Мухаммет Магдеев – Сызып ак нур белән… / Озари душу светом… (страница 19)
Безгә очраган документлар арасында Г. Рәхимнең Казан университетының фәнни китапханәсе директоры профессор Парфентьевка 1934 елның 19 октябрендә язган гаризасы бар. «Көнчыгыш телләрен беләм. Үземнең шул белемемне Сезнең китапханәдәге кулъязмаларны өйрәнүдә файда китерер дип ышанам һәм, шуны искә алып, миңа эш бирүегезне сорыйм», – дип язган Г. Рәхим[57].
1934 елның 21 октябреннән ул китапханәнең кулъязмалар бүлегенә гыйльми консультант итеп алына. Китапханәдә Г. Рәхим бик зур эш башкара. Нәкъ шул вакытта СССР Фәннәр академиясе каршындагы «Төркия белән фәнни элемтәгә ярдәм итү комитеты» китапханәгә махсус документ җибәрә. Бу документта Казан университеты китапханәсендәге әдәбият, тарих, фольклорга кагылышлы кулъязмаларны, китапларны Төркия белән алмашып өйрәнү өчен әзерләргә кушыла. Бу катлаулы эш Г. Рәхимгә йөкләтелә һәм кулъязмаларны эшкәртүгә ул искиткеч зур хезмәт куя…
Казан университеты гыйльми китапханәсендәге кулъязмаларны тәртипкә салу эшен Г. Рәхим башлап җибәргән. Бу чорда ул китапханәдәге гарәп, фарсы телендәге күп кенә хезмәтләрне, шул исәптән математика, астрономия кебек фәннәрнең кулъязмаларын эшкәртә. 1936 елның 9 ноябреннән ул Казан дәүләт банкына эшкә урнаша һәм 1938 елга кадәр шунда эшли[58].
Инде әдипнең иҗат эшчәнлегенә килик. Г. Рәхим бер үк вакытта хикәяләр, драма әсәрләре, шигырьләр язган, фольклор буенча тикшеренүләр алып барган. Матбугатта беренче мәртәбә ул 1909 елда күренә. Шунысы гаҗәп: булачак әдип (аңа бу вакытта нибары 17 яшь!) матбугатта беренче тапкыр шигырь белән дә, хикәя белән дә түгел, ә «Җир йөзе» дигән «җәгърәфия дәреслеге» белән чыга. Бу китап 84 рәсем һәм бер харитә (карта) белән чыгарыла. Ул рус телендәге «Вокруг света» дигән китапка нигезләнгән. Схоластик әсәрләр белән башы әйләнгән татар шәкертләренә андый дөньяви китапларның тәкъдим ителүе җәмәгатьчелек тарафыннан хуплап каршы алына. «Тиҗарәт мәктәбенең өченче сыйныф талибәсеннән 16–17 яшьлек яшь бер шәкерт» нең бу китабына бәя бирүче кешеләрнең беренчесе күренекле язучы Г. Камал була. Бу китапның «лисаны гаять җиңел һәм гүзәлдер» дип яза ул. Г. Камал шул ук вакытта яшь мөхәррирнең каләмендә өмет барлыгын сизенә. Ул аны «киләчәктә әдәбиятымызга хили зур хезмәтләре күрсәтүе мәэмүл булган кәнҗ мөхәрриремез» дип атый. «Китапның язылуына, гыйбарәләренең гүзәллегенә, ифадәсенең сәдалегенә караган кешенең, – ди Г. Камал, – Мөхәммәтгали әфәнденең кабилиятенә тәхсин идачәгенә һәм киләчәктә Мөхәммәтгали әфәндедән әдәбиятымызга зур хезмәтләрене өмид идачәгендә шөбһә кыйлмыйбыз»[59].
Ләкин Г. Рәхим матур әдәбиятка көннән-көн ныграк тартыла бара. Аның матур әдәбият өлкәсендә беренче каләм сынавы өй шартларында бара. Гаилә эчендәге балалар өчен кечкенә-кечкенә әкият китапларын ул үзе әзерли – эчтәлеген яза, кулдан язган битләрдән китапчык итеп тегә һәм балаларга укый. Шуның өстенә ул акварель белән дә шөгыльләнә, аерым әдәби әсәрләргә иллюстрацияләр ясый. Бераздан үзенең сеңелләре һәм дус-ишләренең балалары өчен йорт спектакльләре оештыра башлый. Бу спектакльләрдә Г. Рәхимнең үзе язган пьесалары да куела, кайбер вакыт балалар өчен Көнбатыш классикасын да тәрҗемә итә. Аның сеңлесе Рауза Габдрәхимованың сөйләвенә караганда, шундый спектакльләрдән Гётеның «Урман патшасы» дигән әсәре сәхнәгә куела. Бу әсәрне Г. Рәхим тәрҗемә иткән (тәрҗемәнең Г. Рәхимнең үз кулы белән язылган ике варианты табылды). Истәлекләргә караганда, монда урман патшасы булып Г. Рәхим үзе киенгән, һәм спектакль яшүсмерләргә искиткеч көчле тәэсир иткән.
