Марсель Галиев – Тимә, яшәсен! (страница 19)
Кысып тоткан кул калтыравы күчкән таяк очы эзләнә-уйлана, Урта диңгез буйлап йөзеп килә. Дөресен әйткәндә, мин аны диңгез итеп күзаллый да алмыйм. Зурлыгы безнең инеш сыман гына тоела. Тоташ зәңгәрлек булып бара югыйсә, әз генә култык ясап кердеме – бүтән исем. Нигә тоташтан бер Урта диңгез генә дип аталмый. Шуңа һич башым җитми. Бер үк су акмый микәнни соң бу ярлардан?!
Таяк очы, икеләнеп, Сүәеш каналы яныннан кире борыла, тагын шул диңгез дулкыннарына кереп адаша. Әнә Кара диңгез, Каспий, Арал, яңгырдан соң җыелган күлләвек шикелле, әллә каян балкып тора. Һәрберсенең үзенә койган елгасы, йомык ярлары бар. Ә монда… Табып кара син диңгез эченнән диңгезне!
Директор абый күрсәткән иде бит узган дәрестә ул Мәрмәр диңгезен. «Биш» ле алгач, киләсе дәрестә барыбер сорамый дип, астан гына рәсем ясап утырган идем шул. Колагыма керде югыйсә «мәрмәр» дигән сүз, диңгезгә таш исеме кушалармыни инде дип аптырап та калган идем, күтәрелеп карарга исә баш җитмәгән.
Мин, ярдәм эзләгәндәй, яшен тизлеге белән класска күз төшереп алам. Арткы партадан гел елмаерга кызыгып торган җәлпәк битле Мәхәсим кулы белән «болай таба, болай таба» дигәнне аңлата. Күрсәткеч таягым Кызыл диңгезгә кереп чума. Директор абый, коры чыбык сындырган шикелле итеп тамак кырып, минем тарафка юнәлә. Бетте… Мәхәскә ышанып соң. Ике көн дәрес калдырганы өчен, бүген иртән генә директор абый кызык итеп сүккән иде бит аны. Сәбәбен сорагач, Мәхәсим:
– Сыер суйдык, вакыт булмады килергә, директор абый, – дип җавап бирде.
Усманов абый тыныч кына:
– Ите күп чыктымы? – дип сорап куйды.
– Бер түшкә инде, директор абый.
– Мае күп чыктымы?
– Бер табак инде, директор абый.
Мөхәс шулай беркатлыланып җавап бирә, без исә тыела алмыйча көләбез. Шуның сүзен тыңлап соң… Сүәеш каналына нигә керергә иде миңа?! Әнә директор абыйның симез бармагы үрелде дә (чак укып өлгердем…) Эгей диңгезенең ярын шакый башлады. Дистә еллардан соң мин нәкъ шул бармак үткән төштә, Эгей диңгезенең зөбәрҗәт дулкыннарында су коенырмын. Иреннәргә йоккан тозлы дулкын тәме миңа аерата кадерле булыр. Зәйтүн куаклары төбендә, Азиянең эре йолдызлы күгенә карап, мин карта алдында торган шушы «бәхетсез» чагыма бер генә минутка булса да кайтып килергә кызыгырмын.
– Эгей диңгезеннән килеп, Мәрмәр диңгезенә бары тик Дарданелл бугазы аша гына эләгергә мөмкин! Менә ул!
Бармак безнең инеш кумырыгы кебек кечкенә генә уентыкка барып төртелә. Менә сиңа Мәрмәр диңгезе! Аргы яры күренмәгән гаҗәп зур диңгез икәненә мин аның соңыннан, үз күзләрем белән күргәч кенә ышанырмын.
Директор «ике» лене алай тиз генә куймый. Бер белмәүдән соң күңел нечкәрә, баш мие өчләтә тизлектә эшли башлый. Шуңа күрә директор абый икенче белмәүгә кадәрге араны файдаланып кала. Хәзер ул мине карта буенча «куа» башлаячак. Бүген миңа «диңгез көне» килде, ахрысы…
– Тимор диңгезен күрсәт!
Күрсәткеч таягым Австралия кырыена очып куна. Бу диңгезне мин Аркадий Гайдарның «Тимур һәм аның командасы» дигән китап исеменнән хәтерләп калган идем. Нигә Тимур, безнеңчә тимер бит инде югыйсә… Сизеп торам: хәзер бөтенләй икенче киңлеккә барып төшәчәкмен.
