Михаил Худяков – Казан ханлыгы / Очерки по истории Казанского ханства / Essays in the History of the Kazan Khanate (страница 11)
Тәхетеннән төшерелгән Габделлатыйф сак астында Русиягә озатыла. Мәскәү хөкүмәте аны, Гали хан сыман ук, сөргенгә җибәрә. Ул тоткын хәлендә Белоозерога сөрелә. Үзен Русиянең ихлас дусты дип таныткан Мөхәммәд Әминне хан тәхетенә утырталар.
1505–1507 еллардагы сугыш
1495 елда яңадан Русиягә мөһаҗирлеккә киткәч, Мөхәммәд Әмин йомышлы хан буларак Кошира, Серпухов, Хотунь шәһәрләре белән идарә итә. Ул әлеге вазифасында рус яуларында катнашырга тиеш була һәм 1500 елда, Литва сугышы вакытында, үзенең югары дәрәҗәсенә күрә бөтен рус гаскәренең номиналь баш команданы итеп билгеләнә.
1502 елда Казанга кайтканда, Мөхәммәд Әминнең яше утыздан узган була инде. Мөхәммәд Әмин беренче мәртәбә хакимлек иткән вакытының ачы тәҗрибәсен исендә бик яхшы тоткан.
Руслар катнашлыгы белән хан алыштыру казаннар күңелендә әйбәт тәэсир калдырмавын уйлап һәм дә янәдән Казаннан куыласы килмичә, ул сәясәтен яңача корырга карар бирә. Ихластан Русия тарафдары булуына да карамастан, халыкның баш күтәрүеннән куркып, ул үзенең тәртибен үзгәртергә мәҗбүр була. 1502 елда һәммәсе дә рус йогынтысының көчәюен көтә, әмма чынбарлык ике хөкүмәтнең дә ялгышканлыгын күрсәтә. Мөхәммәд Әмин бу юлы аларның өметләрен акламый. Хан русларга каршы эш йөртергә карар итә. Аның акылы, хәйләкәрлеге һәм елгырлыгы үз ниятләрен озак вакыт яшереп тотарга һәм илдәге тәртипләрне үзгәртү эшенә җентекләп әзерләнергә мөмкинлек бирә. Ул корган хәйләне Коләхмәд кебек акыллы башлар да сизми кала, аның сугышка әзерләнеп ятуы Казанда яшәгән русларның хәтта башына да килми; Мәскәү хөкүмәте дә бернәрсә дә белми.
Беренче эш итеп Мөхәммәд Әмин рус партиясенең җитәкчесе булган һәм Казан хөкүмәтенең башында торган Коләхмәдне юк итә… Коләхмәдкә ханның шәхси үче дә була. Ханнар үч ала белә. Нәрсәдәдер гаепләп, аны кулга алалар һәм хөкем итеп җәзага тарталар. Ә бәлки, ул ханның яшерен әмере буенча үтерелгәндер. Тоташ сигез ел буе хакимлек иткән Коләхмәд хөкүмәте шулай бәреп төшерелә.
Иван III – Казан ханының куркыныч күршесе – бу вакытта инде картаеп, хәлсезләнеп бара. Бу турыда чит илләрдә дә билгеле була, һәм папа Юлий II Иван III нең кызына өйләнгән Литва кенәзе Александрга, әтисе үлгәч кызы католиклыкка күчәр дип өметләнеп, хәтта бүтән диндәге хатын белән яшәргә рөхсәт итә. 1503 елда хатыны вафат булгач, Иван бик бетерешә, еш авырый, дәва эзләп монастырьларга йөри һәм васыятен дә яза. 1505 елда ул инде идарәсенең кырык дүртенче елын башлый, аның фани дөньяда озак тоткарланмасы беркемгә дә сер булмый, һәм Русиянең дошманнары сизелерлек җанлана. Мәскәү тәхетендәге үзгәрешләрдән соң рус сәясәтенең йомшаруы көтелә, чөнки егерме биш яшьлек тәхет варисы әтисендәге кебек күренекле сыйфатларга ия булмый. Килешүләрне бозып, Казан ханлыгын рус кулы астыннан чыгару өчен, гадәттән тыш уңай шартлар туа. Мөхәммәд Әмин үз сәясәтен рус партиясенә каршы якка боруны бик җентекләп әзерли һәм сакланып кына тиздән башланачак сугышка әзерлек эшләрен оештыра.
