Мухаммет Магдеев – Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6 (страница 5)
…1989 ел, Җиңү көне тирәсе. Радиодан чыгыш ясыйм. «Бездә, – дим, – Бөек Ватан сугышы темасы әдәбиятта ачылмыйча калды. Фронтовик язучыларыбыз иртә үлеп беттеләр. Русларда «хәрби повесть» жанры туды, бездә – юк».
Нәби ага ул көннәрдә хастаханәдә ята иде. Шул чыгышымны тыңлаган, рәнҗеп, миңа чылтырата:
– Минем ике әсәремне оныттыңмыни? Мин сиңа бик үпкәләдем. Ничек инде ул алай, ә? Син дә шулай сөйләгәч…
Мин шунда аңа болай дидем:
– Нәби ага, мин студентларга «Хәзерге заман совет әдәбияты» курсын укыйм. Шунда «Әдәбиятта Бөек Ватан сугышы темасы» дигән бүлекчә бар. Шул теманы узганда, мин, Ю. Бондарев, Г. Бакланов, В. Кондратьев, В. Быков әсәрләре белән берлектә, татар язучысы Нәби Дәүлинең «Яшәү белән үлем арасында» һәм «Җимерелгән бастион» әсәрләренә анализ ясыйм. Студентлар «Яшәү белән үлем арасында» әсәрен аеруча яраталар.
Телефон трубкасында хәлсез тавыш ишетелде.
– Рәхмәт, туган. Рәхмәт. Югыйсә бик рәнҗегән идем.
Язучыларның 1989 елгы съездына барганда, иртән Наҗия апа очрады. Нәби аганың хәлен сораштым.
– Хәле бик җитди, янында утырам, – диде Наҗия апа. – Менә бүген мине кайтарып җибәрде әле. Бар, ди, съездда утыр, ниләр сөйләрләр икән.
Шул көнне ул җан биргән.
Съездның соңгы көнендә Комлев урамындагы бинага аның мәетен китерделәр. Авыр минутлар иде. Шунда мин уйлап куйдым: Нәби ага үз гомерендә берәр кешене рәнҗеттеме икән? Юктыр. Язмыш тарафыннан, гадәттә, кешене рәнҗетмәгән шәхесләр каһәрләнә.
Истәлеккә өстәмә. Безнең авылда Нәби исемле бик чибәр егет бар иде. Ул егет, башын бераз арткарак ташлап, бугазына иркенлек биреп, җәйге кичләрдә гармунга җырлый иде. Моңлы булгандыр ул, япь-яшь көе сугышка китте дә, бетте дә. Яшь егетләр, малай-шалай – аның да яшь вакыты, – Нәбине күрүгә, бер такмак-диалог әйтәләр иде.
– Кайттыңмы, улым Нәби?
– Кайттым, әби.
– Акча алып кайттыңмы, Нәби?
– Юк, әби.
– Башың бетсен, Нәби!
– … әби!
Мин Бөгелмә кунакханәсендә Нәби агага шуны әйтеп күрсәткән идем. Ул шаккатты. Андый фольклорны ишеткәне булмаган икән, көлә-көлә, гомере буе, очрашкан саен, миннән шуны әйттерә иде. Хатын-кыз булмаган җирдә мин дә моны тулы тексты белән әйтеп күрсәтә идем.
Икенче өстәмә. Бауман урамында «Ёлочка» дигән кафе бар, гонорар алгач, язучылар шунда кереп утыралар иде. Анда мороженое, конфет, коньяк бирәләр. Язучыларның яраткан официанткасы – чибәр кыз бар: бер генә язучыны да игътибарсыз калдырмый.
Без икәү, кем беләндер инде, шунда утырабыз. Нәби ага килеп керде, безнең заказлар үтәлгән иде инде, шәп утырабыз, Нәби ага безнең өстәлгә килеп исәнләште, яныбызга утырды. Теге официантка-чибәр йөгереп килеп тә җитте.
– Сезгә нәрсә китерим? – дип, матур итеп, ресторанча, кафеча елмайды кызый. Нәби ага бер рюмка коньяк, лимон китертте.
– Тагын нинди үтенечегез бар? – диде теге ут чәчәге саф татар телендә. Нәби ага, аңа карамыйча гына, бик җитди кыяфәттә нәрсәдер әйтте.
– Нәрсә ул, Нәби ага?
Кыз бик җитди итеп сорады.
– Менә шуңа, – диде Нәби Дәүли, коньяклы рюмкасын күрсәтеп, – менә шушы матур бармагыңның менә шушы төшен тишеп, рюмкага бер тамчы каныңны тамыз…
И көлдек, и рәхәтләндек инде. Арада, әлбәттә, иң бәхетлесе теге кызый иде.
