Гарифҗан Ахунов – Акча күктән яумый / Деньги с неба не падают (страница 18)
– Ярый. Аңлашылды, – диде Хәйрүш. – Димәк, ике көннән, якшәмбе көнне сәгать уникеләргә туй табыны әзер була?
– Әзер була.
Хәйрүш, җиңел сулап, урыныннан торды.
– Алайса, бик шәп. Бүген кич белән үк акча җыеп бирербез. Әйдә, тотыныгыз эшкә!
Нуришанов, туй мәшәкате артыннан йөрү өчен дип, мине ике көнгә эштән бушаттырды, һәм шул көнне үк, промыселдан вездеход алып, күрше авылларга чыгып киттек.
Безнең бу сәяхәт турында иркенләбрәк сөйләми ярамас. Ник дигәндә, Гыймран агайның сугымлык сатып алуында мин безнең бригада егетләренең берсендә дә булмаган кәсепчелек һәм сәүдәгәрләр осталыгы күрдем. Минем бабай, андый кешеләр турында сөйләгәндә: «Маһир да соң, карт боргыч!» – дип тел шартлатып тора торган иде.
Җәйге кояш Нурсала таулары артына иңеп, ерак басулардан мал-туар кайткач, без Тайсуган авылына килеп кердек. Гыймран агай, кайбер ала канатлар кебек тузан туздырып, урамда машина куып йөрмәде, «газигы» н каралты-курасы бик таза бер ишегалдына кертеп куйды да, йорт хуҗасын – кып-кызыл битле, тәбәнәк кешене – лапас ышыгына чакырып, озак кына нидер киңәште. Аннары урам буйлап китеп барды. Бер капкага керде – сугымга мал сорады, тагын берсенә керде – тагын сорады. Соравын сорады, ләкин юньле-рәтле карамады, бәясен дә сатулашмады. Тик өченче йортка кергәч кенә, кожанны чишеп җибәреп, иркенләбрәк сөйләште. Иңгә-буйга нык килгән утыз яшьләрендәге чибәр генә кеше – йорт хуҗасы – безнең янга өч кыш кышлаган кысыр тана җитәкләп алып чыкты. Тана бик матур, өсләре елкылдап тора, янына килгәндә, усалланып башын чайкый иде.
Гыймран агай бер кулы белән тананың мөгезеннән кысып тотып, икенче кулы белән тамак астын сыпырырга кереште. Тана башын сузып, рәхәтләнеп тора башлагач, касык астына кулын тыгып, җилен тирәләрен капшап карады: симезлеген тикшерде. Инде сүз малның бәясе турында барырга тиеш иде, әмма Нуришанов, мине дә, хуҗаны да гаҗәпкә калдырып, ләм-мим бер сүз дәшмәстән, капкага таба юнәлде.
– Туктале, нишләп бәясен сорамыйсың? – диде хуҗа.
– Безгә батмый бу, – диде Гыймран агай гамьсез генә.
Хуҗаның хәтере калды. Кул юганда сызганып куйган җиңен төшерә-төшерә:
– Нәрсәсе батмый? Моңа ни булган? – диде.
– Нәрсәсе дисеңме? – Гыймран агай, фуражкасын маңгайга табарак чигереп, башын кашып куйды. – Моңа берни дә булмаган. Шәп тана бу. Ләкин зур бәйрәмгә ярарлык түгел.
– Нәрсәсе ярарлык түгел?
– Беренчедән, гәүдәгә кечкенә, икенчедән, симерүе җитмәгән.
– Моныңмы симерүе җитмәгән?! Син инде аны, акыллы абый, миңа сөйләмә, Мәнди анасына сөйлә. Моны суйсаң, пот ярым мае гына чыга. Кәлимәт базарына илтеп йөрергә вакытым гына юк, комбайным ремонтланып бетмәгән. Югыйсәң мин синең белән сөйләшеп тә тормас идем… – дип кызып китте хуҗа.
– Әкәмәт тә сәер кызык кеше син, – диде Нуришанов, гадәттәге салмак-сабыр тавышы белән. – Шәһәрдән килгән дигәченнән дә, син мине гомер буе мал әсәре күрмәгән дип уйлыйсың инде, ә? Бик беләсең килсә, энекәем, әйтим: мин ун ел заготскотта сугымчы булып эшләгән и шулай ук мондый йолкыш таналарны гына күрмәгән. Холмогор үгезләре үткән менә бу кулдан. Мин сиңа чынын әйтеп сөйләшәм. Инде ышанмыйсың икән, бир кулыңны – танаңны егып суям – бер центнер да утыз кило ите, күп дисәң егерме биш кадак мае чыга!
Гыймран агай, күн итекле таза аякларын җиргә имән баганадай беркетеп, тавышны бөердән чыгарып сөйләште. Моңарчы бик әтәчләнгән яшь хуҗа икеләнә калды:
– Нүжәли шулай гына?.. – диде ул, танасына күз төшереп.
Нуришанов сүзне кыска тотты:
– Шулай гына! – диде һәм, артык сүз әйтмәстән, капкага таба юнәлде.
