Михаил Худяков – Казан ханлыгы / Очерки по истории Казанского ханства / Essays in the History of the Kazan Khanate (страница 9)
Мәскәү кенәзе Казан ханына буйсынып һәм ясак түләп торучыдан мөстәкыйль һәм бәйсез хөкемдарга әйләнә. Казан хөкүмәте ике якның да рәсми тигезлеген таный. Моннан соң инде ике хөкемдар да, хат алышканда, бер-берсен «борадәр» дип атый башлый. Хан «бөтен Русиянең бөек кенәзе борадәрем Иван Васильевичка Мөхәммәд Әмин түбәнчелек белән мөрәҗәгать итә» дип язса, бөек кенәз «борадәрем Мөхәммәд Әмин патшага бөек кенәз Иван түбәнчелек белән мөрәҗәгать итә» дип җавап биргән…
Рус тарихчылары Иван III нең Мөхәммәд Әмингә булган йогынтысын купайтып күрсәтәләр һәм, Мөхәммәд Әминне бөек кенәзнең куштаны дип атап, ике патша арасындагы мөнәсәбәтләрнең юридик ягын түгел, ә хәл-әхвәлнең фактик ягын күздә тоталар. Соловьёв әйткәнчә: «Мөхәммәд Әминнең Мәскәү бөек кенәзенә булган буйсынулы хәле аларның ярлык-грамоталарында һич тә күренми. Тышкы яктан тигезлек сакланса да, Иоанның Мөхәммәд Әмингә хатлары боерык рәвешендә язылган»[53]. Һәм ул фикеренә дәлил итеп рус хөкүмәтенең ханга мондый мөрәҗәгатен искә төшерә: «Син Казанда һәм үзеңнең барлык җиреңдә һәммә кешеләреңә җиткерсәң иде…» һ. б. Ләкин мондый язу алымын без һич тә боерык дип атый алмыйбыз, биредә ул теләк булып яңгырый: Казан ханлыгында үз фәрманын белдерергә мөмкинлеге булмагач, чит ил хөкүмәте ханнан шуңа тәңгәл әмер бирүне үтенә.
Ике хөкүмәтнең үзара акча мөнәсәбәтләре турында фикер йөрткәндә, С. М. Соловьёв тагын да зуррак төгәлсезлекләр җибәрә: «Казан олысларына Мәскәү казнасы файдасына салым салынып, аны Мәскәү чиновниклары җыя торган булган; Мөхәммәд Әмин ниндидер Фёдор Киселёвның, артык салым җыеп, Цивиль кешеләрен кыерсытуы турында бөек кенәзгә зарлана»[54]. Чынлыкта исә дипломатик хатларда Казан олысларыннан Мәскәү казнасына җыелган ниндидер салымнар турында түгел, ә тамга хакы (таможенная пошлина) турында сүз бара. Чик буендагы рус чиновниклары Нижнийда һәм Муромда казаннардан билгеләнгән бәяләргә караганда артыграк хак таләп иткәннәр, һәм шушы хәл Цивиль кешеләрен, рус шәһәрләренә кермичә, үз товарлары белән мордва һәм чирмеш җирләре аша йөрергә мәҗбүр иткән.
Тыштан тигез һәм бер-берсеннән бәйсез ике патша үз мөнәсәбәтләрен шартнамәләр аша көйләгәннәр һәм шул килешүне антлар белән беркеткәннәр. Әлеге ант мәсьәләсе рус авторларына тарихи фактларны бозып күрсәтергә шулай ук сылтау булып тора. Казан хөкүмәте бөек кенәз каршында түгел, ә шартнамәнең үзенә тугрылыклы булу турында ант итә. Ике дәүләт арасында шартнамә төзегәндә, рус патшасының да үз чиратында ант биреп тәре үбүе моны раслый.
Русларның күршеләренә булган йогынтысы шактый үзгәреп торган, вакыт-вакыт бу йогынты бик көчәеп китеп, кайбер ханнарның чыннан да бөек кенәз куштаннарына әверелгәнен раслаган. Казан ханлыгы тарихының икенче дәвере тулысы белән диярлек хәттин ашкан рус йогынтысы астында узып, хакимият рус партиясе кулында булган.
