы өлкәсендәге эшчәнлегенә килик. Аның ул өлкәдәге эшчәнлеге искиткеч күпкырлы һәм бу материаллар гәрчә бүгенге әдәбиятчыларыбыз тарафыннан бик нык файдаланылсалар да, аның исеме һәрвакытта да телгә алына дип әйтеп булмый.
Г. Рәхимнең тарих белән кызыксынуы бик яшьтән башлана. 1915 елда Мәскәү сәүдә институты студенты Г. Рәхим каникул вакытында Болгар хәрабәләренә бара һәм халык теленнән «Хуҗалар тавы» дигән легенда язып ала[94]. Тарих, борынгы кабер ташы язмалары, кулъязмалар белән кызыксыну җирлегендә ул тарихчы, әдәбиятчы, язучы Газиз Гобәйдуллин белән якынлаша.
Октябрь революциясенең беренче көннәреннән соң ук бу ике галим борынгы татар әдәбияты буенча беренче кулланмалар язу эшенә керешәләр. 1921–1923 елларда әлеге кулланмалар өч бүлектә аерым-аерым китап булып басылып чыгалар. Егерменче еллар матбугаты Г. Газиз һәм Г. Рәхимнең ул хезмәтләре турында күп шаулады, күптөрле фикерләр әйтелде. Бу хезмәтләргә тулы бәя бирү – тарихчылар эше. Әлбәттә, аларның методологиясендә хаталар бар иде, һәм бу хаталар үз вакытында ук күрсәтелделәр. Авторларның эшендә зур кимчелек итеп төрки әдәбият белән госманлы-төрек әдәбиятыннан татар әдәбиятын аерып бирмәүләрен күрсәттеләр. Бу хәл исә вульгар социологлар тарафыннан галимнәргә «пантюркист» тамгасы тагарга бер дәлил булды. «Монда без татар әдәбияты тарихын түгел, бәлки төрек татарлардагы язмалар, китаплар, документлар, васыятьнамәләр тарихын күрәбез», – дип язды Г. Сәгъди бу хезмәтләр турында[95]. Әдәбиятчы Җ. Вәлиди шул уңайдан ул чор өчен икенче бер тайгак фикерне мәйданга ташлады. Г. Газиз һәм Г. Рәхим хезмәтләренең беренче кисәгенә язган рецензиясендә ул: «Безнең әдәбиятыбызның башын урхоннардан, уйгырлардан эзләп маташмаска кирәк, ул Идел буенда туып үсте дип дәгъва итүчеләр ялгышалар», – дип язды.