реклама
Бургер менюБургер меню

Мухаммет Магдеев – Сызып ак нур белән… / Озари душу светом… (страница 23)

18

Җәмгыять, татар халкының авыз иҗатын, сәнгатен, этнографиясен, эпиграфик истәлекләрен өйрәнү өчен, күп санлы экспедицияләр оештырды, Татарстанның археологик картасын төзеде. Берлин, Гамбург, Лондон, Рим, Гельсингфорс университетлары, Харбин, Дерпт, Нью-Йорк китапханәләре белән бәйләнештә торды[112]. Г. Рәхим әнә шундый зур фәнни оешмада даими рәвештә секретарьлык вазифасын башкарды. Татарстан тарихына кагылышлы бик күп материаллар бу чорда Г. Рәхим тарафыннан эшкәртелделәр. Кырым һәм Литва татарлары тарихы буенча әдәбиятның библиографиясен берничә мәртәбә Г. Рәхим төзеде[113]. 1930 елда аның хәзерге тел галимнәре өчен бик кыйммәтле булган «Моннан йөз ел элек татарча аңлатмалы сүзлек төзү проекты» дигән тикшеренүе матбугатка чыкты. Г. Рәхим монда Казан университетының тел бүлеге деканы Ф. И. Эрдман тарафыннан 1829 елда төзелгән сүзлек проекты турында бик киң мәгълүмат бирә. Сүзлекләр төзү тарихына тирән экскурс ясаганнан соң, ул мондый нәтиҗәгә килә: «Бары тик Бөек революция генә бүгенге лингвистик фән югарылыгында торырлык, тулысынча фәнни нигезләнгән татар теленең аңлатмалы сүзлеген татар галимнәренең үз көчләре белән төзергә һәм Татар Совет Социалистик Республикасының дәүләт культура-мәгариф органнары исәбенә бастырып чыгарырга мөмкинлек ачты. Мөхтәрәм татар галиме лингвист Җ. Вәлиди тарафыннан төзелеп, хәзерге көндә гыйльми үзәктә бастырылырга әзерләнгән татар теленең тулы сүзлеге нәкъ менә шундый җитди хезмәт булып исәпләнә»[114] (русчадан тәрҗемә безнеке. – М. М.).

Болардан тыш, Г. Рәхим Татарстанны өйрәнү җәмгыятендә һәм гыйльми үзәктә күп санлы докладлар белән чыга, рецензияләр яза, тәрҗемәчелек белән шөгыльләнә. Мәсәлән, Татарстанны өйрәнү җәмгыятендә ул «М. Корбангалиев эшчәнлегенең 30 еллыгы» дигән доклад ясый, бу доклад соңыннан аерым китап булып басылып чыга. Бакудагы тюркология съездына әзерлек чорында ул «Яфәтизм назариясе хакында» дигән фәнни доклад әзерли («О яфетической теории»), Г. Алпаров җитәкчелегендәге алфавит комиссиясендә эшли. Гыйльми үзәк 1926 ел 20 май утырышында татар халык иҗатын җыю мәсьәләсен карый. Бу утырышта татар халык иҗатын өйрәнү эше өч юнәлештә булырга тиеш дип билгеләнә: 1) халык арасыннан язып алу; 2) җыелган әсәрләрне бастыру; 3) халык иҗаты буенча теоретик хезмәтләр бастырып чыгару. Татар халык иҗатын туплау, эшкәртү буенча төзелгән комиссиягә М. Корбангалиев, X. Бәдигый һәм Г. Рәхим кертеләләр. Профессор В. Ф. Смолинның өлкәне өйрәнү буенча кулланмасын татар җирлегенә күчереп эшләүне гыйльми үзәк Г. Рәхимгә тапшыра. Болардан тыш, ул тагын берничә иҗтимагый-политик китап тәрҗемә итә, Баку съезды турында аерым китап чыгара. X. Бәдигыйнең «Мәкальләр һәм табышмаклар» дигән китабын чыгарышуда да Г. Рәхимнең хезмәте зур була. 1927 елда аның балалар өчен «Америка нинди җир?» исемендә рәсемле китабы чыга. 1930 елда «Авылны өйрәнү» дигән программа-кулланма китабы басыла һ. б.

