реклама
Бургер менюБургер меню

Марсель Галиев – Тимә, яшәсен! (страница 18)

18

Ел фасыллары алышына. Вакыт ага. Кыш үтә дә, тагын җәйләр килә. Һаман шулай… Әти дирижёрлык иткән пычкы музыкасы авыл өстендә тирбәлә.

Ә беркөнне… көтелмәгән фаҗига.

Такта ярганда… Ибәй агай пычкыга киселгән. Киселгән генәме, урталай өзелеп чыга язган.

Соңыннан бу фаҗигане әти үзе сөйләде.

…Ибәй абзыйның, пычкының теге ягына чәчрәп киткән такта кисәген тотып калырга дип үрелгәндә, аягы таеп киткән дә нәкъ дуылдап әйләнгән пычкы өстенә килеп төшкән. Әти шул мәлдә моторны сүндереп йөгереп чыккан. Күтәреп алганнар… Такта яручы ирләрнең берсе медпунктка, икенчесе телефоннан «ашыгыч ярдәм» чакырырга дип йөгерешкәннәр. «Ике кулым белән тоткан килеш, гәүдәсен тез өстемә яткырып, утырам. Кулым арып әз генә бушаса да, ярасы ачылып китә, эчтә йөрәге типкәне күренеп тора, алагаем кан ага, коточкыч инде», – ди әти. «Ашыгыч ярдәм» машинасы районнан егерме минутта килеп җиткән. Өч көн буе табиблар ничек кенә коткарырга тырышып карасалар да, саклап кала алмаганнар.

– Тимер көрәк калган иде такта ярган җирдә, алып кайт, – дип, соңгы сүзен әйткән Ибәй абзый хатынына.

Әти бу фаҗигане бик авыр кичерде.

Үлемнең, һәр мизгелдә сагалап, янәшә йөри икәненә мин дә үз акылым белән беренче тапкыр төшендем…

Үлеп укыйсым килә

Мәктәп – авылның күз карасы. Тәрәзәләрен балкытып, ул бөтен өйләрдән биек булып, күркәм урында утыра. Олы урам, тыкрыкларын ияртеп, мәктәп бинасына алып килә. Бакчасында агачлар мулрак үсә. Кече капкасы да мәгънәле шыгырдап ачыла. Монда бар да белмәвеңне белүгә корылган.

Алты яшьтә чагымда ук, кызыгып, мәктәпнең ишеген ачып кердем бит мин. Кердем дә зур коридорда югалып калдым. Беренче классларны укытучы Фатыйма апаны читтән генә күреп белә идем, үтеп барышлый, тукталып, миңа сүз катты:

– Әллә укыйсың киләме?

– Үлеп укыйсым килә…

Фатыйма апа көлеп җибәрде. Нигә дисәм, минем «үлеп» дигән сүздән көлүе икән. Ул аны янәшәдән үтеп барган укытучы абыйга: «Шулай дип әйтте бит менә бу үскән малай», – диде. Икесе дә көлештеләр. Нәрсәдән кызык таптылар, аңламыйм. «Үлеп ашыйсым килә», яисә «үлеп йоклыйсым килә» диләр бит инде өлкәннәр.

Фатыйма апа мине, җитәкләп, класска алып керде. Иң арткы партадагы буш урынга утыртты. Дулкынланудан калтырыйм. Үзем сөенәм, бу – минем өчен белем ачкычына тәүге тапкыр үрелеп алу мизгеле иде.

Батырлыгымны җыеп, тагын шулай, тагын килгәләдем. Шөкер, куып чыгармадылар. Бәхеткә, арткы партада урын гел буш була иде.

Менә мин бүген, беренче класска барырга дип, урамга чыктым. Карыйм, Зөфәр килеп ята, ул арада капкадан Фаварис чыкты. Өчебез дә ак күлмәктән, кара чалбардан. Зөфәрнең китап-дәфтәрләрен әнисе зәңгәр яулыгына төреп, кул тоткычы калдырып төйнәп биргән. Фаварис киндер букча тоткан. Минем кулда әти фанердан ясап биргән дипломат: тоткалы, элгечле. Яшел төскә буялган. Аның каравы һәрберебезнең Әлифбасы бер үк төрле, сыныйм бу малайларны дип, эчтән кыҗрап торадыр әле.

Кибеттән матур сумка алу турында хыяллану да өметсезлекнең өметсезлеге иде илленче елларда. Бар акылын, бар куәтен танкларга, пушка коюга тоткан ил бала-чагага уку сумкасы тегеп ваклана димени.