Мәскәү белән Казан арасындагы мөгамәләләрне билгели торган килешүләр бу чорда, гадәттә, өч маддәдән – шарттан гыйбарәт: Казан хөкүмәте 1) Русиягә каршы сугышмаска; 2) бөек кенәз ризалыгыннан башка үзенә яңа хан сайламаска; 3) ханлыктагы рус кешеләренең мәнфәгатьләрен якларга үзенә йөкләмә алган. Шул рәвешчә, ике дәүләт үзара мөнәсәбәтләрдә берлек төзегәннәр, һәм килешү алар арасында урнашкан тәртипләрне вә тынычлыкны сакларга тиеш булган. Тышкы сәясәт хөкүмәт алышынган очракта гына үзгәрү ихтимал, шуңа күрә дә хөкүмәт фәкать берлектәшләрнең ризалыгы белән генә алыштырылган. Казан хөкүмәтенең ханлыкта яшәгән русларга булган мөнәсәбәтенә килгәндә исә, руслар җирле хакимиятнең канаты астында дус мәмләкәт кешеләре хокукын файдаланып яшәгәннәр, хан аларны якларга бурычлы булган. Килешүнең мондый маддәсе Казан ханлыгында байтак рус кешеләре: сәүдәгәрләр, кәсепчеләр һәм башка эшем ияләре яшәгәне турында, рус хөкүмәте аларның хәвефсез язмышын, товарларының зыян-зарарсыз саклануын һәм башка төрле сәүдә мәнфәгатьләрен якларга тырышканлыгы турында сөйли. Сугыш башлана калса, бу кешеләр дошман мәмләкәтнең корбанына – тоткыннарына әверелгән, товарлары таланган, шуңа күрә дә рус хөкүмәте сугыш мөмкинлеген бетерергә, тынычлыкның дәвамлы булуын тәэмин итәргә омтылган. Сәүдә мәнфәгатьләренең шушылай өстенлек итүе килешүләрдә нык сизелә, һәм шуңа күрәдер бу дәвернең илчелек сөйләшүләре ахырда «мәңгелек солых» төзү белән тәмамланган (1512).
Казан хөкүмәтенең алышынуы сәяси яктан караганда әллә ни үзгәрешләргә китермәгән, барысы да сәүдә мәйданы, базарлар өчен көрәшкә кайтып калган. Рус хөкүмәтенең сәүдә һәм кәсепчелек мәнфәгатьләрен яклавы ике дәүләт арасындагы көндәшлек ярышының икътисади табигатьле булуын аермачык күрсәтә. Рус хөкүмәтенең Казан ханлыгы эшләренә тыкшынуларының төбендә Идел буендагы базарларны кулга төшерү омтылышы ята. Һәркайда икътисади таләпләр, рус эшкуарларының табышлы эш йөртә алуы алга куелган. Ул чакта рус хөкүмәте, икътисади файда таба алу белән канәгатьләнеп, ханлыкның җирләренә дәгъва белдерми әле.
Мөхәммәд Әмин хөкүмәте килешү шартларын ихлас үтәгән. Тәхеткә менгәч, яшь хан өйләнергә ниятли һәм кәләше итеп нугай бие Мусаның кызын сайлый, ләкин никах укытудан алда Казан хөкүмәте үзенең берлектәше булган рус хөкемдарының бу туйга мөнәсәбәтен белешә, чөнки мондый никах шактый дәрәҗәдә тышкы сәясәт эше булып тора һәм уңайсыз шартларда мәмләкәтләрнең үзара мөнәсәбәтен катлауландыру ихтималы була. Кәләш бернинди дә ризасызлык уятмый, никах укыла. 1490 елда казаннар, рус һәм Кырым хөкүмәтләре белән берлектә, Сарай ханлыгына каршы оештырылган яуда катнашалар. Берләшкән Мәскәү-Казан гаскәре, Касыйм татарларының чирүе белән бергә яуга барып, Сарай яугирләренең Кырым ханлыгына булган һөҗүмен кире кагалар.
Чит мәмләкәт гаскәренең ярдәме белән хакимияткә ирешкәне өчен, рус партиясен илдә яратмыйлар. Күренекле юлбашчылары җәзалануга да карамастан, Шәрык фиркасе юкка чыкмый, һәм 1490 елларның урталарына таба хөкүмәткә каршы көчләр оешып җитә. Каршы көчләр башында Казан аксөякләренең дүрт вәкиле – Коләхмәд (Кәлимәт), Урак, Садыр һәм Агишләр тора. Шәрык партиясе үзенең табигый берлектәше – көнчыгыштагы күршесенең хәрби ярдәменә таянырга карар бирә. Хан тәхетенә Себер солтаны Мамукны куярга ниятлиләр. Себер ханы Ибәкнең хөкүмәте Казан мөһаҗирләренә һәм оппозициягә булышлык итә.
