Гарифҗан Ахунов – Акча күктән яумый / Деньги с неба не падают (страница 14)
– Торасыңмы, кордаш? Торам, дисең. Бик шәп. Торырга кирәк. Әмма ләкин син миңа шуны әйт, әгәр дә мәгәр синең тамырларыңа азык килүдән туктаса, син тора алырсыңмы? Дәшмисең? Оһ-һо-һо-һо! Дәшмисең шул син. Дәшмисең… – дип сөйләнә-сөйләнә, каядыр юкка чыкты.
Имән башында мин озак кына уйга калып утырдым. Әлеге карт әйтеп киткән сүзләрнең мәгънәсен аңларга тырыштым. Күңелем минем ул сүзләр эч пошканнан гына әйтелмәгән икәнен сизә, ләкин нигә әйтелгәнен аңлап бетерә алмый иде.
Ул арада тәмам көн-ай җәелеп бетте. Урман өсте, иртәнге күгелҗем бөркәнчеген салып, вышкалары, урман күкрәген ярып узган таш юллары, челтәр баганалары белән аермачык булып күренә башлады. Дөбердәп вахта машинасы узды, һәм урман аланына, бер төркем егетләрен ияртеп, Николай Петушков килеп керде. Ул, озын сыйраклары белән дәү-дәү атлап килгән уңайга:
– Дусларым, көн кояшлы булачак! – дип кычкырып җибәрде.
– Кояш саулыгына яртышар кило колбаса! – диде бригадада ашамсаклыгы белән дан алган Шәйхаттар. Егетләрнең шаркылдап көлеп җибәрүенә исе дә китмәстән, Шәйхаттар, чирәм өстенә утырып, күн итеген салды, чолгауларын сүтте һәм яланаякларын рәхәтләнеп чирәм өстенә сузып җибәрде. Дәү корсаклы күн сумкасыннан ярты кирпеч ипи, утын агачы чаклы колбаса түтәрәме чыгарып, газета кәгазенә яшел суган, кабыклы бәрәңге, шырпы савытына салган тоз ише вак-төяк нәрсәләр тезеп, ашарга әзерләнде.
Озакламый кызлар коллективының өлкән операторы Азамат Бикбаев килде. Бу инде дөньяда бер мут. Йөзе ыслаган балык кебек көрәнсу, өстендә – кыек якалы кара сатин күлмәк, бер җилкәдә – брезент куртка, икенчесендә – гармун. Авыз, билгеле, колак артында. Кызларын, кыр казлары кебек итеп, бер рәткә тезде дә:
– Карәхмәт улы Сарәхмәт, Сарәхмәт улы Салават, Салават улы Азамат, ягъни буламдыр мин ул зат. Һә-әй! Мин җитәкли торган кызлар! Тыңла минем команданы! Һир-р-но! Равнение к имәнү, приветствовать бригаду! – диде.
Кызлар чикы да микы, һай-һу да һи-һу:
– Исәнмесез-саумысез, Хыялый Хәйрүшнең кара-чутырлары, дегет мичкәләре!
Егетләр хор белән җавап кайтара:
– Нечкә билле, киң күңелле, кара кашлы, пумала башлы алсу гөлләргә, тигәнәк чәчәкләренә. (Азамат бу урында хромкада аккорд бирә.)
– Салют!
– Салют!
– Салют!
Көн дә саен кабатлана торган, кабатланса да туйдырмый торган әнә шушы балалар уены – шаян сүзләр, такмак-такмазалар, бер сүз белән әйткәндә, яшьлек-юләрлек дип атала торган кеше гомеренең яңгыравыклы сөенече – иртәнге урманга таралгач, мастерыбыз Хәйрулла Хәкимов килеп җиткәнче, гаҗәеп бер тын минутлар булып ала. Кызлар, ничектер моңсу-юаш булып калып, аякларын тыйнак кына бөкләп, бер читкә барып утыралар. Егетләр саф һавада тәмләп бер тәмәке тарталар.
Андый чакта инде мин дә имән башыннан төшәм. Бригада миңа төбәлә. Минем исем дә китми, мин Гүзәлияне эзлим. Бүген ул юк. Сорарга уңайсыз. Егетләр минем нигә таң белән килеп имән башына үрмәләгәнне сизенәләр. Көт тә тор, үчекли башларлар, янәсе, юкка чалбар ертып, имән башына менеп йөрдең – барыбер килмәде! Мин аларның төртмә телләнгәнен көтеп тормыйм, егетләр янына киләм дә:
– Беләсезме нәрсә, мин бүген шундый бер әкәмәт күрдем… – дип, бик серле тавыш белән сүз башлыйм.
