реклама
Бургер менюБургер меню

Гарифҗан Ахунов – Акча күктән яумый / Деньги с неба не падают (страница 12)

18

– Сезгә нәрсә аңлашылмый, иптәш… фамилиягезне белмим.

– Миңа, Галим Саттарович, менә нәрсә ачык түгел, – диде Сөләйман һәм, кулына тоткан кепкасын йомарлаштыргалап, беркавым дәшми торгач, сүзен ялгап алып китте, – ягъни быел кыш көне, мал кырыла башлагач, безгә районнан биш кешелек комиссия килде. Алтмыш җиде дуңгыз баласының ящурдан үлгәнлегенә акт язып, кул куеп, печәт басып киттеләр. Монда Саматовның ни гаебе бар? Мин һич кенә дә аңламыйм, сез нигә председательне ул эшкә китереп кыстырасыз?

– Чистый! Тапканнар апалнай кеше!

– Саматов тырышмаса, ярты ферма кырылып бетә иде. Әнә күршеләргә карагыз, өч йөз илле баш дуңгыз малы аягын сузды.

– Әлбәттә, шулай. Дөресен сөйләргә кирәк, ничу!

Кызыша барган залны тынычландыру өчен, тагын байтак көч түгәргә туры килде. Шуннан соң, бер-бер артлы чыгып, кыска-кыска гына итеп, биш кеше сөйләде. Күрәсең, кичә партҗыелышта билгеләп куелган кешеләр булгандыр. Саматовның эшләгән эше дә бар, радиодан да күп аңлатты, өйләребезгә кереп хәлебезне белде, дип, бигүк әһәмиятле булмаган якларын санап киттеләр. Аннары райком бюросының карарын дөрес дип тапканнарын әйтеп, Саматовны эшеннән азат итәргә, яңа килгән яшь кешегә эшне тапшырырга кирәк, дип нәтиҗә ясадылар.

Инде барысы да көйләнгән кебек иде. Парторг Тавилов мәсьәләне тавышка куйды. Саматовны председательлектән алырга дип, алты кеше кул күтәрде. Биш йөздән артык кеше Саматов ягында торып калды.

Китте бәхәс, китте сүз көрәштерү. Авыл советы председателе Исмәгыйлев Даут күтәрелде. Озак еллар шушы эштә эшләп, халык акылын үзенә туплый барган, соңгы елларда корсак үстереп җибәреп, тынычрак, гамьсезрәк тормышка күчкән бу абзый сөйләсә сөйли дә, ышандырса ышандыра да белә иде. Сүзен ул өлкәннәрдән башлады:

– Җәмәгать, ил картлары! Нишләп без болай үзебезне үзебез азаплыйбыз? Саматов Халикъка начарлык телибезмени? Ул егылып үлсен, тарта-тарта сеңере өзелсен дип әйтәбезмени? Саматов Халикъ эшләде үзенә тиешлесен. Рәхмәт. Инде калганын булдыра алмый икән – бигайбә. Көчәндермик. Үзебез дә гаепле, вакытында ярдәм итә алмадык, булышмадык, аның эшләгән эшенә контроль дә ясап бетерә алмадык. Озын сүзнең кыскасы, Саматов Халикъны без кулдан ычкындырдык, алга таба җитәкли алырдай олы җитәкче итеп тәрбияли алмадык. Менә шуңар күрә, гаепне үзебезгә дә алып, бушатыйк эшеннән, куйыйк яңа иптәшне, яшь иптәшне, көчле иптәшне…

Авыл советы башлыгы никадәр оста сөйләмәсен, күпме генә хәйләләмәсен, азаккы нәтиҗәсе белән эшне бозып ташлады.

Ул сүзен сөйләп бетереп, урынына да утырып җитмәгән иде әле, балта остасы Ахунҗан сикереп торды, агач ботакларын балта белән чапкандай селтәнеп, сүзне вак йомычка кебек чәчә башлады:

– Туктап тор, туктап тор син, энем Даут! Авыл советы булсаң да, кулыңда пичәт тотып утырсаң да, мин барысын да дөрес сөйлим дип ялгыша күрмә, и шулай ук безне, авыл картларын, үз арбаңа җигеп куярга да ашыкма. Кем безгә авыз тутырып ипи ашатты – Саматов! Кем безгә йорт салып бирде – Саматов! Саматов безгә килгән чагында, без кем иек? Авызыбызны ачсак, үпкә-бавырыбыз күренеп тора торган хәерче идек. Эш көнебезгә безнең кайчан да булса бер акча алганыбыз барыемы? Яле, күзгә карап әйтегез, барыемы?

