Гарифҗан Ахунов – Акча күктән яумый / Деньги с неба не падают (страница 16)
– Нинди сәбәп белән бу, иптәш мастер? – диде телгә оста Әкълимә. – Бәйрәмгә ерак бит әле.
– Их сез, кызлар! – дип, Хәйрүш шелтә белән баш чайкады. – Шуны да белмисезмени? Ике көннән бригадада зур бәйрәм булачак бит.
– Нинди бәйрәм?
– Соң бит, җанкисәккәйләрем, берсекөнгә Җәүдәт кайта лабаса!
Имән буена тезелешкән егетләр, кызлар рәтеннән, ярга таба шаулап килгән дулкындай, сөенечле сүзләр китте:
– Җәүдәт кайта! Җәүдәт кайта!
Ашкынып килгән икенче дулкын аны эләктереп алды:
– Каршы алабыз! Бәйрәм ясыйбыз!
Бер минут эчендә бөтен бригада, җанланып, дулкынланып, Хыялый Хәйрүш әйткән сөенечле хәбәр белән яшәүгә күчте. Ләкин безнең алай озаклап сөенеп торырга вакытыбыз юк иде, мастер, кулын күтәреп, тавышларны туктатты да безнең һәркайсыбызга эш кушарга тотынды:
– Азамат, син бер кочак чәчәк әзерлисең.
– Есть, чәчәк әзерләргә!
– Сәләхи, син такси белән Бөгелмәгә барасың.
– Зөбәрҗәтне дә алыргамы?
– Ала бир! Шәйхаттар, син азык-төлек коменданты.
– Рад стараться! – диде Шәйхаттар, күкрәк киереп.
– Ә син, Петушков, музыка өчен җаваплы. Аңлашыламы?
– Бәлки, безгә оркестр чакырырга, почётлы каравыл куярга кирәктер? – диде Николай ирония белән.
– Кирәк икән, оркестрын да чакырырбыз, каравылын да куярбыз. Бригада өчен Җәүдәт кечкенә кеше түгел. Дөресме, Гыймран агай?
Хәвефсезлек инженеры көттереп кенә җавап бирде:
– Мин, конечно, монда чит кеше. Инде олы күреп, якын итеп сорыйсың икән, энем, җавап бирәм. Миңа калса, бик тә сәер әкәмәт фикер йөртәсез сез, яшьләр. Ийе, бәк сәер. Үзегез уйлап карагыз. Кем ул сезгә Җәүдәт Галиәхмәтов? Чит илдән килгән туристмы яки корыны бушка аударып, сафсата сатып йөрүче дипломатмы? Юк, ул турист та, и шулай ук дипломат та түгел, ул сезнең гап-гади иптәшегез. Сез аны үз арагыздан, иң булдыклы егет иттереп, институтка укырга җибәрдегез. Сез аңа дүрт ел буена зарплата түләп бардыгыз. Соң бит ул сезгә кунак булып кайтмый, җиң сызганып эшләргә дип кайта, бригаданы күтәрергә дип. И шулай булгачыннан, акылыгыз белән исәпләп, фикер йөртеп карагыз: нигә кирәк аңа музыка? Нигә кирәк аңа чәчәк? Музыка бер тыңладыңмы онытыла. Чәчәк бер сәгать кояшта тордымы шиңә. Инде әгәренки аны олыларга телисез икән, бу егет безнең йөзебезгә кызыллык китермәде, дип әйтәсез икән, бирегез үзенә гомер буе истә калырдай бер бүләк.
– Ә нәрсә бирергә соң? – диде Хәйрүш, уйга калып.
Бүләкнең төрлесен тәкъдим итеп карадык, ләкин барыбызга да ошаган әйбер табып булмады. Безнең шау-шуны сабыр гына тыңлап торгач, хәвефсезлек инженеры тагын сүзгә кушылды:
– Миндә бер нәрсә бар, әгәренки ул сезнең күңелегезгә ошаса бирә алам, – диде. Чемодан төсле күн чехолны чишеп, аның эченнән ике көпшәле ау мылтыгы чыгарды.
Егетләр, аның тирәсенә җыелып, тиз генә мылтыкка бәя биреп алдылар.
– Иске түгелме? – диде Шәйхаттар.