Г. Рәхим татар әдәбиятын һәм татар совет фәнен үстерүгә күп көч куйган галим иде. Алда әйткәнебезчә, бер мәкаләдә аның хезмәтләрен санап чыгу да, аларга бәя биреп бетерү дә мөмкин түгел. Әлегә аның әдәби, фәнни мирасы бик таркау ята. Безнең уебызча, инде бу галимне әдәбиятка һәм совет фәненә иткән файдалы хезмәте буенча бәяләргә вакыт җитте. Галим мирасының егерменче, утызынчы еллардан килгән авазы безне рухи байлыгыбызга карата игътибарлы булырга чакыра.

«Үзен совет, партия иркенә биргән кеше…»[115]

Журналист, тәнкыйтьче, әдәбият теоретигы Галимҗан Нигъмәтинең исемен телгә алу белән, ирексездән Г. Ибраһимовның сүзләре хәтергә килә. Ул болай дип язган иде: «Кайбер мәҗидләр (талантлы, данлы кешеләр. – М. М.) үзләренең куәтләре беткәннән соң да яшиләр. Кайберәүләр әллә ничаклы иҗади көчне үзләре белән кабергә алып китәләр».

Профессор Галимҗан Нигъмәти соңгыларыннан иде.

Нигъмәтинең иҗат гомере нибары 20 ел дәвам итте һәм шул вакыт эчендә ул крестьян егете өчен искитәрлек катлаулы, кызыклы тормыш мәктәбе үтте. Башкортстанның Өйдрәкбаш авылы крестьяны Әмирҗан агайның улы Галимҗанны без башта шул заманның мәшһүр уку йортларыннан булган «Галия» дә күрәбез…

…КУТВ 1921 елда ачылып, анда 62 милләт вәкилләреннән 1015 кеше укып чыга. Бу университетта татарлардан барлыгы 108 кеше белем ала. Анда укыганда, Нигъмәти татар әдәбиятыннан үзе дә дәресләр бирә.

Татар совет интеллигенциясе Идел буенда 1921–1922 елларда булып узган ачлыкка каршы көрәшнең беренче сафларында булды. Редакторы Фәтхи Бурнаш булган «Татарстан» газетасы бу көрәштә зур роль уйный. Татар язучыларының әсәрләреннән Г. Ибраһимов җитәкчелегендә «Ярдәм» мәҗмугалары бастырыла, аның гонорары ачларга ярдәм фондына тапшырыла. Шул вакытта Мәскәүдәге «Эшче» газетасында яшь журналист Г. Нигъмәтинең ялкынлы мәкаләсе күренә. «…һәркем алган паёгының уннан берен ачларга бирсен яки ун кеше бергәләп кимендә бер баланы тәрбиягә алсын, – дип яза ул. – …Революциянең җиңүе Волганың терелүенә, аның терелүе дә безнең һәркаюыбызның ныклап ярдәмгә килүебезгә багъланган».

1922/23 уку елында Нигъмәти Дәүләт журналистика институтында (ГИЖ) укый. Институтта укыганда ук ул татар-башкорт матбугатының үсеше, совет әдәбиятының беренче адымнары турында мәкаләләр белән газета-журналларда күренә. Бу чорда ул төпле рәвештә марксизм-ленинизм нигезләрен өйрәнә. Партия аны Үзәк Башкарма комитетының матбугат бүлегенә эшкә җибәрә.

1926–1928 елларда Г. Нигъмәти Казанда «Кызыл Татарстан» газетасының редакторы булып эшли. Инде шактый тормыш тәҗрибәсе туплаган Нигъмәти, газетаның идеологик йөзен тирәнәйтү, укучылар массасы белән бәйләнешен арттыру өчен күп көч куя. Газета бу чорда татар әдәбияты мәсьәләләре белән якыннан кызыксына һәм әдәби тәнкыйтькә үзенең битләрендә киң урын бирә. Нигъмәти бу газетада системалы рәвештә Ленинның әдәбият-сәнгать турындагы фикерләрен пропагандалады. М. Горький, А. В. Луначарский һәм башкаларның карашлары белән татар укучысын таныштырды. Тәнкыйтьче буларак Нигъмәти группачылык көрәшләреннән читтә торды, совет матбугатында үзенең субъектив фикерләрен уздырудан сакланды. Ул татар демократик әдәбиятын «иске мирас» дип кире кагучыларга каршы көрәште, мәкаләләрендә һәрвакытта да пролетариат культурасы турындагы Ленин фикерләренә нигезләнеп фикер йөртте. Әдәби тәнкыйть мәйданында Нигъмәти марксизмның сәнгать теориясе белән коралланган туры сүзле, сабыр, кешелекле тәнкыйтьче буларак танылды. Аның ягымлы җылы сүзен, төпле киңәшен Х. Туфан, Һ. Такташ, М. Крыймов, М. Галәү һ. б. һәрвакыт ишетеп килделәр. Бүген өлкән буын дип исемләнгән М. Әмир, И. Гази, Ш. Маннур, А. Шамов кебек язучылар да – заманында Г. Нигъмәтинең тәнкыйть сүзен ишеткән, аннан ярдәм алган кешеләр.