Әллә нинди купшы тантаналы җыелыш булмады шикелле, турыдан-туры дәрескә кереп киттек. Тактага олы итеп язылган, бригадир Габделхәй абзыйның җир үлчи торган саженына охшаган хәреф – «А» хәрефен, алфавитның гаскәр башын, мин күптән инде беләм бит, беләм!..

Беренче тәнәфескә чыккач күрәм: малайлар ишелеп бетеп, өелешеп, көрмәкләшә, шулкадәр кызыгып, өсләренә сикердем генә… Кемдер якамнан эләктереп, сөйрәп төшерде дә ияртеп алып китте. Карасам, Фатыйма апа икән. Укытучылар бүлмәсенә алып кереп, ишек катына бастырды да: «Мин сине яшең тулмаган килеш мәктәпкә алдырдым, әтиең сүзен тыңлап…» – дип, кайнар тыны белән ысылдап, мине битәрләргә кереште. Элеккеге Фатыйма апа түгел иде бу. Хәер, мин дә элеккеге түгел бит, бүгеннән чын укучы саналам…

Укытучылар бүлмәсеннән кикригем шиңеп чыкты. Бер гаебем юк иде бит югыйсә… Капылт өскә чыгарга ярамыйдыр шул, әнә аста әүмәкләнүчеләргә берни булмады…

Укудан кайтканда, мине, шорник Шәрип абзый юл уртасында туктатып: «И-и, син дә үсеп җиттеңмени инде», – дип, яратып кына борынны кысып китте. Бармагыннан шундый куе ис йогып калды. Бара-бара бу ис тирләгән ат ябагасы, җебегән каеш, ат тизәге, әче тәмәке – тагын әллә нинди төсмерләргә таркалып, борынны үчекли башлады. Мин, йөгерә-йөгерә кайтып, кат-кат сабынлап борынымны юсам да, бер атна буе шул истән котыла алмадым. (Еллар үткәч тә, шорник Шәрип абзыйны күрсәм, теге исләр җыелмасы, берсен берсе уздырып, борын төбендә сирпелеп китә торган иде.)

Икенче көнне дәрес барышында Фатыйма апа шундый сүз әйтеп алды:

– Менә бөтен хәрефләрне өйрәнеп, укый-яза башлагач, китапханәдән укырга кызыклы китаплар ала башларсыз…

Аның бу сүзе күңелне кабалый гына бит. Соңгы дәресе дә сузылганнан-сузыла бит аның.

Китапханәче Әнисә апа үзе бер затлылык үрнәге булып тоелды миңа. Кара костюмнан, куе сары төстәге блузка якасы күренеп тора. Чәч толымын арт чүмеченә җыеп китереп, төенләп куйган. Үзеннән әллә нинди нәзберек тәмле хушбуй исе килә.

– Укуның икенче көнендә китап сорап килгән бала юк иде әле, – диде ул, елмаеп. Шул елмаюын сүндермәгән килеш, үрелеп кенә бер юка китап алып бирде, укып күрсәтүемне үтенде.

Йөгертеп кенә укып биргәч, «машалла» дип, башын чайкап куйды да исем-фамилиямне сорап яза башлады.

Фанер дипломатка мин хуш исле китапны урнаштырып, өйгә йөгердем.

И ул чаклар…

Агач ручкага кигезелгән корыч каләмне карага манып язабыз. Кара савыты һәркемнең үзенеке. Тел очына тисә әчеттерә торган шәмәхә төстәге сыеклык салынган кара савытын мәктәпкә килгәндә-киткәндә алып йөртү – үзе бер бәла. Бу савыт, карасы агып чыкмасын дип, капкач ягыннан эчкә таба тараеп эшләнсә дә, гел түгелергә генә тора; укучы баланың борын очы, кул бармаклары, җиңе, итәге яисә чалбары гел шушы шәмәхә төс белән чуарланып, ерактан ук кычкырып тора. Нинди әрсез, тешләк төс ул шәмәхә төс… (Кием-салымында, кул бармакларында шәмәхә төснең муллыгына карап, кайсы баланың ничәнче класста укуын чамалап була иде.)

Минем дә фанер сумкамның бер чите эчтә түгелгән кара агып чыгып, Татарстан картасына охшап җәелде. Хәзер инде минем шапшаклыгымны бөтен урамга кычкырып барасы бу сумканы ничек тотып йөрим…

Шуннан соң әти миңа каешын иң аша асып йөрешле күн сумка алып кайтып бирде. Ачып җибәрәсең – ике бүлекле, берничә каләм кертеп куя торган оясы да бар. Моны күрүгә, малайлар, көнләшеп: «Ат печүче, ат печүче сумкасы таккан, ыстырам», – дип үртәргә керештеләр.