1505 елның язында Казан белән Мәскәү арасындагы мөнәсәбәтләр четереклеләнеп китә, ләкин рус хөкүмәте Мөхәммәд Әминнең ниятләрен аңламый. Сугыш көтмәгәндә башлана, һәм рус хөкүмәте аңа бөтенләй әзер булмый…
Коләхмәд хөкүмәтен тар-мар иткәннән соң, хан тарафыннан идарә итәргә чакырылган Шәрык фиркасе үзенең бөтен теләкләрен канәгатьләндерерлек ниятен гамәлгә куя. Хөкүмәт чит дәүләткә булган мескен бәйлелектән котылырга, үзара килешүләрне юкка чыгарырга һәм русларга сугыш игълан итәргә тиеш була. Бу сугышның максатын рус әсирләрен кулга төшерүне озак еллар дәвамында ясалма рәвештә туктатып торуга чик кую дип аңларга мөмкин, шуңа күрә сугышны көтмәгәндә күпсанлы әсирләрне яулаудан башларга кирәклеге аңлашыла; вакыйгаларның торышы кинәт һөҗүм итүне таләп итә.
Сугыш 24 июньдә, Казан ярминкәсе ачылган көнне, русларны кыйнау, үтереш белән башланып китә. Русиядән килгән сәүдәгәрләр үтерелә, товарлары талана һәм русларның барчасы да тоткынга әйләндерелә. Шуннан алда гына Казанга бәхәсле мәсьәләләрне хәл итү өчен килгән рус илчесе М. А. Кляпик та кулга алына. Талаш-суеш, тыелгысыз көчәеп, коточкыч колачын бөтен шәһәргә җәя. Хөкүмәтнең хуплавын тойган һәм дин әһелләренең кайнар вәгазьләрен, фанатик өндәмәләрен тыңлап ярсыган кара халык кяферләрне кыйный, талый, үтерә. Казан ханлыгында булган русларның барчасы да коллыкка төшә (моңа кадәр озак вакыт тынычлык хөкем сөргәнгә күрә, алар ханлыкта бик күп була). Колларга булган ихтыяҗ тулысынча канәгатьләндерелеп, бик күп руслар Шәрык базарларында кол итеп сатып җибәрелә…
«Казан елъязмачысы» н төзүче әлеге вакыйгаларны мавыктыргыч роман сыман тасвирлый. Сугыш башлауның сәбәпчесе итеп ул Гали ханның Мөхәммәд Әмингә кияүгә чыккан тол хатынын атый, шул рәвешле, тарихи фактларны сөйләгәндә, үзенчәлекле «cherchez la femme» не кертеп җибәрә. Автор фикеренчә, Вологдадагы тоткынлыктан кайткан ханәш хан сараенда русларга һәм Русиягә каршы кайнар нәфрәт уята. «Мөхәммәд Әмин ханга исә туганының хатыны бик кадерле иде. Һәм ул хатын, ут сыман, коры утынга капты, корт кебек татлы агачны кимерде һәм, ханның аксөякләре өйрәткәнчә, мәкерле елан кебек, ире муенына уралып көн дә, төн дә колагына пышылдады, бөек кенәздән баш тартырга өндәде: «Казан патшасына аңа кол булу килешми, Казанда яшәүче русларны кырсаң һәм тамырларын корытсаң, бөтен җирләргә һәм бөтен патшалар арасында даның таралыр һәм син бөтен патшалыгыңны азат итәрсең. Шулай итсәң, озак еллар Казанда патша булырсың; шулай итмәсәң, тиздән хурлыклы рәвештә тәхеттән ваз кичәрсең; абыең кебек син дә тоткынлыкта гомереңне төгәлләрсең». Яңгыр тамчысы каты ташны үтәли тишкән кебек, хатын-кыз үгете дә күп акыллы ирләрне юлдан яздыра. Күпме генә карышмасын, патшаны явыз хатын үз ягына аударды, һәм, аның мәкерле киңәшен тыңлап, акылсыз сүзләренә колак салып, кабахәт патша атасы урынына калган бөек Мәскәү кенәзенә хыянәт итте, Казандагы һәм бөтен олысларындагы русларны хатыннары, балалары белән кырды»[57]. Әлеге вакыйганы Вифлеемда Иродның сабыйларны кыруы белән чагыштырып, «Казан елъязмачысы» авторы аның нәтиҗәсен бик җете төсләр белән тасвирлый: «Һәм патша бөтен кыйммәтле товарларны, хисапсыз байлыкны үзенә алды, рус сәүдәгәрләреннән таланган рус алтыны һәм көмеше белән түшәмгә кадәр бөтен пулатын тутырды, затлы алтын-көмеш савыт-сабаларны үзләштерде, патшага хас кыйммәтле киемнәргә тиенде. Хисапсыз күп сандагы казаннар бик күп нәрсәне талап баеды, шуннан бирле алар