– Бофорт диңгезе…
Таяк очы Аляска тирәсенә төртелә. Күз алдымда пәрәвез ятьмәсе кебек меридианнар, параллельләр биешә.
– Целебес!..
Мин тагын тропикка кайтып төшәм. Икенче белмәвем Тасман диңгезендә тәмамлана. Һәм кичәге «биш» ле кырыена журналда сытык чырайлы «өч» ле урын ала. Кеше башы бутап… океаннарга, диңгезләргә бүлгән булып… чынлыкта бөтен материклар да бер үк океан суы өстендә ята түгелме соң?!
Бу картаның нигә тузганын аңладым мин. Безгә кадәрге чабаталы малайлардан башлап, бездән соңгы буыннар да күпме йөзәчәк әле бу океан киңлекләрендә…
Атнакич мәктәптә танцы көне. Менә шунда инде Усманов абыйның директор икәне онытылып тора. Ул, чалбары ышкылып ялтырамасын өчен, тез башларына бәрхет чүпрәк яба да баянын кулына ала. Үзалдына елмайган шикелле бирелеп уйный. Китә бию, төрле уеннар. Укытучылар да – безнең арада. Иң яшь укытучыбыз – Алия апа. Ул һәр сүзне тәмле, ягымлы итеп әйтә белә. Чәченең бер генә бөртеген дә аерып калдырмыйча, үтә дә пөхтә итеп, артка толымлап үреп куйган булыр. Киеменнән ниндидер тыйнак хушбуй исе сизелер-сизелмәс кенә сирпелеп китәр. Куллары шундый йомшак, нәфис бармаклы. Менә шул йомшак кулны тотып, аның белән танцы итү өчен без малайлар арасында яшерен бәхәс, чират бүлешү барлыкка килә. Алия апа исә беребезне дә нәүмиз калдырмый.
Без, чит авылдан килеп укучылар, тулай торакта яшибез. Алия апа – безнең яңа тәрбияче. Йокы сәгате җитәр алдыннан килеп керә. Пальтосын, мамык шәлен салып куя да өйгә бирелгән эшләрнең үтәлешен тикшерә башлый. Әгәр ул укытучы булмаса, гел елмаеп кына торыр иде. Ә болай җитди булырга тырышудан ике каш арасына җыерчык сызыла. Шул җыерчыкны кул белән тигезлисе, Алия апаны гел ягымлы итеп күрәсе килә. Бераздан ул кызлар бүлмәсенә кереп китә. Без, каударланып, аның элгечтәге пальтосы янына җыелабыз. Мондый пальто авылда беркемдә дә юк. Якасы гаҗәп йомшак, күпереп торган затлы мехтан. Хуш исле якага йөзебез белән чумып та, кул белән сыйпап да карыйбыз. Бер-беребездән көнләшү китә… Шулчакта ишек ачылса, корт чаккан кебек, элгеч яныннан дәррәү сибелешәбез.
Сәгать унбердә Алия апа, безгә хәерле йокы теләп, утны сүндерә дә өенә кайтып китә. Әмма хәерле йокы безгә тиз генә килми шул әле.
Менә кемдер тамак кырып куя. Карават шыгырдый. Ул арада ут кабызыла. Торып, чалбарларга гына тотынабыз – ишек ачылып китә. Алия апа! Чалбарның сыңар балагын гына кияргә өлгергәннәр, титаклый-титаклый килеп, одеял астына чума. Мендәр читен тешләп, көлүдән чак тыелып ятабыз. Алия апаның ризасызлыгы йөзенә алсулык булып чыккан. Ул тавыш күтәрми, бермәл сынаулы карап тора. Укытучының шелтәле күз карашын төбәп, мәгънәле тын торуыннан да хәтәр мизгел бар микән?..
– Ә мин сезнең турыда бүтәнчә уйлаган идем…
Ут сүнә. Ишек ябыла. Тын да чыгармый ятабыз. Безнең бит әле сукыр тәкәле, арка чабышлы, тагын әллә ниләр уйныйсы бар, кызлар стена какканчы дөбердәп, ду киләсе бар. Без шуңа күнеккән идек бит… Нигәдер барыбызга да оят. Ут кабат янмый. Стенада беркайчан да күкесе ишеген ачып чыга алмый торган сәгать кенә келт-келт «аксаклап» йөри.