– Ю-у-уук, – дип гү килде зал.

– Дөрес әйтәсегез, юк ие. Хәзер безгә Саматов кирәк булмый башладымыни? Без аны бер селтәнүдә агачыннан кисеп төшергән ботак кебек алып ыргытмакчы булабызмыни? Шаярмыйк, җәмәгать. Ничу! Амбар алдында арыш кызып ята икән, бер Саматов кына гаепле түгел, ул гүпчи дә гаепле түгел, әгәр беләсегез килсә. Саматов Гаптелхаликъ булсынга йөреп аяктан егылды, бүлнискә кереп ятты, аны аннан, адәм рәтле дәваланырга да ирек бирмичә, атылып-бәрелеп чыгарга мәҗбүр иттеләр. Кем дип сорыйсызмы? Районнан китерттергән упалнамучынный. Аның райком алдында бик тәти егет булып күренәсе килә, и шулай ук мидал аласы килә, и тота да бу безнең күз карабыз кебек итеп әзерләгән сигез йөз центнер бодаебызны, задание өчен дип, җиңел кулдан гына җиппәрттереп тә куя. Әл-лә-лә-лә, акыллы баш! Син әле аны башта чәч, аннары ур, аннары өч трит сартировкадан үткәр, амбарга яңгырларга чылатмыйчан салып куй, менә шуннан ары күрербез, син ул симәнә бодаен җиңел кулдан гына өстәмә план исәбенә җибәрергә праваң бармы-юкмы? Менә шул, җәмәгать, минем кара акыл белән уйлый торган фикерем шундый. Байназаров иптәш, син миңа кырын карама, и шулай ук бу алама карт сүз урынына йомычка чәчте дип, кашыңны да җыерып утырма, дөресен дөрес итеп сөйләргә кирәк. Мин персидәтелебез Гаптелхаликъ эшеннән бик тә канәгать, ул эшләсә, әле үзем дә кулга балта тотып, сарык бәрәннәренә абзар салып бирергә ниятләп йөрим, и шулай ук яңа мәктәп салынасы дип ишетеп торам. Ходай гомеремне биреп, аңар да катыша алсам, гүпчи дә начар буласы түгел. Инде килеп аңлатып бирә алмаган булсам, әйтим: мин, «Кызыл таң» колхозының балта остасы, җитмеш яшьлек Ахунҗан, персидәтелебез Саматов Гаптелхаликъны эшеннән алуга гүпчи дә каршы.

Балта остасы Ахунҗаннан соң халыкның ярсынуы шул дәрәҗәгә җитте, Байназаров тагын сөйләми булдыра алмады.

– Биредә кайбер иптәшләр Саматовны яклау юлына бастылар, – дип, тыныч һәм сабыр булырга тырышып сүз башлады ул. – Әйтерсең райком Халикъ Габдрахмановичның эшләгән эшен күрми, аның эшенә әйтерсең без күз йомабыз. Юк, иптәшләр, эшләгән эш югалмый. Саматов җиде ел эчендә бик күп эш эшләде. Фермаларны яңартты, уңыш алуны яхшыртты, колхозны кадрлар белән ныгытты һәм башкалар, һәм башкалар. Ләкин без, барысын да Саматов кына эшләде дип, сәяси хата ясыйбыз түгелме? Күзләрегезне киереп ачып, тирә-юньгә игътибар беләнрәк карагыз әле: кругом күтәрелеш, кругом үсеш! Юк, хөрмәтле иптәшләр, колхозлар Саматов ихтыяры белән түгел, партия һәм хөкүмәт ихтыяры белән, әгәр беләсегез килсә, колхозчылар, эшчеләр, бөтен халык ихтыяры белән үсәләр. Әлбәттә, Саматовның да, оештыручы буларак, бу эштә катнашы бар, тик аны күпертеп, әллә ниләр ясап күрсәтмәскә кирәк. Ирешелгәннәр белән канәгать булып яшәү коммунист өчен, партия члены өчен ят бер нәрсә. Райком әйтә, Саматов тынычланды, ди. Саматов таләпчәнлеген югалтты, ди, андый сыйфатлар белән хәзерге этапта зур бер производствоның, алты мең гектар җире булган колхоз производствосының командиры булып булмый, ди.