Тагын бер истәлек. 1988 елмы икән, Язучылар союзында идарә утырышы бара. Мин идарә әгъзасы идем әле. Бер гариза укыйлар. Нәби Дәүли басып тора. Гаризаның эчтәлеге болай: Мин, Нәби Дәүли, 1990 елда сиксән яшемне тутырам. Сиксән яшьлегемә минем зур бер китабым әзерләнә. Бик рәхмәт. Бу китап – юбилей китабы. Ләкин минем әле бер рядовой китап та – юбилейга бәйсез китап та чыгарасым килә…
Бәхәс кузгала. Нәби ага ишек янында басып тора, гел бер сүзне тәкрарлый:
– Зинһар өчен, минем турыда начар уйлый күрмәгез. Беркемгә дә үпкәм юк. Союз идарәсенә дә рәхмәт, нәшриятка да рәхмәт. Тик минем рядовой китап та чыгарырга хакым бар дип уйлыйм, гафу итегез, беркемгә дә үпкәм юк.
Аның үтенечен канәгатьләндерерлек карар чыгара алмадык. Татарстан китап нәшриятында бер елда ике китапны бары тик обкомнан звонок белән генә чыгарып була иде. Бичара Нәби ага! Ике түгел, бер китабы чыкканны да күрә алмады.
Эчкерсез, чиста күңелле бу Әлки мишәрен мин гел сагынып яшим. Моның сәбәбе дә бар: егерме еллар буе без аның белән Аккош күле дачасында бергә яшәдек, бергә балалар үстердек…
Ике матрос – рота…
«Торналар төшкән җирдә» дигән әсәремдә мин үземнең яшьлек хыялларым турында аз язмадым. Анда мин, маймычлы инешле, урманлы, чишмәле авыл малае, үземнең ерак океаннар, диңгезләр күрергә хыяллануым турында, моңа сәбәпче булган Тын океан диңгезчесе Хәби ага турында язган идем. Хәби ага мине шулчак тилертеп калдырды: ул миңа берөзлексез Станюкович, Степанов, Сергеев-Ценский, Л.Соболев әсәрләре турында сөйли иде. Соболевның «Морская душа» әсәреннән кайбер урыннарны ул күңелдән белә иде.
Минем хыялым тормышка ашты: мин флотка эләктем. Бәхетем чиксез иде, әмма күңелгә бер шөбһә дә кермәде түгел. Леонид Соболев бик купшыландырып, матурлап язган бит флот тормышын. Фактта бит алай түгел. (Еллар узгач, тагын бер ягына игътибар иттем: диңгез пехотасы һөҗүмгә кергәндә, имеш, немецлар гел чигенгәннәр генә, алар белән очрашмаска тырышканнар. Язучылар, журналистлар күпертеп ясаган легендаларның берсе бу, пехота һ. б. сугышчы подразделениеләрне кимсетә торган легенда.)
Шулай, хыялым тормышка ашты, флотта теге язучыларның әсәрләрен барысын да укып чыктым, Хәби ага үрнәгенчә, Соболевның «Морская душа»сыннан кайбер урыннарны яттан бикләдем. Әмма авторын – Л. Соболевның үзен күрермен дип башыма да китермәгән идем.
…Мин әдәбияттан шактый ерак кеше идем әле, шулай да илленче еллар ахырында Мәскәү язучылары арасында барган бер бәхәсне хәтерлим. Бәхәс, күрәсең, матбугатта яктыртылган, шулай булмаса мин белер идемме ул турыда? Аның эчтәлеге болай: СССР Язучылар союзы бар, һәр союздаш һәм автономияле республиканың Язучылар союзы бар, ә РСФСРныкы юк. РСФСРның бит башкаласы юк, Мәскәү ул – СССРныкы. Менә шулай кимсетелгән РСФСРның үз Язучылар союзын төзиләр. Ул инде рус әдәбияты белән шөгыльләнүдән бигрәк, РСФСР составына кергән «вак халыклар» – татар (?), чуаш, мари, башкорт, якут, бурят, чечен һ. б. халыкларның әдәбияты белән шөгыльләнергә тиеш була. Күпмедер каршылыклар, бәхәсләрдән соң бу Союзның җитәкчесе итеп запастагы 1 нче ранг капитаны, элеккеге гардемарин, дворян, патша заманында ук хәрби корабльдә хезмәт иткән Леонид Сергеевич Соболевны куялар.