Шулай итеп, унынчы еллар башында Г. Рәхим иҗат эшенә чума. 1913 елдан башлап, ул даими рәвештә «Ак юл» журналына языша. Бу журналда аның халык иҗатына нигезләнгән әкият-хикәяләре басылып чыга. «Ак юл» да яшь язучының «Дускайлар», «Бәхет эзләү», «Үги кыз», «Битлек», «Чирле чебеш», «Карга оясы», «Җәйге кояш астында», «Габдерәшит бабай» һ. б. хикәяләре дөнья күрә. Күпчелек хикәяләрендә Г. Рәхим авыл табигатенең матурлыгын җырлый, тереклек дөньясының гармониясен бирә. Яшь язучының бу чордагы хикәяләре өчен бернәрсә хас: ул табигать белән кеше арасында гармония табарга тырыша. Бу омтылыш анда шулкадәр көчле ки, автор, образлар тудырганда, рационализм методы белән эш итә. Үсеп килә торган капиталистик укладның крестьян тормышын ничек җимергәненә тырышып-тырышып күзен йомган хәлдә, Г. Рәхим «Габдерәшит бабай» ны иҗат итә. Анда автор – чын-чынлап рационалист: ул бөтен күңеле белән патриархаль крестьян хуҗалыгының идиллиясен эзли, шул шартларда гармоник шәхесне тасвирлый. Бу, хикәя язучы буларак, Г. Рәхимнең әле XIX йөз әдәби эстетик принциплары коллыгында икәнлеген күрсәтә. Әнә шуңа күрә аның күпчелек хикәяләрендә дидактизм өстенлек итә («Битлек» һ. б.).
Прозаик буларак, ихтимал, Г. Рәхим халык әдәбияты сюжетларына корылган хикәяләре белән танылгандыр. Мондыйлары исә аның унынчы-егерменче еллар тирәсендә мәктәп балалары арасында иң популяр әсәрләр булган. Мәсәлән, «Үги кыз», «Гөлчәчәк», «Камыр батыр», «Алдар таз», «Алты аяклы айгыр» кебек әкиятләр, беренче тапкыр Г. Рәхим тарафыннан балалар өчен эшкәртелеп, хикәя формасында бирелгәннәр. Соңыннан беренче баскыч совет мәктәпләре өчен чыгарылган «Балалар күңеле» сериясе буенча бу әкият-хикәяләр аерым китаплар итеп басылалар.
Г. Рәхим – драматургия өлкәсендә дә каләм сынап караган кеше. Революциягә кадәр татар театрында аның «Дача кайгысы» исемле комедиясе бара. Алдына куйган проблемасы бик үк яңа булмаса да (яңача күренергә теләгән татар бае белән аның мещан хатыны арасындагы каршылыклар), Г. Рәхим җиңел телле, төзек сюжетлы пьеса тудыра алган. «Йолдыз» газетасы аның бу пьесасына уңай бәя бирә. «Ул – чын-чыннан әдәби әсәр, – дип яза газета. – Анда фәлсәфә сату, фикер сөйләү катгыян юк. Тормыш – менә «Дача кайгысы» ның күрсәтергә тырышкан ягы. Бу әсәрдә тормыш дөрес алынган. Шулай булмый да хәле юк, аның мөхәррире шул сыйныфтан чыккан. Мөхәррир хәкыйкатән шул мохиттә үскән. Ул аны сүкми, орышмый, бары күрсәтә: «Мә, – ди ул, – караңыз, менә сезгә бу тыштан гына ялган Аурупа мәдәнияте кергән буржуа татар тормышы!».
Г. Рәхимнең Октябрь[60] революциясенә кадәрге хезмәтләреннән тагын бер тармагы – әдәби тәнкыйть һәм әдәбият теориясе. Әдәби тәнкыйть өлкәсендә аның хезмәтләре әллә ни күп түгел. Арадан әһәмиятлесе – «Тукаев – халык шагыйре» дигән мәкаләсе. Бу мәкалә безнең хәзерге әдәбият белгечләребез тарафыннан бик нык тәнкыйтьләп киленә. Моңа, гадәттә, Г. Рәхимнең Тукайны милләтнең бөтен сыйныфлары өчен дә уртак шагыйрь итеп күрсәткәнен алалар. Бу мәкаләдә автор, чыннан да, шул фикерне уздыра. «Тукаевны, – ди ул, – иң югары сыйныфлардан алып иң түбәнге сыйныфларга кадәр беләләр». Ләкин монда без бернәрсәгә игътибар итик: бу мәкалә 1913 елда, Г. Ибраһимовның «Татар шагыйрьләре» дөньяга чыккан елда языла. Мәгълүм булганча, «Татар шагыйрьләре» китабына әдәбият сөючеләрнең реакциясе бик кискен була, күпчелек Г. Ибраһимовның халык шагыйре Тукай иҗатына кимсетелүле мөнәсәбәтен кабул итми һәм бу мөнәсәбәтне уңае чыккан саен матбугатта белдереп баралар.
