реклама
Бургер менюБургер меню

Мухаммет Магдеев – Сызып ак нур белән… / Озари душу светом… (страница 17)

18

Бәхетсезлекнең сәбәбе нәрсәдә? Мәгърифәтче Солтан Рахманколый моны шәхси фаҗигадән яки иң күбе һөнәрсезлектән, гариплектән күрә. Шуннан эчкәре керергә аңа мәгърифәтчеләргә хас булган карашлар мөмкинлек бирми. Ләкин аның дәреслекләрендә инде схоластика заманындагы «сагыз чәйнәү» юк. Монда табигать, җир-су, игенчелек, бакчачылык турында сөйләнелә, микроскоп белән дә таныштырыла. Хәтта шул заман укыту программаларының нигезендә яткан дини фанатизм да бөтенләй мәгърифәтчеләрчә, «калак сөягенә әйләндереп» салынган. «Кеше, үзенең киләчәген белү өчен, элек-электән әллә ниләр уйлап чыгара килгән, – ди С. Рахманколый. – Әмма мин боларга ышанмыйм. Төш юрау, фал ачу кебек эшләр – барчасы сафсата, барчасы юк эшләр». Шулай булгач, дин нәрсә соң? Әллә бөтенләй буш нәрсәме? Юк, автор карашынча, дин менә нәрсә: «Минем ышанган нәрсәм шул гына ки, әгәр мин берәүгә усаллык кылсам, үземә дә начар булачак, һәм, әгәр мин бер көн эшләмәсәм, иртәгә, шөбһәсез, ач утырачакмын». Бу караш инде, – гәрчә мәгърифәтчелек белән сугарылган булса да, схоластик диндарлык белән чагыштырганда, бер адым алга таба барыш.

Шундый үзенчәлекле, ләкин каршылыклы фикерләр аның «Кыйраәт китабы» ның икенче кисәгендә дә күзгә ташлана. (Бу китапның соңгы басмасы 1916 елда чыга.) Автор балаларга дөньяви белем бирә: җирнең шар формасында икәнен, физика законнарын, химия фәненең нәрсә икәнен, кешенең анатомиясен, тарихи вакыйгаларны сөйли дә – бу хәлләрнең барысы да Алладан дип хөкем чыгара. Кыскасы, химия дә, физика да, география дә Алладан. Китапта, болардан тыш, әдәбият теориясеннән дә мәгълүмат бирелә. Анда «Шигырь һәм нәсер» дигән кечкенә бер бүлек бар. Гомумән, китапта алдынгы рус педагоглары К. Д. Ушинский, Л. Н. Толстой һ. б. йогынтылары сизелә. Тарих материалларын ул Карамзинга нигезләп биргән.

Революциягә кадәрге татар мәктәпләрендә С. Рахманколыйның «Кыйраәт» китаплары төп дәреслекләрдән булып килделәр һәм татар баласын схоластик «мөһмәлат чәйнәүдән» азат итү юлында файдалы эш башкардылар.

С. Рахманколый 1916 елның 8 апрелендә үлә.

Рахманкуловларның семья архивы янгын вакытында бөтенләй һәлак булган. Шуңа күрә аларның эшчәнлеге турында, нигездә, матбугатта язылган мәкаләләрдән һәм Габделмәннан абзыйның кече кызы, РСФСРның халык артисткасы Мәрьям ханым Рахманкулова истәлекләреннән чыгып кына фикер йөртеп була.

Таип Яхин

XIX йөзнең соңгы чиреге татар мәдрәсәләрендә Бохара идеологиясенең, дини схоластиканың җимерелә башлавы белән характерлы. Бу катлаулы, авыр көрәш процессы иде, һәм йөз еллар буенча мәдрәсә, мәктәп эчләрендә тамыр җәеп килгән фикри торгынлыктан уяну өчен озак еллар кирәк булды. Ләкин татар халкының Россиядәге тарихи-иҗтимагый вакыйгаларга көннән-көн ныграк тартыла баруы бу процессны тизләтте. Шуның өстенә XIX йөзнең беренче яртысында ук, гыйлемгә ирек таләп итеп, Бохара догматизмына һөҗүм башлаган Г. Курсави фикерләре уңдырышлы туфракка төштеләр. Ул фикерләрне Ш. Мәрҗани, К. Насыйри, X. Фәезханов, Г. Фәезханов кебек татар укымышлылары күтәреп алдылар һәм алга таба үстереп баеттылар. Мәктәпләрдә акрынлап дөньяви фәннәр – беренче чиратта матур әдәбият, халык иҗаты әсәрләре уку үзенә юл ала башлады. Бу өлкәдә XIX йөзнең мәшһүр педагогы К. Д. Ушинский хезмәтләре татар педагогларына зур ярдәм күрсәтәләр. Татар телендә, беренче буларак, шәкертләр өчен кызыклы, эчтәлекле, гади телдә язылган уку китаплары басылып чыкты. Татар балаларына күп кенә кызыклы китаплар биргән XIX йөз педагогларыннан берсе – Таип Яхин.