Логикасы начар эшләми Байназаровның. Ораторлык куәсе дә Ходайга шөкер. Ләкин нигә соң әле ул ялыныр дәрәҗәгә җитеп әгъвалый колхозчыларны? Ул бит бюрода Саматовка: «Дөбердәтеп алырбыз!» – дигән. Әгәр залда Саматовның эшен үз күзе белән күргән кешеләр утырмаса, бер хәер иде, Байназаров аларны кайнар сүзе белән ышандырып та куйган булыр иде. Мисал таләп итә залдагылар, ярты сүздә бүлеп кычкыра. Мисал ягына киткәч, эшләр саега. Язгы отчет чорыннан бирле текә күтәрелеш булмады, ди Байназаров. Биш-алты ай эчендә текә күтәрелешне ничек булдырасың? Әнә бит колхозларны илле өченче елдан бирле текә күтәрү бара. Ләкин бик текәләнеп китмиләр бит, текәләнеп китсәләр, Үзәк Комитет ел саен авыл турында сөйләп, ике пленумның берсен авыл хуҗалыгына багышламас иде. Урып-җыю күрсәтелгән срокта үтәлсә дә, югалту бар, ди Байназаров. Кемдә юк ул югалту, дип карыша зал. Атналар буе баш өстендә явып торсын да – югалту да булмасын. Ашлык кыза, ди Байназаров. Кызмый хәле юк. Басудан коры килеш кермәде бит, тизрәк кайтару, дымлы булса да, ындыр табагына аудару ягын карадык. Үз җае белән барса, Саматов авырмаса, өстәмә ашлык түләтергә дип, вәкил маталанып йөрмәсә, җилләтеп тә, киптереп тә бетергән булыр идек.

Барлык тавышларны ярып, зал өстенә Мөбарәкша абзый күтәрелде:

– Әгәренки, Байназаров иптәш, Саматовны урыныннан алырга дип каныккансыгыз икән, сез аны алмыенча туктамассыгыз инде. Анысын гына беләбез. Иллә дә мәгәр бу эшне безнең «Кызыл таң» колхозчыларының ихтыярыннан башка эшлисез икән, райком әле соңгы чик түгел, дөреслекне таба торган бүтән төрле юл да бар. Безнең ише буразнага бил бөккән кешенең дә сүзен бик һәйбәтләп тыңлый белә партия.

Монысы Ахунҗан карт сөйләгәннән дә кайнаррак булып чыкты. Йөрәк түреннән чыккан сүзгә халык гөр китереп кул чапты.

Аннан соң Тавилов торып аңлатып маташты, Байназаров тагын үзенең ораторлык куәсен эшкә җикте, берсе дә ярдәм итә алмады. Кул күтәрткәннәр иде – алты уңай, биш йөз каршы.

Менә шунда мине Байназаровның мәсьәләне бөтенләй көтелмәгән яктан китереп куярга маташуы сагайтты. Ул халык гөжләгән арада Халикъка таба иелеп, аның белән озак кына сөйләште, тегесе башын чайкаштыргалап торды, нигә чайкый – аңламадым.

Халикъ аягүрә басты. Үтә дә якын итеп, үзен эштән азат итүләрен, бик тә арыган булуын, сәламәтлеге җитмәвен, райком карарына буйсынырга кирәклеген әйтте. Тик шунда гына аңлап алдым. Байназаров, тәмам хурлыкка кала башлагач, Халикъны әгъвалаган, башлаган эше барып чыкмаса, авторитеты бетүдән куркып, хәтта ялынудан да тайчанмаган.

Саматовның колхозчыларга сүз кушуы янә аптырау тудырды. Халык икеләнә. Җибәрер иде – Саматов кирәк, җибәрмәс иде – каныгалар Саматовка.

Ир-ат арасыннан сөйләрдәй кеше калмагач, хатын-кыз сүз алды. Монда инде акыл түгел, йөрәк сөйли.

Карасам, теге заманда каз-үрдәге белән иза чиккән тол хатын Мөбинә кулларын бутый.

– Зерә дә кирәкмәс эш белән вакыт уздырабыз. Амбар янында ашлык кыза! Кем җавап бирә? Клевер басуларын сөрдереп бетердегез. Кем җавап бирә? Мал-туар курмысыз калды, кем җавап бирә? Чыдаган Саматовка рәхмәт. Мин булсам, күптән тилеләр йортына керер идем. Йә асылынып үлгән булыр идем.