Бергә эшләүче иптәшләрем минем көн саен берәр кызык уйлап чыгаруыма күнегеп беткәннәр инде, мине шундук чолгап алалар.
– Сөйлә, сөйлә, Сәләхи.
– Хәйрүш килгәнче алдап кал.
– Әй, энекәш, арт саныңны тегендәрәк ал әле.
– Кая алырга инде тагын?
– Тавыш, тавыш! Кешегә ялганын оештырырга ирек бирегез!
Шау-шу тынгач, мин, «Өч аучы» картинасындагы иң оста алдаучы кебек, күзләремне зурайтып, кулларымны бутап сөйләргә тотындым:
– Иртән-иртүк, монда бер җан әсәре дә юк, имән башында япа-ялгызым, безнең вышкаларны урлап китмәгәннәрме дип санап утыра идем, килеп чыга бер Хозыр галиәссәлам! Өстендә – брезент куртка, кулында – кара таяк. Сакалын, мин сиңайтим, җилкә аркылы әйләндереп салган да пута итеп биленә урап куйган! Әй йөри бу имән тирәсендә, әй йөри! Әллә ниткән догалар укый, имәнгә тылсымлы сүзләр дәшә…
Шәйхаттар соңгы кисәк колбасасын авызына кабып җибәрде, чүп-чарларын, газета кисәгенә төреп, бер читкә атып бәрде:
– Ялганласаң, килештереп ялганла, Сәләхи! Хозыр галиәссәламнең брезент куртка киеп йөргәнен кайдан ишеткәнең бар? – диде.
– Ә нигә, бәлкем, картаймыш көнендә оператор булып киткәндер? – диде Азамат, елмаеп.
– Куегыз әле, зинһар. Талип карт бит соң ул, – диде егетләрнең берсе.
– Кайсы Талип? Пенсионермы?
– Әлбәттә.
– Нишләп йөри ул монда?
Шәйхаттар уч төбе белән авызын сөртеп алды, ипиен, ашыкмый гына кәгазьгә төреп, сумкасына салды, тик шуннан соң гына, берәүгә дә карамыйча:
– Нишләп йөри? Сиксәнгә җиткән кеше нишләп йөри ала? Үләргә җыенып, үзенә кабер эзләп йөри, – диде.
Әллә ничек уңайсыз булып китте. Без тынып калдык. Талип картны Кәлимәттә олысы-кечесе белә: илле ел гомерен ул нефть эшенә биргән, яшь чагында үлеп сөйгән кызы аны ташлап кияүгә чыккач, гомер буе өйләнми яшәгән һәм картаймыш көнендә ике ятим кыз тәрбияләп үстергән. Беркайчан да үзе хакында уйламаган бу картка ике пар чиста күлмәк-ыштаннан һәм сыеныр куыштан башка берни кирәкми, аның бөтен яшәве башкалар өчен иде.
Шәйхаттар кебек үтә гамьсез кеше тарафыннан әйтелгән үлем сүзе менә ни өчен безнең күңелләрне рәнҗетеп җибәрде. Мин сөйләвемнән туктап калдым һәм дөньяда булмаган ниндидер Хозыр галиәссәлам турында сүз кузгатуым өчен инде үкенә дә башладым.
– Кешеләрне бик начар беләсең икән, иптәшкәем, – диде Азамат Шәйхаттарга. – Талип карт кебек кешеләр кабер эзләми…
– Ничек эзләми? Кем әйтте аны сиңа? – дип, Шәйхаттар шундук каршы төште. – Нәрсә син тузга язмаганны сөйләп утырасың? Үз колагым белән ишеттем. Моннан бер атна элек Талип карт кияве Хәйрүшкә әйтте: «Мине үз кулың белән күмәрсең. Менә шушы имән янына, биек урынга, – диде. – Мин моннан машиналар шавын тыңлап ятармын, ике кызым шушыннан эшкә йөрер, ә имән миңа сезнең эшләрегез ничек барганны хәбәр итеп торыр», – диде.
– Әйтәмме кабер эзләми дип. Димәк, аның күңеленә бер уй килгән, – диде Азамат, сөенеп. – Хитрый кеше ул. Безнең эшебездән канәгать булмавын читләтеп кенә әйтә.