Соболев, җитәкчелеккә килүгә, һәр кечкенә республикадан үзенең секретарьларын ясап куя: башкорттан, калмыктан, чуаштан, чеченнан, татардан, балкардан һ. б. дан. Соболев җитәкчелек иткән чор – алтмышынчы еллар – РСФСР Язучылар идарәсенең, милли республикаларга килеп, купшы, тантаналы, парадлы «выездной» җыелышлар уздырып йөргән чагы. Килеп төшә ярты вагон Мәскәү кунаклары, каршы ала боларны республика җитәкчелеге, язучылар, эшчеләр, студентлар. Перронда ипи-тоз, кызыл башлы сөлге, милли киемле хатын-кызлар, нотыклар, радио, телевидение, йөгереп йөрүче фотографлар… Йа Хода, матур әдәбият шулай эшләнәмени инде? Кем килүенә карап, обкомнан тиешле рангтагы кешенең каршы алуы… Вокзалдан кунакханәгә кортежлар. Кемлегеңә карап машина төре. Купшы әбәт: «Зур татар әдәбияты өчен» Мәскәү түрәсенең тосты (берни белми, берни укымаган!), аннан урындагы иптәшләрнең тосты: «Безне зурлап килгәнегез өчен, кадерле вакытыгызны бүлеп, безгә өлеш чыгарганыгыз өчен рәхмәт!» (ашап-эчеп йөрергә вакыт тапмыйлармы соң инде болар). Әбәттән соң – һичшиксез! – бер ритуал: Мәскәү делегациясенең башлыгын Үзе (Беренче!) кабул итә. Бу – сенсация! Ялта, Потсдам конференцияләрең бер якта торсын! Бу сәгатьләрдә обкомның бөтен бюрократия аппараты бары тик әдәбиятны гына кайгырта, бу сәгатьләрдә әдәбият әллә никадәргә берьюлы сикереш ясап үсеп китә. Ә ул арада инструкторлар йөгерешә, аларның башларыннан пар чыга, чөнки язучыларның бу төркемен йә Кырлайга, йә Бөрелегә, йә Актанышка озатырга кирәк иртәгә: ипиегез кабарып пешкәнме? Кызыл башлы сөлгегез бармы? Ничә кыз киендерәсез? Тәбрикләү сүзе язылганмы? И дөнья… Обкомның башыннан пар чыга, эш эшлиләр.
Соболев әдәбиятка әнә шундый шау-шулы «выезд»лар кертте. Урындагы иптәшләрнең күбесенә ошап та китте, ләкин Соболев секретарьларының күбесе бераздан Мәскәүгә күчте һәм анда, үз халкы исеменнән торып, үзенең калын-калын китапларын рус телендә бастырып чыгару юлларын кайгыртты. «Секретарьлар әдәбияты» барлыкка килде. Мондый шау-шулы ыгы-зыгыдан ахырда Г. Бәширов төшеп калды. Әсәр язарга кирәклеген ул тиз аңлап алды. П. Хузангай исә – иң әдәпле, тәртипле, талантлы чуаш улы – дөньядан китте. Калганнары калды.
1962–1963 еллар тирәсе иде. Кыш. Үзенең свитасы белән Казанга Леонид Соболев килеп төште…
Укучылар сорарлар: син бит аның иҗатына гашыйк кеше, нигә алай тәнкыйть итеп язасың Соболевны? Ә мин үзем дә үземнән сорыйм: матур гына хикәяләр язган кеше нигә болай ил буйлап «мороз-воевода» булып йөри ала? Бөтен хикмәт шунда ки, Соболевның иҗаты тупикка кергән. Аның язар нәрсәсе беткән. Ул ясаган бравада «язгы җылылык» елларында бераз шиңә төште. «Капитальный ремонт» дигән әсәр язып карады ул әлеге елларда. Әллә ни уңышка ирешә алмады. Кеше үзенең юлында тупикка кердеме, беренче чиратта ул тупикны җимереп, бәреп чыгу турында уйламый, ә башка юл белән китү ягын карый. Моны мин алтмышынчы елларда университетның татар әдәбияты кафедрасы мөдире Х. Госман эшчәнлегендә күрдем. Үзенең «Шигырь ритмикасы» дигән тикшеренүе белән тупикка кергәч (аның теориясен Союз күләмендә кабул итмәделәр), кафедра белән җитәкчелек тә итә алмавын аңлагач, ул факультет, университет күләмендә ыгы-зыгы куптарды: кафедрада күп тартмалы шкаф булдырмый торып, фәнне алга таба үстерү мөмкин түгел икән. Һәм ул ректорның бусагасын төшерде, сызымнарын үзе ясап, Чабаксарда тартмалы шкаф эшләтте. Хәзер ул тартмаларда лаборанткаларның чәй-шикәрләре, савыт-сабасы саклана. Хәер, бик калын истәлекләремнең бер бүлегендә мин моны яздым кебек. Америка педагогы Лоуренс Питер, безнең гасырның җитмешенче елларында булса кирәк, бер теория эшләде. Ул – компетентлылык теориясе. Кыскача болай: әгәр дә мәгәр җитәкче кеше үз вазифаларында компетентлы булмаса, ул, һичшиксез, шул җитешсезлеген каплар өчен, икенче бер шау-шулы шөгыль уйлап таба һәм шуның белән үзенең компетентсызлыгын күмеп калдырырга тырыша.