Хәвефсезлек инженерының хәтере калды:
– Бумы иске?! Бу, беләсең килсә, егеткәем, атаклы заводныкы. Иң зур мастерлар кулыннан үткән штучный эш. Аучылар әйтмешли, ике көпшәсе дә чок! Миңа аны ерак баҗай танышлык буенча гына табып бирде.
Шәйхаттар, аучылык эшендә үзенең дә төшеп калганнардан түгел икәнен күрсәтергә теләгәндәй:
– Яралап кына калдырмыймы? – диде.
– Ничек яралап?
– Була шундый мылтыклар: атуын да шәп ата, ә куянны җиргә сыламый, кошны да яралап кына калдыра…
Бу юлы нинди сабыр Нуришанов та кызып китте:
– Әнә кара! Кая карыйсың, тишек борын, имәннең очына кара! – Инженер предохранительне чыкылдатып ычкындырды, мылтыкны аучыларча җиңел генә иңенә терәде, йөнтәс кара кашлы сул күзен бөтенләй бөркәп куйды һәм гөрселдәтеп атып җибәрде. Мылтык тавышы бөтен промыселны айкап, киредән безгә кайтып җиткәнче, имән очындагы бәләкәй генә бер ботак сынып чыкты да әйләнгәләп җиргә килеп төште.
– Ай, харап иттегез имәнне… – Зөбәрҗәт, еларга җитешеп, җирдә яткан ботакны барып алды.
– Әнә бит егетегез миңа ышанмады, – диде Нуришанов акланган сыман. – Ә Җәүдәт болай гына атмый, ул очар кошны әйләндереп сала. Мә, ал, мастер, миннән булсын яхшылык!
– Туктагыз әле, Гыймран агай, бу бит сезнеке. Ничек була инде бу?
– Һәй, исең киткән икән, – диде хәвефсезлек инженеры, аның нәрсә әйтергә теләвен аңлап. – Бригада исеменнән бирергә телисез икән, миңа акча җыеп бирерсез.
– Менә анысы акыл! – Хәйрүш җиңел сулап куйды. – Рәхмәт, Гыймран агай, коткардыгыз. Бирегез бишне!
Каты итеп кул кысыштылар. Ау мылтыгын тоткан Хәйрүшнең йөзе балкып китте, инженер тыенкы гына елмаеп куйды. Мин бригада егетләренә күз төшердем.
Алар да канәгать күренә. Галиәхмәтовны каршы алырга була хәзер!
Шулай да мин үзебезнең беренче аяныч хатабыз менә шушы ау мылтыгыннан башланды дип уйлыйм.
Өченче бүлек
Без эш урыннарына таралдык. Ә эш безнең – муеннан! Һәркайсыбызга сигезәр скважина. Алар төзек эшлиме, туктамаганнармы, ватылмаганмы, ниһаять, нефть агып ятмыймы – һәммәсен барлап-карап, тикшереп чыгарга кирәк. Көн саен кыргыч төшереп, парафинын кырдырып торсак та, барыбер берәр айдан скважина стеналарына парафин утыра, аны кайнар пар белән җебетергә, операторлар сүзе белән әйтсәк, «мунча кертергә» кирәк. Шуның өстәвенә әле безнең фонтан атмый торган, тукталган скважиналарыбыз бар. Аларны сафка бастырырга, аларны яңадан фонтан аттыра башларга кирәк. Шунсыз без, коммунистик хезмәт бригадасы исемен алу өчен көрәшүчеләр, нефть чыгару планын тутыра алмаячакбыз. Инде килеп, шушыларның барысы өстенә без – студентлар. Кайсыбыз кичке мәктәптә, кайсыбыз техникумда, аеруча өлгерләребез академик Губкин исемендәге кичке нефть институтында укый. Аз гына буш вакытың булдымы, китапка борын төртәсең. Юк әле, моның белән генә дә бетми. Әле Хәйрулла Хәкимов уйлап чыгарган һәм шуның белән Хыялый Хәйрүш исемен алган күптөрле хикмәтләр бар. Алардан берсе – скважиналар янын чәчәккә, гөлгә күмү. Әллә сез куш йодрык чаклы ут янып торган розаларны уйнап-көлеп йөргәнгә, үзләреннән-үзләре генә үскән дип беләсезме? Әллә сез яз көннәрендә ап-ак чәчәккә күмелеп утыручы алма бакчаларын безнең территориядә әфсен өреп кенә барлыкка килгән дип уйлыйсызмы? Килмәгән кая! Аларга күпме маңгай тире, күпме күңел җылысы салынган! Аларның төбен йомшартырга, чүп үләннәрне утарга, аларны гел ашлап-тиресләп, суын сибеп торырга кирәк.