Нигъмәти Татарстан Язучылар оешмасын төзүчеләрдән берсе булды. 1927 елның 9 февралендә ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты Г. Ибраһимов һәм Ф. Бурнашның «Татар әдәбиятчылары җәмгыяте» төзү турындагы докладларын тыңлый. Тиз көннән конкрет тәкъдим кертү өчен бер комиссия төзелә. Аның составында Г. Ибраһимов, Ф. Бурнаш, Г. Нигъмәти һәм Г. Толымбай булалар. Шул ук вакытта Нигъмәти партия өлкә комитетының органы булган «Җитәкче» журналында актив эшли. 1928 елда журнал үзенең төп әдәби көчләре итеп Г. Нигъмәти, С. Борһан, Ф. Сәйфи-Казанлы, Г. Ходаяров, С. Атнагулов һәм башкаларны күрсәтте. Журналда Нигъмәтинең Г. Ибраһимов юбилее уңае белән тирән эчтәлекле мәкаләсе басылды.

1929 елда партия өлкә комитеты Татарстан язучыларының Советлар Союзы буенча экскурсиясен оештыру буенча эш башлады. Экскурсия турында партия өлкә комитеты бюросы махсус карар кабул итте. Нигъмәти экскурсия составында күпкырлы эш алып барды. Ул, Мәскәүдә туктаган вакытта, киң катлау җәмәгатьчелек каршында «Татар әдәбиятының хәзерге хәле» турында доклад ясады, Бакуга баргач, андагы матбугатта мәкаләләр белән катнашты. Экскурсиягә совет матбугаты зур игътибар бирде, аның турында, үзәк матбугаттан тыш, «Вечерняя Москва», «Бакинский рабочий» һ. б. газеталар язып чыктылар.

1929 елда Көнчыгыш педагогия институты Г. Нигъмәтине педагогик эшкә чакыра. Монда ул татар әдәбияты буенча кадрлар әзерләүгә зур көч куя. 1934 елда аңа профессор исеме бирелә. 1935 елда ул, Оренбург пединститутына барып, анда татар әдәбияты буенча лекцияләр укый.

Г. Нигъмәтидә талантлы журналист, әдәбият теоретигы, дәүләт эшлеклесе кебек сыйфатлар бергә берләшкәннәр иде. Институтта эшләгән вакытта ул күпкырлы дәүләт эше алып бара: марксизм институтында секция мөдире булып эшли. Татар дәүләт академия театрының художество советына җитәкчелек итә, «Яңалиф» журналының җаваплы редакторы була.

Г. Нигъмәти – егерменче елларда татарлар арасында марксистик әдәбиятны пропагандалау буенча зур эш алып барган кеше. Аның «Коммунизм турында», «Сәяси лөгать», «Көнбатыштагы сыйнфый көрәшләр тарихы» кебек китаплары заманында татар укучыларының өстәл китаплары булып йөртелделәр.

Г. Нигъмәти – «Әдәбият мәйданында», «Революция елларында әдәбиятыбыз», «Әдәбият һәм тормыш» кебек зур күләмле әдәби-теоретик хезмәтләрнең дә авторы.

Аның Г. Ибраһимов, Г. Тукай, М. Гафури, Г. Коләхмәтов, Һ. Такташ, Ш. Камал, К. Нәҗми әсәрләре турындагы хезмәтләре татар совет әдәби тәнкыйтенең нигез ташлары булдылар. Әгәр Нигъмәти бүген дә исән булса иде, моннан кырык ел элек язган тәнкыйть хезмәтләре өчен аңа һич тә кызарырга туры килмәс иде. Бу инде – тәнкыйтьче өчен, чыннан да, зур бәхет.