сарык тиресеннән тегелгән бетле тун киеп йөрмичә, затлы, алтын җепләр белән тегелгән киемнәрдә хатыннары каршында кукраялар, гүяки алар төрле төсләрдә балкыган болын чәчәкләре»[58]. Хикәят сабыйларча җентекләүләр белән тулы: мәсәлән, янәсе, патша моңарчы ризыкны «ялгаштан ашаган эт кебек, казаннан һәм тупас савытлардан бармаклары белән ашаган» – биредә рус язучысы хан сараенда Идел буена гарәп-фарсы мәдәнияте белән килгән купшы сарай этикеты турында да бөтенләй оныта. Шулай да талаулар турындагы мәгълүмат дөреслеккә туры киләдер: Казан хөкүмәте алтын-көмешне бик җиңел конфискацияләргә мөмкин, ә талаулар андый чакта үзеннән-үзе башланып китә, һәм кара халык, чыннан да, тире туннарын талап алынган тукымалардан тегелгән җете киемнәргә алмаштырырга мөмкинлек алгандыр. «Казан елъязмачысы» дәвам итә: «Бу бәланең киләсен белсәләр, аларның кылычы астына иелмәсләр иде, варварларга төрлечә каршы торырлар иде яисә качып котылырлар иде»[59]. Ләкин Мәскәү хөкүмәте сугыш башланасын фаразламый, һәм Казан ханлыгында яшәүче рус кешеләре һич көтелмәстән һөҗүмгә дучар була: «Рус кешеләре бәла киләсен белмичә, Казанда хәвефсез, гүяки үз патшаларына өметләнгән кебек һәм аңардан курыкмыйча яшиләр иде»[60].
Талаш-суешлардан соң казаннар Русиягә һөҗүм башлыйлар. Мөхәммәд Әмин чирүендә казаннардан 40 мең һәм берлектәшләре нугайлардан 20 мең яугир була. Нугайлар Казан ханәшенең туганы – нугай бие җитәкчелегендә Шәрык фиркасенә булышырга киләләр.
Сентябрь аенда Казан чирүе Түбән Новгород янына барып җитә дә, аны тирәләп утырган бистәләрне яндырып, камау эшенә керешә. Ләкин кирмәнне турыдан һөҗүм итеп алырга тырышу уңышсыз төгәлләнә – Түбән Новгород воеводасы әсирлектәге Литва сугышчыларына корал өләшә, алар, мылтыклардан бик оста атып, казаннарның һөҗүмен кире кага. Сугышта нугай бие үтерелә. Казан чирүе кайтырга кузгала.
Рус хөкүмәте 100 меңле гаскәр җыя, ләкин тәртипсезлекләр аркасында гаскәр Муромнан ары китә алмый…
«Алар, – дип яза елъязмачы, – җирләрен түгел, үзләрен ныграк сакладылар, аларны шом чолгап алган иде, куркып калтырадылар, патшага (ягъни ханга) каршы барыр өчен каладан чыгучы табылмады»[61]. Казаннар Ука буйларында бер каршылыксыз хуҗа булып йөриләр.
Сугыш хәрәкәтләре 1506 елның язында янәдән кузгала. Рус гаскәре башына бөек кенәзнең «Жилка» кушаматлы уналты яшьлек энесе – Дмитрий Углицкий куела (хөкемдар үзе Мәскәүдә кала), чынында исә гаскәр белән кенәзләр Ф. И. Бельский һәм А. В. Ростовскийлар җитәкчелек итә. 22 майда русларның җәяүле гаскәре Казан янына килеп тә җитә. Руслар шундук, күзәтчеләр җибәреп тормыйча гына, Иделдән шәһәргә таба юнәлә. Ләкин ачык болынга чыгып саф-саф тезелүләре була – берьюлы ике яклап ясалган һөҗүм арасында калалар. Руслар нык җиңелә… Елъязмачы әлеге вакыйганы болай тасвирлый: «Дмитрий Иванович һәм бөек кенәзнең воеводалары, кораблардагы гаскәр Казан астына 22 майда килде. Һәм тирә-юньне тикшермичә, кораблардан төшеп, җәяүләп шәһәргә киттеләр, көн бик эссе иде, ә татарлар шәһәрдән аларга каршы чыкты, ә кайбер татарлар атка менеп яшерен рәвештә кораблар янына килде, һәм сугыш башланды; һәм безнең гөнаһларыбыз өчен татарлар җәяүле воеводаларны һәм күп бояр оланнарын кырдылар, кайберләрен әсирлеккә алдылар, ә күпләр черек күлдә батып үлде»[62]. Гаскәренең тар-мар ителүе турында хәбәр алгач, рус хөкүмәте тиз арада яңа гаскәрне коралландыра, ә җиңелгән чирүнең калдыкларына яңа гаскәр килеп җиткәнче яуга кермәскә боера.