Ачулануы да матур иде, килешеп тора иде үзенә Алия апаның. Без аңа сабыйлык яратуы белән сокланып караганбыз, ахрысы…
Ул безнең мәктәптә бер генә ел эшләде дә Башкортстанга, үзенең туган төбәгенә китеп барды. Күңелдә нәүмиз-якты моң гына калды. (Ничә еллар үткән бит инде югыйсә, ул һаман шулай сөйкемледер, ул һаман шулай унтугыз яшендәдер дип уйлыйм мин. Әгәр кайда да булса, нинди дә булса хатын-кызның тупас кыланышын, тәмсез сүз әйткәнен ишетсәм, гүзәл генә буласы җанның үз-үзен кимсетүенә әрнегән күңелемә дәва эзләп, мин еллар аша Алияне искә төшерәм…)
Укытучыларыбыз арасында Рафика апа – үзе бер дөнья. Ул кысыграк күзле, җиңел, нәфис гәүдәле. Тигез, ак тешләрен балкытып елмайса, класс эче яктылык белән тула иде. Директор абыйның дәресендә киеренке утырып оеган буыннарны без тәнәфестә генә язып бетерә алмыйбыз, Рафика апа дәресенә дә кала. Ул тактага борылган арада, бер-береңә төртешеп алырга да, хатлар ыргытып «сөйләшергә» дә мөмкинлек туа. Әмма без Рафика апаның әйбәтлегеннән алай ук усал файдаланмыйбыз. Чама белеп кенә.
Ул чакта, хәзерге кебек, Җир шарын футбол тубы кадәр итеп кенә күрсәткән телевизорлар юк иде. Дөресен әйткәндә, чын футбол тубын да кулга тотып караганыбыз булмады. Әгәр бүгенге мәктәпләрдәге кебек бай спорт заллары булса, безнең арадан да, бәлки, дөньяга исеме билгеле спорт мастерлары чыккан булыр иде.
Ләкин без барыбер дәрестән тыш вакытларны күңелле үткәрә идек. Рафика апа ни генә уйлап чыгармый.
Беркөнне ул район үзәгеннән күп итеп лозунг яза торган каләмнәр алып кайтты. Зур-зур хәрефләр әнә ничек җиңел генә языла икән! Әмма Рафика апа кулыннан матур яралган хәрефләр безгә алай тиз генә бирешергә теләмәде. Дәррәү, класс белән тотынсак та, бу һөнәрне үзләштерүчеләр соңыннан бер-ике генә калды.
Рафика апа мәктәпкә мандолиналар кайтартты. Тагын без күмәкләшеп уйнарга өйрәнә башладык. Бармак битләре канап, тиресе берничә кабат сыерылып төшкәнче, айлар буе маташсак та, шома итеп уйнауга берничә кеше генә иреште. Концертлар куйганда, без ике егет, ике кыз, сәхнәдә мандолинада уйный идек.
Фототүгәрәк оештыргач та, шулай булды.
«Сәләтсез кеше булмый, һәммә кешегә дә тумыштан нәрсәгә булса да сәләт бирелгән», – дия иде Рафика апа. Юк мөмкинлекләрне дә бар итеп, ул бездә нинди дә булса һөнәргә кызыксыну уяткан икән.
Рафика ападан без беренче тапкыр «коллекция», «коллекционер» дигән сүзләрне ишеттек. Хикмәтен аңлагач (ул чакта ни бар иде соң әле…), ярышып, шырпы кабындагы рәсемнәрне җыя башладык.
Хыял чикләрен киңәйтә белгән Рафика апаның «поход түгәрәге» оештыруы барыбызга да хуш килде. Күп тә үтмәде, без, чаңгылар тагып, җылымса, кояшлы көндә беренче сәяхәткә кузгалдык. Укытучыбыз: «Туган җир матурлыгы», – дип аңлаткач, карлы таулар, урманнар күрер күзгә күнегелеп беткән булса да, бөтенләй яңа яктан ачылып китте. Тирән тарлавыклар, боз астында яшеренеп яткан инешнең кар бүрекле текә ярлары, чытырманлы урман ешкынлыклары – бар да ниндидер сергә өртелгән кебек. Әйтерсең моңа кадәр беркем дә монда аяк басмаган, гүя без, беренче эзләр салып, яңа дөньялар ачарга чыкканбыз.