Инде менә шушыларның барысы өстенә Җәүдәтне каршы алу мәшәкате өстәлде. Кызлар культбудкаларны ялт итеп җыештырырга, тәрәзә пәрдәләрен юарга, үзәк будкага хәтта челтәр пәрдәләр эләргә тотындылар. Без, егетләр, скважиналарыбызны барлап йөргән чакта, күңелебездә туган яңа тәкъдимнәребезне бер-беребезгә әйтә тордык. Азамат, мәсәлән, Җәүдәтне Бөгелмә вокзалыннан автомобиль белән түгел, кыңгыраулы пар ат белән каршы алырга дигән тәкъдим кертте. Ул тәкъдим, билгеле, бертавыштан кире кагылды. Ник дигәндә, колхозлардан хәзер ат табу ансат эш түгел, тапкан сурәттә дә «зад-пирут» йөз егерме чакрымга ат куу мәгънәсезлек булыр иде. Ләкин Азамат ярты юлда туктап калуны белми. Ул, беренче тәкъдиме кире кагылуга, шундук икенче тәкъдимен дә әйтеп өлгерде. «Җәүдәтне каршы алачак «Волга» га әйләнәсе биш метрлы чәчәк такыя үреп киертергә, пар атка тага торган кыңгыраулар тагарга», – дип ду килеп йөри башлады.
Бер сүз белән әйткәндә, Җәүдәт Галиәхмәтовны каршы алу мәсьәләсе бригада өчен вакыйга булып әверелде.
Төш җиткәнче, без гел Җәүдәт турында, аны ничек каршы алу, ике көн эчендә нәрсәләр эшләп өлгерү турында уйлап, киңәшеп, тәкъдимнәребезне әйтеп үткәрдек. Эшебез дә көндәгедән җиңелрәк барды, ансатрак эшләнде, аякларыбыз тигән җиргә тиде, тимәгән җиргә тимәде.
Ләкин безне зур гына борчу көткән икән әле. Төштән соң сәгать өчләр тирәсендә тревога сигналы яңгырады. Көмеш быргының, урман эчләрен айкап, ашкынулы-дәртле авазы тирә-якка сибелүе булды, бер минут кичекми, имән янына җыелдык. Быргысын кулына тоткан Азамат, күн курткасын өстенә киеп алган Хәйрүш, әле шәһәргә кайтып китәргә өлгермәгән Гыймран Нуришанов беренче булып килеп җиттеләр. Озакламый иртәнге вахтадагы егерме биш кеше барысы җыелып бетте.
Хәйрүшнең чырае караңгы иде, кискен генә кулын күтәрде:
– Иптәшләр, мин сезгә күңелсез хәбәр әйтергә тиешмен!
Берьюлы сагаеп калдык. Оператор егетләр артыннан кызларның кызыксынып сузылган башлары күренде. Арттагылар якынрак елышты.
Хәйрүш, тагын чак кына сүзсез торгач:
– Галиәхмәтов кайтып җиткән… – диде.
Йөзләрдә аптырау. Соң, кайтса? Моның нәрсәсе начар? Сөенергә кирәк. Ярый, каршы алырга өлгермәдек. Ярый, челтәр пәрдәләр эленмәде. Музыка килмәде, чәчәкләр булмады. Аның каравы ике көпшәле ау мылтыгыбыз бар! Аның каравы Җәүдәт үзе безнең белән дигән сүз!
Берничә секундка гына сузылган сәерсенүле тынлыкны аек акыллы Шәйхаттар җимерде.
– Кайчан кайткан? – диде ул, таләпчән, кискен тавыш белән.
Хәйрүшнең борын канатлары кыймылдашып алды:
– Моннан өч көн элек.
Имән яны кинәт гөр килде:
– Ничек?
– Бу ни дигән сүз?
– Өч көн буена бригадага килми йөриме?
Гаҗәпләнү-аптырау дулкыны узып китәргә өлгермәде, шундук икенче дулкын күтәрелде:
– Безобразие!
– Оятсызлык!
– Хәзер үк кеше җибәрергә!