– Туктале, сөйләшеп бетермәдек бит әле, – диде хуҗа, аның җиңеннән тотып. – Аңламыйм әле мин. Бозау булып бозаудан бит сиксән кило ит чыга.
– Беләсеңме, чибәр егет, дөньяда Хуҗа Насретдин исемле акыллы бер юләр булган, әнә шул әйткән, адәм ышанмастайны чын булса да сөйләмә, дигән. Бозаудан беркайчан да сиксән кило ит чыкканы юк. Чыга илле кило. Син минем башымны катырма, алдашып торырга мин малайлар түгел. Чыгар комган белән җылы су, чыгар бау, танаңны күз алдында егып суям: мин дигәнчә булмаса, битемә төкерерсең. Килештекме?
Яшь хуҗа бөтенләй аптырашта калды, чоланнан шаулап килеп чыккан хатынына:
– Бар, бар, буталып йөрмә, син генә җитмәгән идең! – дип кулын селтәде.
Мин инде эшләрнең шактый ук катлауланганын, тана хуҗасының үз терлеге өчен якалашырга әзер торуын аңладым. Аның тиле булып каласы килми, ләкин төпле дәлиле белән бер селтәнүдә аны җиңеп барган бу тәҗрибәле агайга каршы ул сүз дә таба алмый иде. Нуришановка шул гына кирәк иде бугай. Ул хәзер бик ныгытып һөҗүмгә күчте:
– Безгә ким дигәндә ике центнер ярым ит кирәк. Синең танаң шуның яртысын гына бирә ала. Ну мин калганын, бәлки, бозау-сарык ише мал алу исәбенә тутырырмын. Йә, давай, тиярен генә әйт. Күпме?
Хуҗага җан керде. Ул йөгереп диярлек танасы яныннан әйләнеп чыкты.
– Ә син күпме диярсең?
– Зерә дә әкәмәт сәер адәм икәнсең син. Мал бит синеке. Син сора.
– Өч багана, – диде хуҗа һәм Гыймран агайның йөзенә төбәлде.
– Ягъни өч йөз тәңкә? Ийе.
– Алай, алай.
– Нәрсә алай?
– Оятың бармы соң синең?
– Ә нигә? Ике ярымны бирделәр инде миңа.
– Биргәч, сатасың калган.
– Ә нигә исең китә? Сатармын да!
– Сата гына күр. Киттек, энем Сәләхи.
Гөнаһсыз хайван янында башкарылган шушы күңел кайтаргыч сату-алу эше минем җаныма тия башлаган иде инде, шуңа күрә мин:
– Киттек, киттек, Гыймран ага, итне башка урыннан табарбыз! – дип, сөенеп җавап кайтардым. Без капкага юнәлдек. Капканың келәсен күтәрдек. Ачып чыктык. Арттан килүче булмады. Бер йортны узып киттек. Шул мәлне хуҗа урамга йөгереп чыкты.
– Тукта!
– Нәрсә?
– Син бит әле үз бәяңне әйтмәдең?
Гыймран агай, туктап, аны көтеп алды.
– Син бит адәм ышанмастай бәя сорыйсың.
– Ә син күпме бирәсең?
– Танаңның асыл бәясе йөз илле тәңкә.
– Китче, булмаганны! Әллә син аны урлаган мал дип белдеңме?
– Йә, күпме?
– Әйдә, күңелең булсын, ике дә сиксән.
– Ике дә сиксән?!
– Ә нәрсә?
– Бар, энем, битеңне юып кил.
– Безнең бит юган.
– Юган булса, туп-туры әйт, сатасыңмы танаңны, юкмы?
– Сатам, кәнишне.
– Сатсаң, тиярен сора. Сатмасаң, үпкә юк. Әнә чулак Нурислам белән күпер төбе Фәтхидә кышлаган бозау бар, бәясе килешенгән, алам да китәм.
Гыймран агайның, соңгы чиккә дип, чабу астында яшереп асраган бу хәйләсе хуҗаны янә юлдан чыгарды.
– Мотоцикл алырга дип кенә асраган танам иде. Әйдә, кадалып китегез, ике дә илле, – диде ул, өметсезлек белән кулын селтәп.
– Менә монысы безнеңчә! Син, туганкай, бик үк башсыз егеткә охшамагансың. Әмма дә ләкин шунысы бар: таяк беркайчан да тоткан җиреннән генә сынмый. Давай без болай итик: син киметәсең, мин арттырам. Йөз сиксәнгә килешәбез дә мәгәричен сындырабыз.
Хуҗаның йөзе бурлаттай кызарып чыкты.
– Син минем кашыклап канымны эчмә. Әнә, аласың килә икән, ике дә егерме! Инде шуңа да риза булмасаң, капканы ябам. Җитте!
Хуҗаның чынлап торып чыгырдан чыга башлавы Нуришановны йомшый төшәргә мәҗбүр итте:
– Ярый. Миннән булсын яхшылык, ике багана акча сиңа, – диде.