Таип Гыйльман улы Яхинның тулы биографиясе билгеле түгел. Ләкин аның татар педагогикасында тоткан урыны шактый әһәмиятле һәм кайда да булса аның тормыш юлы язылгандыр һәм саклана торгандыр дип ышанырга нигез бар. Безгә билгеле булганнары исә шулар: ул хәзерге Арча районы Кышкар авылында мәдрәсә белеме алган. Бу хәл әле Таип Яхин шул тирә авылныкы дип әйтергә нигез бирми. Кышкар XIX йөздә иң зур һәм абруйлы татар мәдрәсәләреннән исәпләнгән. Аңа бик ераклардан, хәтта казах далаларыннан килеп укыганнар. Бу мәдрәсә шәкертләре арасында дөньяви әдәбият белән кызыксыну бик көчле булган. Мәсәлән, шул мәдрәсәнең шәкерте, Таип Яхинның замандашы Әхмәт Уразаев Кормаши 1874–1876 елларда «Бүз егет» һәм «Таһир илә Зөһрә» дигән кыйссалар яза. Кышкар мәдрәсәсенең шәкерте Габделмәннан Рахманколый да яшьтән рус әдәбияты белән кызыксына, соңыннан, Казанга килеп, Учительская школага керә һәм тәрҗемәче булып китә. Шәкертләр арасындагы яктылыкка таба, дөньяви фәннәргә омтылыш Таип Яхинны да Казанга алып килә.

Татар педагогларын әзерләүдә 1876 елда Казанда ачылган Татарская Учительская школаның роле бик зур була. Монда рус теле һәм дөньяви фәннәр укыту беренче планга куела. Билгеле, татар балаларына ислам дине дә укытыла. Баштарак бу школада дин сабагын Шиһабетдин Мәрҗани укыта. 1885 еллар тирәсендә аның урынын дөньяви фәннәрне һәм рус телен яхшы белгән Таип Яхин алыштыра. Школада дин мөгаллименең өстенә йөкләнгән бурычлар түбәндәгеләрдән гыйбарәт була: школаның барлык классларында да кабул ителгән программа буенча дин нигезләрен өйрәтү; укучылар белән берлектә җомга, гает намазларына йөрү; укучыларның школа стеналары эчендә дин кануннарын үтәүләрен күзәтү. Дин сабагы татар һәм гарәп телләрендә алып барыла. Школаның 1 нче классында «Мохтасар» өйрәнелә. Бу – намаз, ураза, сәдака, хаҗ, никах, талак һ. б. турында шәригатьнең кыскача курсы. 2 нче класста – «Гакаид» – Алла турында ислам фәлсәфәсе. 3 нче класста «Гайнел-гыйлем» укыла. «Гайнел-гыйлем» дин фәлсәфәсенә нигезләнгән тормыш кагыйдәләреннән гыйбарәт. Һәм 4 нче, соңгы класста «Фәраиз» – байлык, мөлкәткә кагылышлы дини кагыйдәләр өйрәнелә. Таип Яхин Татарская Учительская школада 25 ел буена әнә шуларны укыта. Укыту дәверендә ул, Учительская школада файдалану өчен, дин гыйлеме буенча берничә китап та яза. Бу китаплар «Бәйрәмнәр мәгълүматы» (мөселман бәйрәмнәре, патша һәм аның нәселенең туган көннәре турында белешмәлек), «Мөһиммәләулад әл-мөслимин» (дин дәресләре өчен сорау-җаваплар), «Кыскача гакаид ислам» исемнәрендә 1897–1899 елларда Казан университеты типографиясендә басылып чыгалар. Ләкин Таип мөгаллим школада дин гыйлемен өйрәтүгә бер дә игътибар бирмәгән. Шуңа күрә фанатик динчеләрнең Учительская школада мөгаллимнең дин сабагын алай-болай гына укытып ятуына эчләре пошкан.