1495 елның язында тәхет дәгъвачысы күпсанлы чирүе белән Казанга таба юл ала, ләкин Казан хөкүмәте, дошманнары якынлашуын ишетеп, Мәскәүгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Рус хөкүмәте ярдәмгә дип Түбән Новгородтан чик буе гаскәрен җибәрә. Руслар Казанга якынлаша башлагач, Шәрык фиркасе җитәкчеләре, дошман кулында һәлак булмас өчен һәм вакыйгалар агышы белән идарә итәргә дип, башкаладан качып китә. Рус гаскәре Казанга килеп сугышка әзерләнә башлый, ләкин качкыннар тарафыннан өстәмә көчләр килүе турында кисәтелгән Себер чирүе юлда туктап кала. Куркынычны беткәнгә санап, рус гаскәре, Казанны калдырып, Русиягә кайтып китә. Шәрык фиркасе бу хакта хәбәр җиткерүгә, Себер чирүе тиз арада Казанга килеп тә җитә. Башкала каршылыксыз бирелә. Мөхәммәд Әмин хан үзенең гаиләсе һәм тарафдарлары белән Казаннан Русиягә чыгып качарга өлгерә. Мамук солтанны шундук хан дип игълан итәләр.
Мамук хан. Габделлатыйф. Коләхмәд хөкүмәте
Казан тәхетенә утырган Себер солтаны Мамук чыгышы белән Шәйбанилар токымыннан. Шәйбани – Бату ханның бертуганы. Көнбатыш Себердәге татар ханлыгының башкаласы дип ул чакта Төмән шәһәре саналган. Төмән ханнарының иң билгелесе – Ибәк хан, ул, турыдан-туры Шәйбанилар нәселеннән булып, ХV йөзнең азагында гомер иткән. Руслар тарафыннан Гали (Илһам) ханның тәхеттән бәреп төшерелүенә ачуын белдерүе мәгълүм. В. В. Вельяминов-Зернов әйтүенчә: «Ибәкнең кайчан һәм ничек үлүе хакында безнең бер мәгълүматыбыз да юк. Ләкин 1493 елдан соң Ибәк турында бер генә чыганакта да телгә алынмый. 1496 елда Шәйбани ханнардан Мамук тәхеткә менә, ул, мөгаен, Ибәкнең якын туганы һәм варисы булгандыр»[55]. Себер елъязмалары Ибәкнең үзен (Упак) Казан ханы дип атый. Мамукны Ибәк ханның йә улы, йә булмаса туганы дип уйларга нигез бар. Һәрхәлдә, аның турыдан-туры Шәйбани токымы икәнлеге мәгълүм. Мамукның энесе Агалак исемле була, ә 1505 һәм 1508 елларда аның җияне (Мамукның улы түгелме икән?) Ак Курд солтан телгә алына. Аның улы Ак Дәүләт Себердән Русиягә хезмәткә килә. Монысының Шаһгали дигән улы булуы мәгълүм. Себернең атаклы соңгы ханы Күчем Ибәкнең оныгы һәм шул рәвешле Мамукның якын туганы була.
Казан тәхете өчен бу хан уңышлы булып чыкмый. Үзенчәлекле Себер шартларында туып үскән солтан ифрат зур мәдәни мәркәз галәменә ияләшеп китә алмый һәм, мәмләкәтне идарә итү эшенә тотынуга ук, электән урнашкан тәртипләрне боза башлый. Ниндидер гадәттән тыш салым кертеп, сәүдәгәрләрне, игенчеләрне талый һәм үзе урнаштырган тәртипләрнең шыксыз авырлыгын тоярга мәҗбүр итә. Ул Шәрык фиркасе әһелләрен санга сукмый, алар белән каршылыкка керә, үзенә тәхет яулап бирешкән Коләхмәдне кулга алуга кадәр барып җитә. Яңа хөкүмәтнең эш-гамәлләрендә шәхси омтылышлар төп урынны алып торгандыр һәм хөкүмәт әгъзалары риялы максатларын алга сөргәннәрдер дип уйларга нигез бар. Чөнки хан белән килешә алмагач, Коләхмәд бәк үзенең бик нык ялгышканлыгын аңлый һәм, карашларын кискен үзгәртеп, руслар ягына авыша. Ул үзенең янына күп тарафдарлар туплый, мәмләкәттәге хәлләрнең торышын үз кулына ала. Тик шулай да Шәрык фиркасенең Урак бәк җитәкчелегендәге күпчелек өлеше үз карашларына тугрылыгын саклый әле.