– Командирлар сумкасы бу! – дигәч кенә тындылар.

Дүртенче классны тәмамлаганда, мин китапханәдәге бөтен татарча китапларны укып чыккан идем инде. Бөтен дим дә… Әлбәттә, меңләп түгел, билгеле… Шулай да шактый бар иде.

Ике китап кына укылмыйча калды. Берсе – Тургеневның «Рудин» ы, икенче калын китап – Войничның «Кигәвен» романы. Икесе дә тәрҗемә. Мин аларны укый башлап, берни аңламыйча һәм аңларга да теләмичә ташладым. (Бик күп еллардан соң сатып алдым мин Этель Войничның «Овод» дигән китабын. Ятты-ятты, тотына алмадым. Малай чакны үпкәләтермен шикелле тоелды, актыкта букинистка илтеп аткардым.)

Менә ул – без бишенче класска укырга килгән Туйкә сигезьеллык мәктәбе. «Г» хәрефе сыман төзелгән, кызыл түбәле мәһабәт бина. Комташ диварлары яңгырлы көндә каралыбрак китә, кояшлы көндә төрле төсләргә кереп яктыра, кышын һәр ташына сыкы сара да, көмештән коелган шикелле, җем-җем итеп тора.

Зәңгәр рамлы зур-зур тәрәзәләре тезелеп киткән мәктәп бинасы Парфенон сарайларыдай бик борынгы заманнарда салынгандыр кебек.

Җиз кыңгыраулы мәктәп… Куе бакча… Нинди иркен, чирәмле ишегалды… Салам-шифер түбәле авыл уртасында үзенә бер оазис, серле утрау…

Менә шул утрау уртасыннан, кулын артка куеп, Усманов абый килә. Куе зәңгәр төстәге каплавычлы кесәле френч, яшькелт төстәге галифе чалбар кигән. Билендә – портупеялы офицер каешы. Хром итекләре гаҗәп пөхтә ялтыратылган, хәтта яңгырлы, пычрак көннәрдә дә бер генә тап та күрмәссең – көзге кебек. Текә маңгаеның дәвамы булып куе кара чәче өскә чөелгән, тигез кыркылып, баш чүмеченә таба юкарып төшә. Муены белән гәүдәсе тоташ, шуңамы, ул башын иебрәк йөри. Калын күзлек пыялалары аша күзләре кечкенә генә булып, бик тирәннән күренә.

«Әгәр мәктәп директоры булмаса, бик зур гаскәр башлыгы – генерал итеп куярлар иде аны», дип уйлый идем мин.

Без аны «директор абый» дип йөртәбез. Менә ул, хром итекләрен шыгырдатып, мәктәп коридорыннан килә. Син инде үзеңнең бөтен шуклыкларыңны күңелеңнән барлап чыгасың. Эчкә курку йөгерә. Буйга тагын да кечерәеп, стенага кереп китәр шикелле барасың. Исәнләшү дә авыз эченнән зәгыйфь кенә пышылдауга әйләнеп чыга.

Гадәттән тыш усал тоела иде ул.

Корыч тавышы белән дәрес башлануын игълан итүгә, класста шундый үткен тынлык урнаша ки, хәтта канның тамырларда типкәне ишетелеп тора. Күрше класстагы тавышлар калын стена аша саркып керә башлый.

Таушалып, ялгау урыннары куба башлаган дөнья картасы алдында басып торганымны һич тә онытасым юк. Сорау бирелгән. Директор абыйның шундый гадәте бар: башта ул сине ашыктырмый, кабаландырмый, уйланырга мөмкинлек бирә. Иелеп, журналга нидер яза, күтәрелеп карамаса да, синең нинди халәттә торуыңны үтәли сизәдер кебек.

Сорау бирелгән: «Мәрмәр диңгезенә көньяктан нинди бугаз аша кереп була?» Директор абыйның тавышы минем колак төбендә яңгыравын җуя алмыйча тирбәлеп тора. Картасы да биек эленгән бит аның, вак язуларны укымалы да түгел. Куркудан минем аяк астында идән чайкала башлый. Тынычлану өчен, вакытны азга гына булса да сузарга иде… Кайсы тирәдә икәнен томанлы гына чамалыйм инде чамалавын. Каушаудан, тал чыбыгыннан шомартып эшләнгән күрсәткеч таягым Гибралтар бугазына килеп төртелә. Такыр башын кытыр-кытыр сыпырып торган малай нәкъ егерме өч елдан соң шушы Гибралтар бугазы ярында, Испания ягыннан Марокконың кызгылт тауларына карап торырмын дип, әлбәттә, уена да китерә алмагандыр…