Таип мөгаллим характеры белән юаш, ләкин кеше арасында үз дәрәҗәсен саклый белә торган кеше булган. Ул татар шәкертләренең гарәп теленә нигезләнгән дин гыйлемен үзләштерә алмыйча җәфа чигүен аңлаган һәм дин сабагын белгертү өчен тырышмаган да. Шул ук вакытта ул, имтихан вакытында инспекторлар алдында кыен хәлгә калмас өчен, шәкертләрдән бары, сораган бернәрсәгә туктамыйча, лыбыр-лыбыр җавап бирүләрен үтенә торган булган. Шәкертләр, инспекторның гарәпчә аңламаганын сизеп, «Тәбарәк» урынына «Йәсин» укып та котылганнар. Таип мөгаллим исә, мыек астыннан гына көлеп, «һай, рәхмәт, менә булдырасың» дип дәртләндереп утырган. Шулай итеп, Таип Яхин практик тормыш өчен кирәге булмаган фәнне укытуда үзенә күрә бер җиңел юл тапкан һәм шәкертләрне файдасыз газаптан коткарып килгән. Аның каравы Таип мөгаллимнең бөтен көче, энергиясе рус алдынгы педагогикасы нигезендә татарча уку китаплары төзүгә киткән.

Таип Яхинның педагогика өлкәсендәге эшчәнлегенә төп нигез булып бер караш ята: ул – татар балаларында дөньяви әдәбиятка кызыксыну уяту. 1898 елда басылган «Тәгълим әл-әдәп әлвөлад» дигән китабында ул рус телен өйрәнүнең кирәклеген күтәреп чыкты. «Балаларны укырга-язарга тиз өйрәткән өчен, Алла җәзаламас, – ди автор монда. – Мәгыйшәтебезнең күбрәк урыс илә улганлыгы өчен урысча белергә кирәк».

Бу китабында Таип Яхин, дини фанатизм белән саташып, рус телен өйрәнүгә каршы торган кешеләрне тәнкыйть итә. Ислам фанатиклары ул елларда татар балаларына русча өйрәтүгә каршы һөҗүм башлыйлар. Алар хәтта актив рәвештә репрессияләр дә кулланырга уйлыйлар, шул исәптән К. Насыйрины эзәрлекли башлыйлар. Алар халык арасында, рус телен өйрәнү белән, мөселманнарны христиан диненә күчерәчәкләр дигән уйдырма фикер тараталар. Бу фикер исә 1898 елгы перепись вакытында шактый зур трагедияләр китереп чыгаручы сәбәпләрнең берсе була. Таип Яхин үзенең китабында бу карашны тар-мар итә. «Ниндәен телне белсә, шул диндә була, имеш, дигән сүзләр бары да асылсыз булса кирәк, – ди ул, – мөселман авылларында тора торган урыслар бар, кайсы тимерче улып тора, кайсы тегермәнче улып торалар. Хәтта үз телләрен дә белмиләр, бар әйтеп кара син мөселман бул дип, якын да килмәсләр. Урысча укый белмәү, яза белмәүләрнең безләргә перепись хакында олугъ зарары булды… Әгәр безләр яза белсәк, бу җәзалар булмас иде… һәрни зарарны дәфгъ кылырлык уку тиештер».

Таип Яхин – чын мәгънәсендә XIX йөз татар мәгърифәтчесе булып исәпләнергә хаклы. Аның мәгърифәтчелек карашлары беренче башлап әнә шул «Тәгълим әл-әдәп…» китабында күзгә ташланалар. Китапның беренче бүлегендә азмы-күпме дини мәсьәләләр турында сөйли дә, автор шунда ук дөньяви карашлар, реаль күренешләр эченә кереп чума. Ул чын күңеленнән үгет-нәсыйхәт бирә, кешелек җәмгыятендәге аерым тискәре күренешләрне тәнкыйтьли, Көнчыгыш галимнәренең, Сократ һ. б. акыл ияләренең сүзләрен мисалга китерә. Бу китап укыр өчен шактый кызыклы, анда күптөрле хикәяләр бар. Мәсәлән, автор укучыга, картлар белән сөйләшкәндә әдәпле бул, алардан көлмә дип үгет-нәсыйхәт бирә. Шуңа мисал итеп ул бер хикәя китерә. Бөкрәеп беткән бабайга бер малай очрап: «Бабай, бу җәяне күпмегә алдың?» – дип көлеп сорый. Бабай әйтә: «Гомерең озын булса, улым, ул җәяне сиңа бушка бирерләр, сатып алу хаҗәт түгел, ләкин бу җәя, бәлки, сиңа лаек та булмас», – ди. Әдәпсез малай үзенең тупаслык эшләгәнен белеп ояла. Китапта әнә шундый халык акылының мисаллары шактый гына.