Г. Рәхим, шулай итеп, Ибраһимов концепциясенә каршы буларак, Тукайны яклаучы ролен башкара. Аның шул ук мәкаләсендә Тукай белән С. Рәмиевне чагыштырып тикшерүе дә очраклы түгел. Тагын шунысы да бар: Г. Рәхимнең «татар әдәбияты туганнан ук гомуми булып туды» дигән сүзләренең нигезендә иҗтимагый төшенчә ятмый. Бу фикерне ачыклап, ул үзе үк болай ди: «Моңа сәбәп (әдәбиятның гомумилегенә. – М. М.), әлбәттә, әдәбиятыбызның теле халык теле булуыдыр»[61]. Күргәнебезчә, тәнкыйтьче монда бары тик тел категориясеннән генә чыгып фикер йөртә, татар җәмгыятендә сыйнфый бүленеш булмаган дигән фикер уздырмый. Әлбәттә, Г. Рәхим әдәбиятны әле иҗтимагый категория итеп карауга кадәр күтәрелмәгән һәм бу хәл аның башка мәкаләләрендә дә сизелә.
«Аң» журналының 1914 елгы саннарында Г. Рәхимнең «Халык әдәбиятымызга бер караш» дигән зур тикшеренүе басыла. Кайбер кимчелекләре булуга карамастан, монда яшь галимнең халык әдәбиятына мөнәсәбәттә Тукай мәктәбе шәкерте һәм әдәбиятта, гомумән, халыкчанлык тарафдары икәнлеге ачык күренә. Ислам дине хаким сыйныфларның идеологик коралы булган бер заманда Г. Рәхим халык әдәбиятына ислам дине салган зарар турында буржуаз матбугатта кыю рәвештә әйтеп чыга. Борынгы мәҗүсилек заманындагы халык әдәбияты үрнәкләрен табуның бик кыенлыгын ул болай аңлатты: «Музыка вә җырлар шикелле һәртөрле күңел ачуларга каршы булган ислам дине татар җырларын да кыскан, аларны җырлауны да намәшругъ дәрәҗәсенә төшереп, татар җырларының начарлануы иң зур сәбәпләрдән булган»[62]. Бу шул заман өчен бик кыю адым иде. Аннан соң Г. Рәхимнең бу тикшеренүендә, цивилизация үсү белән, халык әдәбиятының урынын язма әдәбият ала дигән фикер дә бөтенләй үк нигезсез булмаса кирәк. Фольклорның кайбер жанрлары өчен бу, чыннан да, шулай бит. К. Марксның «Дары һәм кургаш заманында Ахиллес булуы мөмкинме?» дигән соравын гына искә төшерик. Шуңа күрә Г. Рәхимнең бу фикерендә реакцион романтизм шаукымы бар дигән галимнәр белән килешүе кыен.
Кыскасы, Г. Рәхим әдәбият өлкәсендәге теоретик хезмәтләрендә әлегә материалистик фәлсәфәне үзләштереп бетермәгән халыкчанлыкны яклаучы буларак формалаша.
1917 ел Февраль революциясе булды. Үзен теге яки бу сыйныф белән бәйләмәгән яшь татар зыялысы өчен катлаулы чор башланды. Монархияне бәреп төшергәнгә шатлану гына җитми, алдагы көн өчен кыйблаңны билгеләргә кирәк иде. Эзләнү, көтү, яктылыкка, тагын да зуррак хөррияткә өмет, дәртләнү Г. Рәхимгә дә хас булды. Тәҗрибәсезлеге аны «Корылтай» газетасына алып килде. 1917 елның 7 июль санында басылган «Сәнгать вә әдәбият» дигән мәкаләсендә Г. Рәхим язучының, шагыйрьнең бөтен язмышы революция белән бәйле, революция үзе поэзияне уята, үстерә торган күренеш икәнлеген кыю рәвештә әйтә. «Инкыйляб заманы аз гына сизгер булган кешене шагыйрь ясый», – ди ул. Ихтилялчылар – «садәдел хыялпәрәстлар. Шагыйрьләр алар, чын-чын шагыйрьләр!»[63] Г. Рәхимнең раславынча, әдәбиятыбызның күтәрелүенә, кеше күзенә күренерлек булып җитешүенә 1905 ел революциясе сәбәп була. Иҗтимагый-сыйнфый көрәшләрдән моңарчы читтә торган әдипнең Февраль революциясен «зур ихтилял» дип ышануы да бик табигый. Ләкин әдипнең кешелек җәмгыятендә революциянең гомумән роле турындагы фикерләре белән исәпләшмичә мөмкин түгел. «Инкыйляб вакытында, – ди ул, – гакыллар, фикерләр җитезрәк эшли, хыял, зиһен кайный… Фитрәт заманында күгәреп басылып яткан сәнаигы нәфисә әбелхәят белән сугарылган иреклек һавасында җанлана, хәрәкәтләнә, аякка баса… Бөек эшләр эшләнсәләр, бары тик инкыйляб заманында гына эшләнеп кала алалар. Гомумән, халыкның рухы күтәрелгән заманда гына зур эшләрне барлыкка чыгарырга мөмкин»[64].