– Куегызсана! – диде Шәйхаттар, кулын селтәп. – Кешенең инде сөякләре шалтырап тора. Аны терәү терәп яшәтергә азапланалар. Бүтәннәргә сөйләгез ул әкиятегезне, яме! Билгә җиткән сакал гына кешене үлемнән коткарып кала торган булса, мин, бер минут тормый, сакал үстерә башлар идем.
– Шулай да циник син, Шәйхаттар!
– Китегез моннан. Көш-ш, ала канатлар! Идеалистлар! Мин сезне ишетергә дә теләмим.
Бәхәснең куркыныч якка кереп китүе бар: биш-алты егет инде Шәйхаттар тирәсендә җиңнәрне үк сызгана башлаганнар иде, бәхетебезгә аланның аргы башында Гыймран Нуришановның яшькелт юл кожаны күренде, һәм Николай Петушков шундук:
– Полундра! Кем дә кем «безопаскадан» имтиханын тапшырмаган, ычкыныгыз. Инженер килә! – дип кычкырып җибәрде.
– Сәлам рабучий класска! – диде Нуришанов, безнең янга килеп җитеп. Кулына ул чемодан төсле күн чехол белән ниндидер авыр бер нәрсә тоткан иде. – Йә, мастерыгыз кайда?
– Мастер килеп җитмәде әле. Утырыгыз, Гыймран ага, кунак булырсыз. Әйдәгез, бер көйрәтеп җибәрик, – диде Азамат, аның салпы ягына салам кыстырып.
– Көйрәтергә була. Кайсыгызда бар тәмәкенең усалы?
Аңа төрле яктан портсигарлар, таушалган «Беломор» каплары суздылар. Нуришанов бер папиросны кулында әвәләп авызына капты, икенчесен, кара көнгә дип, колак артына кыстырды. Чехолдагы әйберсен имәнгә сөяп куйгач, күзләрен бөркәп торган салынкы кашларын күтәреп, имәнне баштанаяк бик сынап күздән үткәрде, тик шуннан соң гына имән төбенә килеп утырды.
Бригада егетләре аңа карап тынып калдылар.
Җәен-кышын дагалы күн итек киеп, яшькелт юл кожанын өстеннән салмый йөри торган зур гәүдәле, дәү битле бу агай, бригада территориясенә килеп чыккан чакларда, безнең эчкә шом сала торган иде. Инженерлык белеме булмаса да, тумыштан килә торган практик акылы, тапкырлыгы белән ул теләсә кайсы инженерны төп башына утырта ала. Күрәсең, гади бер операторны инженер итеп юкка гына күтәрмәгәннәр. Беркайчан да вакланмас, артыгын сөйләмәс, әмма тиешлесен тишеп куяр. Промыселның хәвефсезлек кагыйдәләрен саклауда ул гаять дәрәҗәдә каты куллы һәм үгездән дә үҗәт иде. Аның бүген гадәттә булмаганча ягымлы исәнләшүенә, өстәвенә үзеннән яшь «бала-чага» белән иркенләп тәмәке тартырга утыруына без аптырабрак калдык. «Якты чырайдан такта чәйгә» күчүче Азамат түзмәде, аның каршысына ук килеп утырды да:
– Гыймран ага, сез Кәлимәтнең үз кешесеме? – диде.
– Ә нигә?
– Менә бу имәнне дөньядан ваз кичкән бер дәрвиш утырткан, диләр. Шул сүз дөресме?
– Нинди дәрвиш?
– Аның, имеш, бик зур кайгысы булган. Имән үссә, кайгым онытылыр, имән корыса, кайгым артыр, дип әйткән, ди.
Нуришанов ашыкмый гына башын борды, салынкы кашларын күтәреп, имәнгә бер карап алды. Мин аның күзләрендә әллә нинди усал очкын елтырап китүен күрдем. Ләкин очкын шундук сүнде – йөнтәс кашлар аның күзен янә бөркәп куйдылар. Хәвефсезлек инженеры кеткелдәп кенә бер көлеп алды һәм киң борын тишекләреннән тузгытып төтен чыгарды.
– Тыңлап-тыңлап торам да мин сезне, исем китә, әкәмәт тә сәер кешеләр сез, хәзерге яшьләр, һәрнәрсәдән мөгез чыгарырга торасыз, хе-хе-хе… Нинди дәрвиш утыртсын ди моны? Талип карт имәне бу.
– Ну-у?! – дидек без, барыбыз берьюлы, гаҗәпләнеп.